‏ Daniel 11

1Мадайлы Дәрәвеш хакимлегенең беренче елында исә Микәилнең төп таянычы вә яклаучысы мин булдым.

2Хәзер мин сиңа хак дөреслекне ачам: Фарсы иле белән тагын өч патша идарә итәчәк, аннары дүртенче патша килер; ул үзенә кадәр хакимлек иткән патшаларның һәммәсенә караганда баерак булыр. Байлыгы ярдәмендә ныгыгач, бар халыкларны да Яван патшасына каршы чыгарга күтәрер. 3Шуннан соң гаҗәеп көчле патша килер. Аның хакимлеге чиксез булыр, һәм ул ни теләсә – шуны эшләр. 4Әмма ныгып кына килгән чакта, аның патшалыгы җимерелер һәм, нәсел варислары арасында бүленмичә, дүртесе дүрт тарафка караган кисәкләргә аерылыр, һәм алар инде әүвәлге патшалык сыман куәтле булмас; шулай итеп, патшалык чит кешеләр кулына күчәр. 5Көньяк патшасы көчәеп-ныгып китәр, әмма аның гаскәр башлыкларыннан берсе, патшасын уздырып, үзе хакимлек итә башлар. Ул бик зур көч-куәткә ия булыр. 6Берничә елдан патшалар уртак тел табар: көньяк патшаның кызы, ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан, төньяк патшага кияүгә чыгар, әмма хакимлекне кыз үз кулында тотып кала алмас, төньяк патшаның хакимлеге дә дәвам итмәс: кыз, аның иярченнәре, баласы вә аркадашы хыянәт корбаны булачак. 7Соңрак әлеге кызның кардәшләреннән берәү аның урынын биләр һәм, төньяк патшаның гаскәрләренә һөҗүм итеп, аның кальгасына бәреп кереп, җиңү яулар. 8Шундагы потларны, коеп эшләнгән сыннарны, шулай ук алтын-көмештән ясалган зиннәтле савытларны үзе белән Мисырга алып китәр; шуннан соң төньяк патшаны берничә ел дәвамында тынычлыкта калдырыр. 9Төньяк патша исә, көньяк патша җирләренә һөҗүм итеп караса да, үз иленә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булыр. 10Шуннан аның угыллары, сугышка әзерләнеп, күп санлы гаскәр туплар; әлеге гаскәр ташкын су сыман дошманына таба ургылыр һәм көньяк патшаның кальгасына кадәр барып җитәр. 11Көньяк патша, бик каты ачуы чыгып, төньяк патша белән алышка чыгар; төньяк патша, зур гаскәр җыйса да, тар-мар ителер. 12Дошманы җиңелгәннән соң, көньяк патша меңләгән кешене кырып салып масаеп китәр; тик аның уңышлары озын гомерле булмас, 13чөнки берничә елдан төньяк патша әүвәлгедән дә зуррак гаскәр туплар – нык коралланган күп санлы сугышчылары белән кабат яуга кузгалыр. 14Ул көннәрдә бик күпләр көньяк патшага каршы күтәрелер; синең халкың арасыннан байтак тынгысыз кешеләр, үзләренә иңгән күренешне гамәлгә ашырыр өчен, шулай ук аңа каршы чыгар, ләкин уңышка ирешмәс. 15Төньяк патша килер дә, ныгытылган шәһәрләрнең берсе тирәли туфрак өемнәре күтәртеп, аны басып алыр – көньяк гаскәрләренең каршы торырга көче җитмәс, хәтта иң гаярь сугышчылар да җиңелер. 16Төньяк патша алар белән үз ихтыярынча гамәл кылыр, берәү дә аңа каршы тора алмас; һәм гүзәл җирдә ул үз хакимиятен урнаштырып, бөтен ил аның кул астында калыр. 17Ул, патшалыгының бөтен көчен туплап, көньяк патшаны тәмам юк итәргә карар кылыр һәм шул максаттан, көньяк патша белән бәйләнешкә кереп, кызларының берсен аңа кияүгә бирер. Әмма аның нияте уңышка ирешмәс, моннан аңа бернинди файда булмас. 18Шуннан ул үзенең карашын диңгез буендагы төбәкләргә таба юнәлтер, аларның күбесен яулап та алыр, тик андагы яубашларыннан берәү баскынчының тәкәбберлегенә чик куяр – аны хур итәр. 19Шуннан соң төньяк патша, чигенеп, үз җирендәге хисар-кальгаларына юнәлер, әмма юлда һәлакәткә очрап гомере киселер.

20Аның урынына тәхеткә яңа бер хаким килер һәм, данлыклы патшалыгын асрау өчен, үз кешесен салым җыярга җибәрер. Ләкин озакламый әлеге хаким үзенең әҗәлен табар, тик аның үлеме кемнеңдер ярсуыннан яисә яу кырында булмас. 21Аңардан соң тәхеткә күрексез, патшалыкка хокукы булмаган бер кеше утырыр – ул, көтмәгәндә килеп, патшалыкны төрле хәйлә-мәкер корып алыр. 22Әлеге патша искиткеч зур һәм көчле гаскәрләрне тар-мар китерер, хәтта Килешүнең түрәсен
…Килешүнең түрәсен… – Изге йортта хезмәт итүче баш рухани яки Мисырның баш каһине (рухание) дип фаразлана.
дә юк итәр.
23Ул, илләр белән килешүләр төзесә дә, ялган илә эш итәр; тарафдарлары аз санлы булуга да карамастан, тора-бара көчәеп китәр. 24Әлеге патша, һич көтмәгәндә бай өлкәләргә һөҗүм итеп, ата-бабалары эшләмәгәнне эшләр, ганимәтләрне
Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
, таланган малны һәм байлыкны үзенең иярченнәренә таратып бетерер, ныгытма-кирмәннәрне басып алырга ният корыр, әмма болар барысы да озакка бармас.

