‏ Daniel 1

Даниил һәм аның өч дусты патша сараенда

1 Яһүдә патшасы Яһоякыйм хакимлегенең өченче елында Бабил патшасы Нәбухаднессар
Нәбухаднессар – б. э. к. 605–562 нче елларда Бабил империясендә хакимлек иткән мәшһүр патша; русчасы: Навуходоносор.
, Иерусалимгә каршы яуга күтәрелеп, шәһәрне камап алды.
2Хуҗа-Хаким Яһүдә патшасы Яһоякыймны, шулай ук Аллаһы йортындагы савытларның бер өлешен Нәбухаднессар кулына тапшырды. Нәбухаднессар шул савытларны Шинар җиренә озатып, үз илаһы йортындагы хәзинә саклагычына урнаштырды.

3 4Үзенең хезмәтчеләр башлыгы Ашпеназга ул:

– Кыяфәтләре күркәм, гәүдә-сыннары төгәл, патша сараенда хезмәт итә алырдай, зирәк акыллы, белемле, төрле фәннәргә тиз төшенә торган, патша һәм аксөякләр нәселеннән булган Исраил егетләрен китер, аларны килдани язмасына вә теленә өйрәт, – диде.
5Үсмер егетләргә патша үз табыныннан көндәлек ризык һәм шәраб бирергә боерды. Аларны шул рәвешле өч ел дәвамында тәрбия кылганнан соң, патша хозурына китерергә тиешләр иде.

6Алар арасында Даниил, Ханания, Мишаил вә Азария атлы яһүди егетләр бар иде. 7Хезмәтчеләр башлыгы аларга яңа исемнәр бирде: Даниил – Бәлтешассарга, Ханания – Шадрахка, Мишаил – Мешахка, Азария Әбеднәгүгә әйләнде.

8Егетләрнең Даниил исемлесе патша өстәлендәге ризыклар, шәраблар белән үзен нәҗесләмәскә дип йөрәгенә беркетеп куйган иде, шул сәбәпле хезмәтчеләр башлыгыннан әлеге ризыклар белән тукланмаска рөхсәт сорады. 9Хезмәтчеләр башлыгы күңелендә Даниилга карата Аллаһы мәрхәмәт вә шәфкать уяткан булса да, 10Ашпеназ:

– Патша әфәндемнән куркам: ашар ризыкны да, эчәр шәрабны да сезгә ул үзе билгеләде; яшьтәшләрегезнекенә караганда йөзегезнең ябыграк булуын күрсә, патша каршында башымны бәлагә салачаксыз бит, – диде Даниилга.

11Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә күз-колак булыр өчен, хезмәтчеләр башлыгы билгеләгән сакчыга Даниил болай диде:

12– Үзеңнең колларыңны сынап кара әле: безгә ун көн дәвамында ашарга – яшелчә, эчәргә су гына биреп торсыннар. 13Шуннан безнең һәм патша нигъмәтләре белән тукланып торучы үсмерләрнең кыяфәтен чагыштырып карарсың. Аннары үзең ничек кирәк тапсаң, колларың белән шуны эшләрсең.

14Сакчы, аның бу тәкъдиме белән ризалашып, ун көн дәвамында егетләрне сынады; 15ун көннән соң боларның кыяфәте патша нигъмәтләре белән туенып торучы үсмерләрнекенә караганда күркәмрәк, гәүдәләре дә тазарак булуын күрде. 16Шуңа күрә сакчы, егетләргә тәгаенләнгән ризык һәм шәрабларны бирмичә, аларга бары яшелчә генә ашата башлады.

17Аллаһы әлеге дүрт үсмер егеткә зиһен, һәртөрле язмага, укуга сәләт һәм зирәклек иңдергән булып, Даниилны исә шушылардан кала барлык илаһи күренешләрне вә төшләрне юрау осталыгы белән дә сыйфатландырган иде. 18Егетләрне укыту-өйрәтү өчен патша билгеләгән вакыт үтүгә, хезмәтчеләр башлыгы аларны Нәбухаднессар игътибарына тәкъдим итте. 19Патша аларны әңгәмә корырга чакырды, һәм янәшәсендәге барча үсмерләр арасында Даниил, Ханания, Мишаил һәм Азариягә тиң булырдае табылмады. Шунлыктан егетләр патша хозурында хезмәт итә башлады. 20Нәбухаднессар патша алардан нәрсә хакында гына сораса да, акыл зирәклеге кирәк булган һәр эштә әлеге егетләрнең патшалыктагы барча тәгъбирче вә тылсымчылардан ун тапкыр өстенрәк булуы күренде.

21Тәхеткә Кир патша килгәнчегә кадәр, Даниил шулай патша хезмәтендә кала бирде.

Copyright information for TatIBT15