‏ Amos 4

Исраилнең Раббыга йөзе белән борылмавы

1Әй сез, байбикәләр,
Самарея тавындагы симез Башан
Башан – Үрдүннән көнчыгышта урнашкан әлеге таулы, уңдырышлы туфраклы төбәк үзенең сыерлары белән дан тоткан.
сыерлары,
юксыл-мескеннәрне рәнҗетүчеләр, фәкыйрь-фөкраны изүчеләр,
ирләренә: «Кая, эчәргә китер!» – диючеләр,
тыңлагыз бу сүзләрне!
2Хуҗа-Раббы Үзенең изгелеге белән ант итеп әйтте:
«Шундый бер көн килер, сезне ыргаклар белән,
соңгы кешегезгә кадәр кармаклар белән эләктереп алып китәрләр.
3Һәммәгезне дивардагы җимерекләр аша алып чыгарлар да
Һармонга олактырырлар».
Бу – Раббы сүзе.

4«Бәйт-Элгә килеп, гөнаһларыгызны кыла бирегез,
Гилгәлгә
Бәйт-Эл, Гилгәл – Яһүдә патшалыгыннан аермалы буларак, Исраил патшалыгының гыйбадәт кылу урыны шушы шәһәрләрдә урнашкан булган.
барып, җинаятьләрегезне ишәйтегез,
иртәнге якта – корбан,
өч көн үтүгә, гошерегезне
Гошер – керемнең уннан бер өлеше, Аллаһыга багышлана торган җыем.
китерегез!
5Рәхмәт бүләге итеп, әйдә,
әче камырдан икмәк китерегез,
ихтыяри бүләкләрегез хакында гел сөйләп йөрегез –
сезгә шулай ошый бит, әй исраилиләр!»
Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.

6«Барча калаларыгызны
теш арасына кыстырырдай ризыксыз калдырсам да,
барча сала-авылларыгызны икмәк кытлыгына дучар итсәм дә,
сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
7Уракка төшәргә өч ай калганда, яңгыр бирмәдем сезгә;
бер шәһәрдә яудырсам, икенчесендә яудырмый идем;
бер урында басулар суга туенса,
икенче урында сусызлыктан корып кибәр иде.
8Су эчәр өчен, кешеләр, каңгырып, бер шәһәрдән икенчесенә йөрер,
әмма анда да сусыннары басылмас иде.
Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
9Иген кырларыгызга Мин көйдергеч җилләр
һәм тутык авыруы җибәреп зыян салдым;
бакчаларыгызны, йөзем куакларыгызны корыттым;
инҗир вә зәйтүн агачларыгызны саранчадан ашаттым.
Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
10Мисырдагы сыман, Мин сезгә үләт зәхмәте җибәрдем;
егетләрегезне кылычтан уздырдым,
атларыгызны дошманга ганимәт
Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
малы иттем,
хәрби станнарыгызда мәетләрегезнең сасы исен иснәттем.
Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
11Сәдүм белән Гамураны һәлак иткән кебек,
күбегезне һәлакәткә дучар иттем;
ә исән калганнар ут эченнән тартып алган кисәү агачыдай иде.
Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –
12Әнә шуның өчен Мин сине җәзага тартам, и Исраил!
Сиңа шуны эшләргә җыенганга,
Аллаңны каршыларга әзерлән, и Исраил!»

13Менә Ул – тауларны хасил иткән,
җилләрне бар кылган Зат!
Кешегә Ул Үзенең уй-ниятен белдерә,
таң яктысын караңгыга әйләндерә,
тау башларыннан гизеп йөри.
Аның исеме – Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла!
Copyright information for TatIBT15