25Шуннан ул, үзенең көч-куәтен вә батырлыгын җигеп, күп санлы гаскәре белән көньяк патшага яу салыр. Көньяк патша үзенең зур вә искиткеч көчле гаскәре белән аңа каршы торыр, әмма уңышка ирешмәс, чөнки аңа каршы хәйлә корылыр – 26патшаның табындашлары булган иң якын кешеләр аны юк итәргә тырышыр; аның гаскәре тар-мар ителер, күп сугышчылары һәлак булыр. 27Әлеге патшаларның һәр икесе, күңелләрендә ачу-мәкер саклаган килеш, бер өстәл янына утырырлар һәм бер-берсенә ялган сөйләрләр, тик максатларына ирешмәсләр, чөнки алдан билгеләп куелган соңгы көннәр әле җитмәгән булыр. 28Төньяк патша, исәпсез-хисапсыз мал-мөлкәт төяп, үз иленә юл алыр. Ул, Изге килешүгә
Изге килешү – биредә «яһүд иле, яһүд дине» мәгънәсендә.
каршы чыгарга күңеленнән карар кылып, үз ниятен тормышка ашырырга керешер, аннары иленә кайтыр.

29Билгеләнгән вакыты җиткәч, төньяк патша кабат көньякка һөҗүм итәр, әмма бу соңгы орыш әүвәлгесе сыман уңышлы булмас. 30Чөнки киттиләрнең кораблары аңа каршы чыгар һәм ул, рухы сүнеп, кире борылыр һәм үзенең бөтен ачуын Изге килешүгә юнәлтер. Үз иленә әйләнеп кайткач, Изге килешүдән читкә тайпылганнарга ул илтифатын күрсәтер. 31Аның гаскәре, Изге йорт ныгытмасын яулап алып, аны нәҗесләр: көндәлек корбан китерүләрне туктатыр һәм Изге йортны вәйран хәлгә китерүче нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырыр. 32Төньяк патша, ялган сүзләр сөйләп, ялагайланып, Изге килешүдән йөзләрен чөергән бәндәләрне үз ягына аударыр, ләкин үз Алласына тугры калган адәмнәр аңа каршы торыр, 33гакыл-зирәклеккә ия булганнары халыкка үгет-нәсыйхәтләр бирер, гәрчә үзләрен күпмедер вакытлар дәвамында кылычтан уздырсалар, учакларда яндырсалар, зинданга ташлап, мал-мөлкәтләрен талап алсалар да. 34Афәтле чакларында аларга бераз ярдәм күрсәтелер, тик аларга кушылган адәмнәрнең байтагы икейөзле булып чыгар. 35Гакыл-зирәклеккә ия булганнарның кайберләре газапларга дучар ителер: алдан билгеләп куелган вакыт әле җитмәгәнгә күрә, әлеге сынаулар аларга пакьләнү-чистарыну, сафлану өчен җибәрелер.

36Төньяк патша ни теләсә – шуны эшләр, тәмам масаеп китеп, үзен илаһлардан өстен куяр, аллаларның Алласы хакында яман сүз сөйләр, һәм афәтле көннәр беткәнчегә кадәр аның эшләре, тәкъдирдә язылганча, уңышлы гына барыр. 37Ул ата-бабалары табынган илаһларны да, хатын-кызлар яраткан илаһны да санга сукмас, бер генә алланы да кирәксенмәс, чөнки ул боларның һәммәсеннән үзен өстен куяр. 38Болар урынына хисар-кальгаларны химая кылучы илаһка гына табыныр; ата-бабаларына мәгълүм булмаган шушы илаһка ул алтын-көмеш, асылташлар, кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтен күрсәтер; 39чит илаһ ярдәме белән ул яхшылап ныгытылган кирмәннәргә һөҗүм итәр. Үзен олуг патша дип таныганнарга зур хөрмәт күрсәтер, аларны күп халыклар өстеннән идарәче итеп билгеләр, аларга бүләккә җир бүлеп бирер.

40Ахыр заман җиткәндә, аңа каршы көньяк патша яу чыгар; төньяк патша исә сугыш арбалары, атлы җайдаклары, күп санлы кораблары белән өермәдәй аңа каршы күтәрелер. Ул, байтак илләргә һөҗүм итеп, ташкын судай аларны иңләп узар; 41шулай ук гүзәл җирне дә басып алыр – бик күп кешеләрнең гомере киселер; аның кулыннан бары тик Эдом вә Мәаб халкы һәм Аммон башлыклары гына котылып калыр. 42Ул тагын берничә илгә кул озайтыр, хәтта Мисыр да аңардан котыла алмас. 43Мисырның хәзинәдәге бөтен байлыгы, алтын-көмеше аңа күчәр, аннары лубиләр
Лубиләр – ягъни ливиялеләр.
белән хәбәшиләргә дә чират җитәр.
44Әмма көнчыгыш һәм төньяктан килгән хәбәрләр аны куркуга салыр, һәм ул котырынып-ярсып бик күпләрне харап итәргә, кырырга тотыныр. 45Шуннан ул гүзәл изге тау белән диңгез арасында үзенең мәһабәт чатырларын корып җибәрер; тик шул җирдә әҗәлен табар, һәм азаккы сәгатендә аңа ярдәм кулы сузучы булмас.

Copyright information for TatIBT15