‏ Daniel 8

Даниилның сарык тәкәсе вә кәҗә тәкәсе турындагы төше

1Белшассар патша хакимлегенең өченче елында миңа, Даниилга, әүвәлгечә тагын бер күренеш иңде. 2Күз алдыма килгән әлеге күренештә мин үземне Элам өлкәсендәге Шушан ныгытмасында, Улай елгасы буенда күрдем. 3Башымны күтәреп карасам, ике озын мөгезле сарык тәкәсе елга буенда басып тора, имеш; мөгезләрнең берсе озынрак булып, шул озынрак дигәне соңрак үсеп чыккан икән. 4Мин әлеге тәкәнең көнбатыш, төньяк һәм көньяк тарафларга борылып сөзенгәнен күреп тордым. Ул тәкәгә бер җанвар да каршы тора алмый, һәм беркем аңардан коткара да алмый иде. Тәкә ни теләсә, шуны эшләде һәм зур бөеклек яулады.

5Мин шушылар турында уйлаган арада, көнбатыштан, бөтен җир йөзен иңләп, тояклары белән җиргә дә орынмыйча, бер кәҗә тәкәсенең килгәне күренде. Аның ике күз арасында бик зур мөгезе бар иде. 6Әлеге кәҗә тәкәсе бая мин елга буенда күргән ике мөгезле сарык тәкәсенә таба юнәлде һәм гайрәтләнеп аңа таба ыргылды. 7Кәҗә тәкәсенең сарык тәкәсенә якын килгәнен дә, җан ачуы белән аңа ташланып, сарыкның ике мөгезен сындырганын да мин күреп тордым. Сарык тәкәсенең аңа каршы торырга көче җитмәде, кәҗә тәкәсе аны җиргә егып салды да тояклары белән таптап бетерде; сарык тәкәсен коткарырдай беркем табылмады.

8Шуннан соң кәҗә тәкәсе зур бөеклекләргә иреште, куәтләнеп китте; әмма көчәеп киткәч кенә, зур мөгезе сынып төште дә аның урынына җиһанның дүрт тарафына карап торган дүрт олы мөгез үсеп чыкты. 9Аннары шуларның берсеннән тагын бер – кечерәк мөгез күренде; әлеге мөгез көньяк вә көнчыгыш һәм гүзәл җир
…гүзәл җир… – Биредә Исраил күздә тотыла (11:16, 41 дә шул ук мәгънә).
тарафына юнәлеп куәтләнеп китте.
10Ул, үсә торгач, күк гаскәренә кадәр күтәрелеп җитте һәм гаскәрнең бер өлешен, шулай ук җисем-йолдызларның бер өлешен җиргә аударып ташлап, аларны таптап-изеп бетерде; 11тора-бара, тәкәбберләнеп, хәтта күк гаскәренең Хуҗасына каршы чыкты: Аңа көндәлек корбан китерүне туктатты, Аның Изге йорты булган урынны җимерде. 12Мөгезнең явызлыгы аркасында күк гаскәре аның кулына бирелде, һәм көндәлек корбан китерүләр тукталды. Әлеге мөгез хакыйкатьне җиргә салып таптады һәм, нәрсәгә тотынса да, теләгенә иреште.

13Шунда мин ике изгенең
…ике изгенең… – Биредә фәрештәләр турында сүз баруы ихтимал.
сөйләшеп торуын ишеттем. Берсе икенчесеннән:

– Күренештәге бу хәлләр: көндәлек корбаннар, бөлдергеч фетнә, Изге йортның вәйран
Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
булуы һәм күк гаскәренең мәсхәрә ителүе кайчанга кадәр дәвам итәр? – дип сорады.

14Мин мондый җавап ишеттем:

– Ике мең дә өч йөз тапкыр таң атып, кич җиткәнчегә кадәр. Шуннан соң Изге йортта элекке тәртипләр урнаштырылыр.

15Менә мин, Даниил, шушы күренешләрне тамаша кылып, аларга аңлатма эзләгән вакытта, минем каршымда ир-ат кыяфәтендә бер зат пәйда булды, 16һәм шул чакны Улай елгасының уртасыннан кемдер тавыш бирде:

– Җәбраил! Әлеге күренешнең асылын аңлат шуңа!

17Шуннан Җәбраил минем яныма килде, мин исә, котым алынып, йөзем белән җиргә капландым; ул миңа болай диде:

– И адәм углы, белеп тор: бу күренеш ахыр заманны аңлата.

18Җәбраил сөйләгән чакта, мин аңымны җуйган хәлдә йөзтүбән җирдә ята бирдем; шуннан ул, орынып, мине аягүрә бастырды һәм әйтте:

19– Мин сиңа соңгы көннәрдә – Аллаһының ачулы чагында – ни-нәрсәләр буласын ачып бирмәкчемен; әлеге күренеш алдан билгеләнгән заман ахырына мөнәсәбәтледер. 20Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе ул – Мадай һәм Фарсы патшаларыдыр. 21Йонлач кәҗә тәкәсе исә – Яван
Яван – Грециянең борынгы атамасы.
патшасы, аның ике күз арасындагы зур мөгез – Яванның беренче патшасыдыр.
22Шушы мөгез сынгач, аның урынына үсеп чыккан дүрт яңасы – әлеге илдә күтәрелеп чыгачак дүрт патшалыктыр; әмма болары беренче патшалык кадәр көчле булмаячак. 23Патшалыкларның соңгы көннәрендә, кылынган гөнаһлар чамадан ашкач, тәхеткә оятсыз вә мәкерле бер патша утырачак. 24Әлеге патша, үз көче белән булмаса да, ныклап аягына басачак һәм коточкыч вәйранлыкка сәбәпче булачак; нинди эшкә тотынса да, теләгенә ирешәчәк; көчлеләрне дә, изге халыкны да һәлакәткә дучар итәчәк. 25Хәйләкәр бу патша, мәкер-ялганны эшкә җигеп, уңышка ирешәчәк һәм үзен бөекләргә тиңләячәк. Кисәтеп тормыйча, бик күпләрнең гомерен кыячак, тора-бара хәтта түрәләрнең Түрәсенә каршы күтәреләчәк, ләкин орып салыначак, тик бу гамәл кеше кулы белән эшләнмәячәк.

26Таңнар атуы, кичләр җитүе хакында сиңа иңгән күренеш хак дөрестер. Әмма күргәннәрең турында әлегә дәшми тор, чөнки ул тиз генә тормышка ашмас.

27Шуннан мин, Даниил, тәмам хәлем китеп, берничә көн авырып яттым. Терелеп торгач, патшаның йомышларын үтәргә керештем. Күргәннәрем мине соң дәрәҗәдә гаҗәпкә калдырды, минем өчен алар аңлаешсыз иде.

Copyright information for TatIBT15