2 Timothy 3
Ахыр заман әхлаксызлыгы
1Белеп тор: соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. 2Кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булыр. Алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкның кадерен белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. 3Алар рәхимсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр. 4Хыянәтчел, акылсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар. 5Тышкы яктан ихлас күңелдән Аллага табынучы булып күренерләр, ә иманның көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор. 6Алар сиздермичә генә йортларга керәләр һәм гөнаһка баткан вә төрле азгын теләкләрнең кубызына биюче бәхетсез хатын-кызларның күңелләрен кызыктыралар. 7Бу хатыннар исә һәрвакыт өйрәнәләр, әмма беркайчан да хакыйкатьне аңлауга ирешә алмыйлар. 8Янис һәм Ямбрис Мусага каршы килгән кебек ▼▼ Карагыз: «Чыгыш», 7:11-12.
, бозык акыллы һәм иманда файдасыз булган бу кешеләр шулай ук хакыйкатькә каршы киләләр. 9Әмма ерак китә алмаслар, чөнки тегеләрнең акылсызлыгы мәгълүм булган кебек, аларныкы да һәммәсенә ачык күренер. Тимутәйгә киңәшләр
10– 11Син исә өйрәтүләремә, яшәү рәвешемә, максатыма, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухия, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Хаким Гайсә коткарды! 12Мәсих Гайсәнеке булып, хак иман буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер. 13Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, башкаларны адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр.Иман һәм Изге язма
14Син исә нәрсәгә өйрәндең һәм нәрсәгә инандың, шуларны дәвам ит, чөнки кемнән өйрәнгәнеңне беләсең. 15Син Изге язмалар белән балачактан ук таныш. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга алып баручы акыл бирә ала. 16– 17Аллаһы кешесе сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер булсын өчен, бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы.
Copyright information for
TatIBT15