‏ Amos 1

1Тыкуа терлекчеләренең берсе булган Амос сүзләре. Җир тетрәвенә ике ел кала, Яһүдәдә – Уззия, Исраилдә Йогаш углы Яробам патшалык иткән көннәрдә, Амоска Исраил хакында вәхи
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан күренеш иңде.
иңде.

2Амос болай дип сөйләде:

«Раббы Сионнан торып күкрәр,
гөрелтесен Иерусалимнән яңгыратыр –
шиңәр шулчак көтүлек җирләре,
корып кибәр Кәрмил тау башлары».

Раббының Исраил күршеләрен хөкемгә тартуы

3Раббы болай ди:

«Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
Гилыгадны
Гилыгад – Үрдүннән көнчыгышта урнашкан өлкә.
тимер чабагачлар белән суктырган
Дәмәшкъне җәзасыз калдырмам:
4Хазаилнең
Хазаил – Дәмәшкъ патшасы.
сараен утка чорнармын,
Бен-Һададның
Бен-Һадад – Дәмәшкъ патшасы, Хазаилнең углы дип фаразлана.
кальгаларын ялкын ялмап алыр.
5Дәмәшкънең капка бикләрен ватармын,
Авен үзәнендә
Авен үзәне – яһүдчә «явызлык үзәне» мәгънәсендә; Арам җирендә урнашкан үзән.
яшәүчеләрне
һәм Бәйт-Эдендагы
Бәйт-Эден – яһүдчә «ләззәт йорты» мәгънәсендә; Арам иленең Фырат елгасы буенда урнашкан бер төбәге булырга мөмкин.
хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен;
арамиләр Кыйрга
Кыйр – арамиләрнең туган иле.
сөрелер», – ди Раббы.

6Раббы болай ди:

«Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
халкымны авылы-авылы белән
Эдомга
Эдом – Сәгыйрь тауларында, Үле диңгездән көньяктарак урнашкан ил. Эдомиләр – Эсауның (аның икенче исеме – Эдом) нәсел варислары. Эсау үзе – Исраил халкының нәселбашы булган Ягъкубның бертуган кардәше.
әсирлеккә сатып җибәргән Газаны җәзасыз калдырмам:
7Газа диварларын утка чорнармын,
аның кальгаларын ялкын ялмап алыр.
8Ашдодта яшәүчеләрне
һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен;
кулымны Экронга
Газа, Ашдод, Ашкылун, Экрон – пелештиләрнең иң зур биш шәһәренең дүртесе (бишенчесе – Гәт).
каршы сузармын,
һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» –
ди Хуҗа-Раббы.

9Раббы болай ди:

«Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
кардәшлек килешүен онытып, халкымны авылы-авылы белән
Эдомга сатып җибәргән Сурны
Сур – Фойникә (русчасы: Финикия) иленең башкаласы; русчасы: Тир.
җәзасыз калдырмам:
10Сур диварларын утка чорнармын,
аның кальгаларын ялкын ялмап алыр».

11Раббы болай ди:

«Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
рәхим-шәфкать белмичә,
кылычын күтәреп, кардәшен эзәрлекләгән,
ачуы һаман дөрләп,
ярсуы һаман янып торган Эдомны җәзасыз калдырмам:
12Теманны
Теман – Эдом илендәге төбәк.
утка чорнармын,
Босра
Босра – Эдом иленең төньягында урнашкан шәһәр.
кальгаларын ялкын ялмап алыр».

13Раббы болай ди:
«Җинаять өстенә җинаять эшләгән,
үз илләренең чикләрен киңәйткән чакта,
Гилыгадта йөкле хатыннарның карыннарын ярган
аммониләрне җәзасыз калдырмам:
14Рабаһның
Рабаһ – аммониләрнең башкаласы.
диварларына ут салырмын,
ялкын ялмап алыр аның кальгаларын –
ул көн сугыш гөрелтесе астында,
давыллы көндә купкан өермә эчендә узар.
15Патшалары сөрген китәр,
аның түрә-идарәчеләре дә китәр», – ди Раббы.
Copyright information for TatIBT15