‏ Amos 3

Исраилгә каршы шаһитлык бирү

1Әй исраилиләр! Раббының сүзенә колак салыгыз. Мисыр җиреннән алып чыккан бар халыкка төбәп, Ул шуны әйтә:

2«Җир йөзендәге барча халыклар арасыннан
Мин фәкать сезне сайлап алдым,
шуңа күрә кылган барлык гөнаһларыгыз өчен
сезне җавапка тартачакмын!»

3Ике кеше, үзара килешмичә, бергә сәфәр чыгармы?!
4Корбанына тап булмаса,
урман ешлыгында арыслан үкерерме?!
Берни тота алмаган яшь арыслан
үзенең өнендә ырылдармы?!
5Алдавыч җим куелмаса,
җирдә яткан тозакка кош эләгерме?!
Тозакка берни эләкмәсә,
элмәк җебе тартылырмы?!
6Шәһәрдә быргы кычкыртсалар,
халыкны курку алмасмы?!
Шәһәргә бәла килсә,
Раббы кулы белән эшләнмиме бу?
7Хактыр: Үзенең колларына – пәйгамбәрләргә –
сер-ниятен алдан белдермичә,
Хуҗа-Раббы һичбер эш кылмас.
8Арыслан үкереп җибәрсә,
кем тетрәнмәс?!
Хуҗа-Раббы сөйли башласа,
пәйгамбәрлек итми кем булдырыр?!

9Ашдод һәм Мисыр кальгаларында шуны белдерегез:

«Самарея тауларына җыелып,
Исраилдәге коточкыч тәртипсезлеккә,
андагы җәбер-золымга күз салыгыз!»
10Раббы әйтә:
«Көчләп-талап, кальгаларына хәрәм мал туплаган бу халык
гаделлек белән эш итүне белми».
11Шул сәбәпле Хуҗа-Раббы болай ди:
«Дошман, бөтен илегезне камап алып,
ныгытмаларыгызны вәйран итәчәк,
кальгаларыгызны талап бетерәчәк».

12Раббы болай ди:

«Көтүче, арыслан авызыннан малын коткарырга тырышып та,
хайванның ике бәкәленнән яки колагыннан башка
һични тартып алалмагандай,
Самареядәге исраилиләр дә кәнәфи аягыннан
яки ятакның бер почмагыннан башка
һични эләктереп кача алмас».

13«Тыңлагыз һәм Ягъкуб
Ягъкуб – Исраил халкының ерак бабасы Ягъкубка Аллаһы «Исраил» дип исем кушкан (карагыз: «Яратылыш», 32:28).
нәселенә каршы шаһитлык бирегез! –
дип белдерә Хуҗа-Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла. –
14Кылган җинаятьләре өчен
Исраилне җавапка тарткан көнне Мин
Бәйт-Эл каласындагы мәзбәхләрне җимерермен –
киселеп, җиргә төшәр мәзбәх мөгезләре!
15Туздырырмын кышкы һәм җәйге өйләрне,
вәйран
Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
булыр фил сөяге белән бизәлгән йортлар,
харап булыр пулат-сарайлар!» – ди Раббы.
Copyright information for TatIBT15