Amos 1
1Тыкуа терлекчеләренең берсе булган Амос сүзләре. Җир тетрәвенә ике ел кала, Яһүдәдә – Уззия, Исраилдә Йогаш углы Яробам патшалык иткән көннәрдә, Амоска Исраил хакында вәхи ▼▼ Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан күренеш иңде.
иңде. 2Амос болай дип сөйләде: «Раббы Сионнан торып күкрәр,гөрелтесен Иерусалимнән яңгыратыр –
шиңәр шулчак көтүлек җирләре,
корып кибәр Кәрмил тау башлары».
Раббының Исраил күршеләрен хөкемгә тартуы
3Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән,Гилыгадны ▼
▼ Гилыгад – Үрдүннән көнчыгышта урнашкан өлкә.
тимер чабагачлар белән суктырганДәмәшкъне җәзасыз калдырмам:
4Хазаилнең ▼
▼ Хазаил – Дәмәшкъ патшасы.
сараен утка чорнармын,Бен-Һададның ▼
▼ Бен-Һадад – Дәмәшкъ патшасы, Хазаилнең углы дип фаразлана.
кальгаларын ялкын ялмап алыр.5Дәмәшкънең капка бикләрен ватармын,
Авен үзәнендә ▼
▼ Авен үзәне – яһүдчә «явызлык үзәне» мәгънәсендә; Арам җирендә урнашкан үзән.
яшәүчеләрнеһәм Бәйт-Эдендагы ▼
▼ Бәйт-Эден – яһүдчә «ләззәт йорты» мәгънәсендә; Арам иленең Фырат елгасы буенда урнашкан бер төбәге булырга мөмкин.
хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен;арамиләр Кыйрга ▼
▼ Кыйр – арамиләрнең туган иле.
сөрелер», – ди Раббы.6Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
халкымны авылы-авылы белән
Эдомга ▼
▼ Эдом – Сәгыйрь тауларында, Үле диңгездән көньяктарак урнашкан ил. Эдомиләр – Эсауның (аның икенче исеме – Эдом) нәсел варислары. Эсау үзе – Исраил халкының нәселбашы булган Ягъкубның бертуган кардәше.
әсирлеккә сатып җибәргән Газаны җәзасыз калдырмам:7Газа диварларын утка чорнармын,
аның кальгаларын ялкын ялмап алыр.
8Ашдодта яшәүчеләрне
һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен;
кулымны Экронга ▼
▼ Газа, Ашдод, Ашкылун, Экрон – пелештиләрнең иң зур биш шәһәренең дүртесе (бишенчесе – Гәт).
каршы сузармын,һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» –
ди Хуҗа-Раббы.
9Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
кардәшлек килешүен онытып, халкымны авылы-авылы белән
Эдомга сатып җибәргән Сурны ▼
▼ Сур – Фойникә (русчасы: Финикия) иленең башкаласы; русчасы: Тир.
җәзасыз калдырмам:10Сур диварларын утка чорнармын,
аның кальгаларын ялкын ялмап алыр».
11Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
рәхим-шәфкать белмичә,
кылычын күтәреп, кардәшен эзәрлекләгән,
ачуы һаман дөрләп,
ярсуы һаман янып торган Эдомны җәзасыз калдырмам:
12Теманны ▼
▼ Теман – Эдом илендәге төбәк.
утка чорнармын,Босра ▼
▼ Босра – Эдом иленең төньягында урнашкан шәһәр.
кальгаларын ялкын ялмап алыр».13Раббы болай ди:
«Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
үз илләренең чикләрен киңәйткән чакта,
Гилыгадта йөкле хатыннарның карыннарын ярган
аммониләрне җәзасыз калдырмам:
14Рабаһның ▼
▼ Рабаһ – аммониләрнең башкаласы.
диварларына ут салырмын,ялкын ялмап алыр аның кальгаларын –
ул көн сугыш гөрелтесе астында,
давыллы көндә купкан өермә эчендә узар.
15Патшалары сөрген китәр,
аның түрә-идарәчеләре дә китәр», – ди Раббы.
Copyright information for
TatIBT15