Amos 5
Исраилне тәүбәгә өндәү
1И Исраил халкы, сүзләремне тыңла! –Синең хакта матәм егълавы бу.
2Гыйффәтле кыз Исраил егылды, аякка басасы юк аның.
Үз җирендә ташландык булып ята,
күтәреп торгызучы юк аны.
3Хуҗа-Раббы болай ди:
«Исраил шәһәреннән яуга мең кеше чыкса,
йөзе генә сау калачак;
йөз кеше чыкса,
унысы гына исән калачак!»
4Исраил халкына Раббы:
«Миңа сыеныгыз – шул чагында яшәрсез! – ди. –
5Бәйт-Элгә йөрмәгез,
Гилгәлгә дә юл тотмагыз,
Беер-Шебага ▼
▼ Беер-Шеба – ул заманда әлеге шәһәр гыйбадәт кылу үзәкләренең берсе булган.
сәфәр кылмагыз,чөнки Гилгәл бөтенләе белән сөрген китәчәк,
Бәйт-Элдән исә һичнәрсә ▼
▼ Һичнәрсә – яһүд телендә: «авен»; аның икенче мәгънәсе: явызлык. Кайбер пәйгамбәрләр Бәйт-Элне (Аллаһы йорты) Бәйт-Авен (Явызлык йорты) дип атый (мәсәлән, «Һошея», 4:15 не карагыз).
калмаячак».6Раббыга сыеныгыз – шул чагында яшәрсез!
Юкса Йосыф ▼
▼ Йосыф – биредә бөтен Исраил күздә тотыла. Йосыф угыллары булган Эфраим һәм Менашше ыруглары Исраилдә, ягъни Төньяк патшалыкта, иң дәрәҗәле ыруглардан саналган. 5:15 тә һәм 6:6 да шушы ук мәгънәдә.
йортына Улут кебек ябырылыр һәм аны ялмап алыр –
Бәйт-Элдә янгын сүндерердәй кеше табылмас.
7Әй сез, гаделлекне әче әремгә әйләндерүчеләр,
хаклыкны җиргә салып таптаучылар – кайгы сезгә!
8Җидегән йолдыз белән Орионны бар иткән,
тоташ караңгылыкны – аяз таңга,
якты көнне төнгә әверелдерүче,
диңгез суларын чакыртып китереп,
бөтен җир йөзенә койган Затның исеме – Раббы!
9Гайрәт ияләрен кинәттән тар-мар итәр Ул,
кальгаларны җир белән тигезләр!
10 Шәһәр капкасы янында, мәхкәмәдә, фаш итүне яратмыйсыз сез,
хак сүз әйтүчедән чирканасыз.
11Фәкыйрьне аяк астына салып таптыйсыз,
ирексезләп, аның ашлыгын аласыз.
Әнә шуның өчен сез, шома ташлардан йорт салсагыз да,
анда яшәмәссез,
гүзәл йөзем бакчалары үстерсәгез дә,
җимешеннән шәраб татымассыз!
12Җинаятьләрегезнең күплеген,
гөнаһларыгызның авырлыгын беләмен:
сез тәкъваларны җәберлисез, ришвәт аласыз,
мәхкәмәдә фәкыйрь-юксылларны читкә тибәрәсез.
13Шуңа күрә акыллы кеше дәшми мондый заманда,
чөнки вакыты ямандыр.
14Исән калыйм дисәгез, яманлыкка түгел,
яхшылыкка омтылыгыз;
шул чакта «Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, – безнең белән!»
дигән сүзләрегез чынга ашар.
15Яманлыкка нәфрәт белән карап, яхшылыкны яратыгыз,
мәхкәмәдә гадел хөкем урнаштырыгыз!
Шул чакта, бәлки, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла,
Йосыф токымыннан исән калганнарга
рәхим-шәфкатен насыйп итәр.
16Шулай итеп, Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла,
Хуҗа-Хакимебез, болай ди:
«Барлык мәйданнарда – егълашу,
барлык урамнарда аһ-зар ишетелеп торыр;
игенчене – матәм тотарга,
матәм җыры осталарын ахылдап егъларга чакырырлар.
17Йөзем бакчалары егълашуга күмелер,
чөнки арагыздан Мин узармын!» – ди Раббы.
Раббы көне – караңгылык көне
18Раббы көнен көткәннәргә – кайгы!Нигә дип Раббы көнен көтәсез?!
Ул якты түгел, караңгы булачак.
19Арысланнан качып котылган берәүнең каршысына
аю килеп чыккан,
яки, өенә чабып кереп диварга таянгач,
кулын елан чаккан кебек нәрсәдер бу!
20Раббы көне яктылык түгел, караңгылык булмасмы?!
Дөм караңгылыктыр ул,
һәм анда яктылыкның чаткысы да юк!
21«Нәфрәт белән карыйм бәйрәмнәрегезгә,
аларны Мин кире кагам;
тантаналы җыелышларыгызны хуш күрмим.
22Миңа багышлап, тулаем яндыру корбаннары
һәм икмәк бүләге китерсәгез дә,
Мин аларны кабул итмәм;
татулык корбаны дип тәкъдим иткән симез хайваннарыгызны
игътибарга алмам!
23Ерак торсын Миннән сез җырлаган көйләр,
лирагызның тавышын Мин тыңламам!
24Моның урынына гадел хөкем – агым су,
хаклык кипмәс ташкын булып аксын!
25Әй Исраил халкы!
Чүлдә кырык ел йөргән чагыгызда сез
Миңа корбан вә бүләкләр китердегезме?!
26Сез үзегезнең илаһ-патшагыз Саккутның
һәм илаһ-йолдыз Кайванның ▼
▼ Саккут, Кайван – мәҗүси халыклар табынган һәм күк җисеме Сатурнны гәүдәләндергән илаһлар. Биредә сүз уйнату: «саккут» сүзе яһүд телендәге «шиккутс» (җирәнгеч) сүзе белән аваздаш.
сыннарын –үз кулларыгыз белән үзегезгә ясаган потларны
күтәреп йөрерсез,
27һәм Мин сезне Дәмәшкъ аръягына сөрәчәкмен!» – ди Раббы.
Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Алла.
Copyright information for
TatIBT15