Amos 8
Өлгергән җимешләр салынган кәрзин
1Хуҗа-Раббы миңа шуны күрсәтте: менә, өлгергән җимешләр салынган бер кәрзин тора имеш. 2– Син нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады миннән Раббы. Мин: – Кәрзин тулы өлгергән җимеш күрәм, – дидем. Шунда Раббы: «Халкым Исраилнең дә соңгы көне ▼▼ Соңгы көн – биредә сүз уйнату: өлгергән җимеш – яһүдчә «кайитс», соңгы көн – «кетс».
килеп җитте,моннан ары Мин аны кызганмаячакмын! – диде. –
3Ул көнне сарай җырларын үксеп егълаган тавышлар алыштырыр,
һәр җирдә, өем-өем булып, мәет ятар,
һәм тирән тынлык хөкем сөрер! – диде Хуҗа-Раббы».
4Әй сезләр, фәкыйрьләрне рәнҗетүчеләр,
илдәге мазлумнарны һәлак итүчеләр, колак салып тыңлагыз!
5Сез бит болай дип әйтәсез:
«Яңа ай бәйрәме үтеп китсә – ашлык сата башлар идек,
шимбә көн узса – амбарларны ачар идек,
герләрне җиңеләйтер, әйбер хакын арттырыр,
ялган үлчәүләр кулланыр идек.
6Шулай итеп, бер көмеш тәңкәгә – юксыл-мескенне,
бер пар аяк киеме бәрабәренә фәкыйрьне сатып алыр идек.
Хәтта ашлыкның чүбен дә сатар идек», – дисез.
7Ягъкуб токымының горурлыгы булган Раббы, ант эчеп: «Кылган эшегезнең берсен дә мәңге онытмаячакмын! – ди. –
8Шушы хәлгә җир ничек тетрәнмәсен дә,
җирдә яшәгән һәркем хәсрәткә батмасын?!
Бөтен җир йөзе Мисыр елгасыдай кубарылып менәр,
бер күтәрелеп, бер түбән иңәр!»
9«Ул көнне, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, –
өйләдә кояшны батырырмын,
көпә-көндез җир йөзен караңгыга чумдырырмын!
10Бәйрәмнәрегезне – олы хәсрәткә,
җырларыгызны аһ-зарга әверелдерермен,
тупас тукымага төренергә,
һәммәгезне чәчен кырырга мәҗбүр итәрмен.
Бердәнбер углын югалткан ата-ана сыман күз яшьләре түгәрсез;
һәм бу көн ахыргача кайгы көне булыр».
11«Әнә шундый көннәр килер ки, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, –
җир йөзенә Мин кытлык җибәрермен:
икмәккә вә суга түгел,
Раббы сүзен ишетергә кытлык булыр ул!
12Раббы сүзенә сусап,
кешеләр бер диңгез белән икенче диңгез арасында,
төньяк белән көнчыгыш арасында бәргәләнеп йөрерләр,
ләкин ишетә алмаслар аны!
13Ул көнне гүзәл кызлар һәм көчле егетләр
шул сусаудан тәмам хәлсезләнеп калырлар.
14„И Дан ▼
▼ Дан – карагыз: «III Патшалар», 12:28-30.
, синең илаһың яшәсен!“һәм„Беер-Шебаның зиярәтчеләр ▼
▼ Зиярәтче – изге җирләргә сәфәр кылучы.
юлы яшәсен!“дип,Самареянең пот-сыннары белән ант иткәннәр
егылып калырлар һәм бүтән инде тора алмаслар!»
Copyright information for
TatIBT15