‏ Daniel 7

Даниилның дүрт җанвар турындагы төше

1Бабил патшасы Белшассар тәхеткә утырганның беренче елында Даниилга вәхи
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр.
иңде. Күргән төшен ул язып куйды.
2Һәм Даниил болай диде:

– Төнлә төшемдә мин, Даниил, шуны күрдем: һәр дүрт тарафтан күкләрдән иңгән җилдән бөек диңгез котырынырга тотынды;
3аннары диңгездән бер-берсенә охшамаган дүрт зур җанвар килеп чыкты. 4Аның берсе арыслан кебек, ә канатлары – бөркетнеке; мин әлеге затның канатлары йолкынуын, аннары аның, җирдән күтәрелеп, кеше сыман ике аягына торып басуын һәм аңа адәм йөрәге бирелүен күзәтеп тордым.

5Икенче җанвар аюга охшаган. Бер читтә басып торган әлеге җанварның авызында өч кабырга сөяге күренә; аңа: «Тор, күп итеп ит аша!» – дип әйтелгән иде.

6Аннары капланны хәтерләткән тагын бер җанвар пәйда булды. Дүрт башлы бу җанварның сыртында дүрт данә кош канаты күренә; бу җанварга хакимлек итү хокукы бирелгән иде.

7Шуннан соң мин төнлә иңгән әлеге күренештә җанварның дүртенчесен күрдем. Искиткеч көчле бу җанварның кыяфәте куркыныч вә дәһшәтле булып, зур тимер тешләре белән ул бар нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән сытып-изеп бара иде. Әүвәлгеләреннән аерылып торган бу җанварның ун мөгезе дә бар иде. 8Мин әлеге мөгезләргә текәлеп торган чакта, шулар арасыннан тагын бер кечерәк мөгез калыкты да, элекке мөгезләрнең өчесе төбе-тамыры белән йолкынып чыкты; әлеге соңгы мөгезнең кешенеке сыман күзләре дә, эреләнеп сөйләшүче авызы да бар иде.

9Шуннан соң тәхетләр китереп куелды, һәм әзәли
Әзәл – башы булмаган үткән заман; мәңгелек. (Әзәли – «әзәл» сүзеннән ясалган сыйфат.)
Зат Үз урынына килеп утырды; Аның киемнәре кардай ап-ак, башындагы чәчләре чиста-саф йон сыман; тәхете Аның – дөрләп торган уттай, тәхетенең тәгәрмәчләре ялкындай иде.
10Аның каршыннан утлы елга агып чыга. Аңа хезмәт итүчеләрнең саны меңнәрчә һәм меңнәрчә – хозурында басып торучылар исәпсез-хисапсыз иде. Шунда хөкемчеләр мәхкәмә башлады, һәм китаплар ачылды.

11Мин теге соңгы мөгезгә карап, аның тәкәббер сүзләрен ишетеп тордым. Мин күрдем ки, дүртенче җанварның җанын кыеп, гәүдәсен тураклап утка салдылар. 12Башка җанварлардан исә хакимлек алынды, гомер сөрешләренең чиге билгеләнде.

13Ошбу төнге төшемдә мин шуны да күрдем: менә, күктәге болытлар белән бергә адәм углына охшаган берәү килә. Әзәли Зат янына җиткәч, ул Аның хозурына китерелде. 14Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр әлеге адәмгә табынсын өчен, аңа хакимлек, дан-хөрмәт вә патшалык бирелде. Аның хакимлеге мәңге тәмамланмас, һәм патшалыгы Аның җимерелмәс.

15Мин, Даниил, хафага төштем, күргәннәрем мине борчуга салды. 16Шунда басып торган берәүнең янына килдем дә әлеге хәлләрнең асылына төшендерүен үтендем, шуннан ул, минем белән сөйләшә башлап, боларның мәгънәсен аңлатты: 17«Әлеге дүрт зур җанвар – җирдә дүрт патшалык күтәрелеп чыгачак дигәнне аңлата. 18Соңыннан патшалыкны Аллаһы Тәгаләнең изгеләре кабул итеп алачак, һәм аларның патшалыгы мәңгедән-мәңгегә дәвам итәчәк».

19Шуннан мин һәммә нәрсәне ботарлап һәм йотып, калдыкларын аяклары белән изә-сыта баручы, тимер тешле, бакыр тырнаклы, башкалардан нык аерылып торган теге коточкыч дүртенче җанварның нәрсә аңлатуын белергә теләдем; 20шулай ук җанварның башындагы ун мөгез турында һәм төбе-тамыры белән өч мөгез йолкынганнан соң үсеп чыккан, күзләре, тәкәббер сүзләр сөйләүче авызы булган, башкалардан зуррак күренгән соңгы мөгез хакында кызыксындым. 21 22Чөнки мин әлеге соңгы мөгезнең изгеләргә каршы сугыш башлап җибәрүен һәм аларны җиңә баруын күреп тордым. Бу хәл әзәли Зат килгәнчегә кадәр дәвам итте; Ул килгәч, Аллаһы Тәгалә изгеләре файдасына хөкем чыгарылды, һәм аларга, шулай итеп, патшалыкны биләп алыр вакыт җитте.

23Мин мөрәҗәгать иткән теге зат бу хакта болай диде: «Җанварның дүртенчесе – җир йөзендә башка патшалыклардан үзгә булган, бар дөньяны ботарларга, йотарга, таптарга-изәргә әзер торган дүртенче патшалыкны аңлата. 24Ә теге ун мөгез түбәндәгене белдерә: әлеге патшалыкта ун патша күтәрелеп чыгачак, алардан соң исә бөтенләй башка, әүвәлгеләреннән аерылып торган патша аякка басачак та теге алдагыларның өчесен үзенә буйсындырачак; 25тора-бара ул Аллаһы Тәгаләгә каршы сүзләр сөйләячәк, Аның изгеләрен җәберләячәк; ул хәтта изге бәйрәмнәрне, Канунны үзгәртергә ният итәчәк. Өч ел ярым дәвамында изгеләр язмышы аның кулында булачак. 26Әмма хөкемчеләр мәхкәмә башлап, хакимлек аңардан алыначак, һәм ул тәмам юк ителәчәк. 27Күк гөмбәзе астындагы бөтен патшалыкларның көч-кодрәте, хакимлек хокукы һәм бөеклек-мәһабәте исә Аллаһы Тәгаләнең изге халкына биреләчәк. Аның патшалык итүе мәңгелек булачак, башка бөтен хакимнәр Аңа табыначак һәм буйсыначак».

28Шушының белән сүзем тәмам. Мин, Даниил, бик нык хафага төштем, хәтта йөзем караңгыланды. Алай да боларның һәммәсен күңелемә салып куйдым.

Copyright information for TatIBT15