Amos 7
Саранча көтүе, ут һәм кургаш асма
1Хуҗа-Раббы миңа вәхи иңдерде, һәм минем күз алдымда шундый күренеш пәйда булды: патшага дигән иген урылып бетеп, болыннарны кабат яшеллек каплый башлаган вакытта, Раббы саранча өерен китертте; 2әлеге чирү җирдәге үләнне ашап бетергәч, мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббы! Ялынып сорыйм Синнән: гафу кыл! Ягъкуб нәселе ничек исән калсын? Ул бит кечкенә халык! – дидем. 3Шуннан Раббы, йомшарып: – Андый хәлгә юл куймам! – диде. 4Хуҗа-Раббы миңа тагын шуны күрсәтте: менә, Хуҗа-Раббы, хөкем башкарыр өчен, ут чакырып китертте. Ялкын телләре җир астындагы бөек дәрьяларның суларын йотты, басуларны яндыра башлады. 5Мин әйттем: – Йа Хуҗа-Раббы! Ялынып сорыйм Синнән: тукта, зинһар! Ягъкуб нәселе ничек исән калсын? Ул бит кечкенә халык! – дидем. 6Шуннан Хуҗа-Раббы, йомшарып: – Андый хәлгә юл куймам! – диде. 7Ул миңа тагын шуны да күрсәтте: Хуҗа-Хаким кургаш асма ярдәмендә корылган дивар янында басып тора имеш, Аның кулында – кургаш асма. 8Раббы миннән: – Нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады. Мин: – Кургаш асма! – дип җавап бирдем. Шуннан Хуҗа-Хаким әйтте: «Инде менә халкым Исраилне асма ярдәмендә тикшерәмен;моннан ары Мин аны кызганмаячакмын!
9Юк булыр Исхакның калкулыктагы гыйбадәт кылу урыннары,
вәйран ителер Исраилнең мөкатдәс ханәләре;
кылычымны күтәрермен Яробам патшаның гаилә-йортына!»
Амос һәм рухани Амасия
10Бәйт-Эл рухание Амасия Исраил патшасы Яробамга мондый хәбәр күндерде: «Исраил халкы арасында Амос сиңа каршы коткы тарата, сөйләгән сүзләре – җир күтәрмәслек! 11Ул: „Яробам кылычтан үләр,ә Исраил халкы үз иленнән тәгаен сөрелер!“– дип әйтә».
12Шуннан соң Амасия Амоска: – Әй гаиптән хәбәр ▼
▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирүче! Кит биредән, Яһүдәгә кайт, пәйгамбәрлек кылып, икмәгеңне шунда эшләп аша! – диде. – 13Ә Бәйт-Элдә моннан ары пәйгамбәрлек итмә! Чөнки Бәйт-Эл – патшаның изге урыны, мәмләкәтебезнең төп йорты. 14Амасиягә җавап биреп, Амос: – Мин пәйгамбәр дә, пәйгамбәр шәкерте дә түгел идем, – диде. – Көтү көтеп, сикомор агачларын тәрбия кылып көн күргән бер кеше идем. 15Әмма Раббы, мине көтүчелектән аерып алып: «Бар, Минем Исраил халкыма пәйгамбәрлек ит!» – диде. 16Инде хәзер Раббы сүзен тыңла. Син: «Исраилгә каршы пәйгамбәрлек итмә, Исхак нәселенә каршы сөйләмә!» – дисең. 17Бу уңайдан Раббы менә нәрсә ди: «Хатының шәһәрдә фахишә булып йөрер,угыл-кызларың кылычтан узар;
илең, үлчәү бавы ярдәмендә бүленеп, чит-ятларга бирелер,
үзең исә үлемеңне хәрәм җирдә табарсың!
Ә Исраил халкы үз иленнән тәгаен сөрелер!»
Copyright information for
TatIBT15