Amos 2
1Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән,Эдом патшасының сөякләрен яндырып,
көл-тузанга әйләндергән Мәабны ▼
▼ Мәаб – Үле диңгездән көнчыгышта урнашкан ил.
җәзасыз калдырмам:2Мин аны утка чорнармын,
Кыръют ▼
▼ Кыръют – Мәаб илендәге төп шәһәрләрнең берсе.
кальгаларын ялкын ялмап алыр –чуалыш эчендә, сугыш гөрелтесе,
быргы тавышлары астында Мәаб һәлак булыр.
3Аның хөкемдарын да,
түрә-идарәчеләрен дә юк итәрмен», – ди Раббы.
Раббының Яһүдәне хөкемгә тартуы
4Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән,Раббы кануныннан ваз кичеп,
Аның кагыйдәләрен тотмаган,
ата-бабалары табынган ялган потларга ияреп,
туры юлдан язган Яһүдәне җәзасыз калдырмам:
5Мин аны утка чорнармын,
Иерусалим кальгаларын ялкын ялмап алыр».
Раббының Исраилне хөкемгә тартуы
6Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән Исраилне җәзасыз калдырмам,чөнки тәкъваны алар – бер көмеш,
фәкыйрьне бер пар башмак бәрабәренә саталар;
7туфрак таптагандай, юксыл-мескеннең башыннан йөриләр,
мазлум-бичараны ▼
▼ Мазлум – рәнҗетелгән, түбәнсетелгән зат.
юлыннан этеп чыгаралар;Минем изге исемемне хурлап,
бер үк хатын янына ата да, угыл да йөри;
8рәһенгә ▼
▼ Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
алынган киемне җәеп,мәзбәхләр янында ятып йоклыйлар;
үз Аллалары йортында гаепле кешедән түләткән шәрабны эчәләр.
9Мин бит сезнең хакка эрбет агачыдай биек,
имәндәй көчле-нык амориләрне юк иттем,
югарыда үскән җимешләрен,
түбәндәге тамырларын корыттым.
10Амориләр җирен сезгә биләмәгә бирер өчен,
Мин бит сезне, Мисыр җиреннән алып чыгып,
кырык ел буена чүлдә әйдәп йөрттем;
11угылларыгызны – пәйгамбәр,
егетләрегезне нәзир ▼
▼ Нәзир – яһүдиләрдә үзен Аллаһыга багышлаган адәм (карагыз: «Саннар», 6).
иттем.Шулай түгелме әллә, әй исраилиләр?! – ди Раббы. –
12Сез исә нәзирләргә шәраб эчердегез,
ә пәйгамбәрләргә пәйгамбәрлек кылмаска боердыгыз.
13Әнә шуның өчен
Мин сезне көлтә төягән арба белән изгәндәй изәрмен.
14Җитезнең – качарлык хәле,
көчленең егәре булмас,
гайрәтле үзенең җанын саклап кала алмас;
15укчы аягында басып тора алмас,
җитез аяклы йөгереп кача алмас,
ат менгән җайдак үзенең җанын саклап кала алмас;
16батыр егетләрнең иң йөрәкле дигәне дә
ул көнне коралын ташлап качар!» – ди Раббы.
Copyright information for
TatIBT15