‏ Daniel 12

1Шул вакытны синең халкыңның химаячесе булган
бөек түрә Микәил килер.
Милләт-кавемнәр барлыкка килгән заманнардан бирле
күрелмәгән коточкыч авыр чор башланыр.
Бу афәтле дәвердә синең халкың арасыннан
исемнәре китапка
Китап – Аллаһыга тугры булган тәкъва кешеләрнең исемнәре теркәлгән китап турында сүз бара (карагыз: «Зәбур», 68:29).
теркәлгән адәмнәр котылып калыр;
2җирнең туфрагында яткан
үлеләрнең байтагы йокысыннан уяныр:
берәүләр – мәңгелек тормыш,
икенчеләр – рисвай булу, мәңгелек хурлыкка калу өчен;
3зирәклеккә ия булганнар якты күк гөмбәзе кеби,
бик күпләрне туры юлга күндергән адәмнәр
йолдызлар кеби гомер бакый нурланып-балкып торыр.

4Ә син, Даниил, китапның мөһерләнгән бу сүзләрен ахыр заман җиткәнчегә кадәр сер итеп сакла. Байтак адәмнәр шул авыр чорның асылына төшенмәкче булып эзләнеп-бәргәләнеп йөрер.

5Шулчак мин, Даниил, әйләнә-тирәмә күз салып, ике затны күреп алдым; аларның берсе елганың бирге ярында, икенчесе аргы ярында иде. 6Шунда берсе елга өстендә басып торган җитен киемле ир кешедән:

– Әлеге гаҗәеп-хәйран хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.

7Аннары мин елга өстендә басып торган җитен киемле ир кешенең, кулларын күккә күтәреп, мәңге Яшәүче белән ант итүен ишеттем:

– Өч ел ярымга. Изге халыкның көче сынгач, болар һәммәсе тормышка ашыр, – диде.

8Әлеге сүзләрне мин ишетеп тордым, ләкин мәгънәсен аңламадым, шуңа күрә:

– Әфәндем! Бу хәлләр нәрсә белән тәмамланыр? – дип сорадым.

9Ул исә:

– Бар, Даниил, чөнки әлеге сүзләрнең мәгънәсе ахыр заман җиткәнчегә кадәр мөһерләнгән сер булып калыр.
10Бик күпләр пакьләнеп чистарыныр, сафланыр, яман бәндәләр исә яман гамәлләр кылуда кала бирер; яман бәндәләрдән берәү дә берни аңламас, ә акыллы-зирәкләр һәммәсенә төшенер.

11Көндәлек корбан китерүләр туктатылып, Изге йортны вәйран хәлгә китерүче нәҗес бер нәрсә кертеп урнаштырылганнан соң, бер мең дә ике йөз туксан көн үтәр. 12Бер мең дә өч йөз утыз биш көннең үткәнен көтеп алалган кеше бик бәхетле булыр. 13Син исә, Даниил, гомер юлыңны дәвам ит. Бу дөньядан китеп ахыр көннәрдә кабат терелгәч, өлешеңә тигәнне алырсың.

Copyright information for TatIBT15