‏ Amos 6

Ваемсыз һәм тәкәббер исраилиләргә – кайгы

1Сионда ваемсыз яшәүчеләр – кайгы сезгә!
Самарея тавында үзегезне имин санаучылар – кайгы сезгә!
Сез – беренчеләрдән саналган халыкның каймагы,
исраилиләр, ярдәм сорап, яныгызга килгән түрәләр.
2Кәлне шәһәрен барып карагыз,
аннан бөек Хаматка юл тотыгыз,
пелештиләрнең Гәт шәһәренә төшегез –
алар сезнең патшалыклардан яхшыракмы,
җирләре сезнекеннән киңрәкме?!
3Әй сез, бәла көне ерак дип санаучылар,
сез бит аны – җәбер-золым көнен якынайтасыз!
4Сез фил сөяге белән бизәлгән ятакларда ятасыз,
түшәкләрегездә назланасыз,
көтүдәге иң яхшы бәрән ите,
утлаудагы иң симез бозау ите белән тукланасыз.
5Үзегезне Давыт сыман оста уйнаучы күреп,
лира чиртеп, төрле көй чыгарып утырасыз.
6Сез касә-касә шәраб эчәсез,
хушбуйның иң гүзәлен ягынасыз,
әмма Йосыф токымы өстенә төшәсе бәлагә көенмисез.
7Менә шуларның барысы өчен
сез беренчеләрдән булып әсир китәрсез –
назлыларның хушланып утыруы шулай тәмам булыр.

8Хуҗа-Раббы Үз затыннан ант итә,
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди:
«Ягъкуб токымының тәкәбберлеген күреп җирәнәм,
кальгаларына нәфрәтләнеп карыйм;
аларның шәһәрен Мин бар мал-мөлкәте белән бергә
дошманнары кулына тапшырачакмын!»

9Берәр йортта унлап кеше исән калса, алары да үләр! 10Кардәше, яндырмакчы булып, мәрхүмнең җәсәден
Җәсәд – гәүдә.
алырга килгәч, өйнең аулак почмагына кереп поскан берәүне күреп: «Яныңда тагын берәрсе бармы?» – дип сораса, тегенең: «Беркем дә юк!» – дигән җавабына каршы: «Дәшмә! Раббы исемен без телгә алырга тиеш түгелбез!
Раббы исемен без телгә алырга тиеш түгелбез! – Биредә, күрәсең, исраилиләрне җәзага тарткан Аллаһының исемен телгә алудан курку турында сүз бара.
» – дияр.

11Менә, Раббы боерыр да, зур йортлар җимерелеп төшәр,
кечеләре тәмам хәрабәгә әйләнер.
12Атлар кыяташ өстендә чабышырмы,
үгез җигеп, кыяташны сөрерләрме?!
Хәлбуки сез гадел хөкемне – зәһәр агуга,
хаклык җимешен әче әремгә әйләндерәсез.
13Сез Ло-Дебар шәһәренең җиңелүенә куанасыз,
«Карнаим шәһәрен
Ло-Дебар һәм Карнаим шәһәрләре Үрдүннән көнчыгышта урнашкан булып, «Ло-Дебар» – «һичбернәрсә түгел», «Карнаим» исә «ике мөгезле» (мөгез – көч-куәт билгесе) дигәнне аңлата.
үз көчебез белән яулап алдык!» – дисез.
14Әмма Күкләр Хуҗасы Раббы:
«Әй исраилиләр! Сезгә каршы бер халыкны котыртачакмын, – ди, –
һәм сез Лебо-Хаматтан башлап
Араба үзәненә кадәр сузылган җирләрдә
җәбер-золым эчендә яшәрсез!»
Copyright information for TatIBT15