‏ Deuteronomy 11

Раббы Алланың гаҗәеп эшләре

1Шулай итеп, Раббы Аллагызны яратыгыз һәм Аның кушканнарын, кагыйдәләрен, кануннарын, әмерләрен һәрвакыт үтәгез. 2Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның ничек сабак биргәнен балаларыгыз түгел, ә сез үзегез күрдегез һәм башыгыздан кичердегез. Сез Аның бөеклеген, көчле-кодрәтле кулын, 3Мисыр патшасы фиргавенгә, бөтен Мисыр иленә кылган галәмәтләрен вә эшләрен күрдегез. 4Мисырлылар сезне куганда, ничек итеп Раббы аларның гаскәрен, атларын һәм арбаларын Камышлы диңгез суларына батырды – аларны юк итте! (Бүгенге көндә дә бу шулайдыр.) 5Сез чүлдә йөргәндә, шушы урынга килеп җиткәнче, нәрсәләр эшләде Ул сезнең өчен! 6Бөтен Исраил алдында Рубин ыругыннан Элиаб угыллары Датан һәм Абирамны ни эшләтте Ул! – гаиләләрен, чатырларын һәм бар хезмәтчеләре белән малларын җир ярылып йотканын үзегез күрдегез. 7Дөрестән дә, сез үз күзләрегез белән Раббы кылган барлык бөек эшләрне күрдегез.

8Шулай итеп, мин бүген сезгә кушканнарның барысын да үтәгез, шул чагында, Үрдүн елгасын кичеп, үзегез барасы җирне яулап алырга көчегез җитәр, һәм 9сез Раббы ата-бабаларыгызга һәм аларның нәсел варисларына бирергә ант иткән, сөт вә бал агып торган җирдә озын гомер итәрсез. 10Сез биләмәгә керәсе җир сез калдырып чыккан Мисыр җире кебек түгел. Анда бит, орлык чәчсәң, суны үз кулларың белән ташып сибәргә кирәк иде. 11Елганы кичкәннән соң, сез билисе җирдә таулар һәм үзәнлекләр бар, һәм алар күктән яуган яңгыр белән сугарыла, 12бу җир турында Раббы Аллагыз Үзе кайгырта, Раббы Аллагыз аны ел әйләнәсе күз уңыннан төшерми. 13Бүген мин сезгә әйтә торган әмерләрне төгәл үтәсәгез – Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән яратсагыз, Аңа хезмәт итсәгез, 14«Мин, Раббы, җирегезгә яңгырны көзен дә, язын да кирәк вакытта яудырырмын, һәм сезнең икмәгегез дә, шәрабыгыз да, зәйтүн маегыз да булыр; 15Мин малларыгыз өчен кырларыгызда үлән үстерермен; һәрвакыт туйганчы ашарлык ризыгыгыз булыр». 16Күңелегез алданып, Аның юлыннан тайпылудан, башка илаһларга хезмәт итүдән һәм табынудан сакланыгыз. 17Югыйсә Раббының сезгә ачуы кузгалыр, һәм Ул күкне бикләр дә, яңгыр яумас, ә җир үзенең уңышын бирмәс, һәм сез Раббы бирәсе бәрәкәтле җирдән юк ителерсез.

Сүзләремне йөрәгегезгә һәм күңелегезгә салыгыз

18Шулай итеп, минем бу сүзләремне йөрәгегезгә һәм күңелегезгә салыгыз, билге итеп кулыгызга, искә төшерү өчен, маңгаегызга бәйләгез. 19Аларны балаларыгызга өйрәтегез, өйдә утырганда да, юлда йөргәндә дә, ятканда да, торганда да телегездән төшермәгез. 20Аларны өегезнең ишек яңакларына, шәһәр капкаларына язып куегыз. 21Шулай эшләсәгез, Раббы ата-бабаларыгызга бирергә ант иткән җир өстендә күк күпме торса, ул җирдә сезнең һәм балаларыгызның гомере шулкадәр озын булыр.

22Әгәр сез «Раббы Аллагызны яратыгыз, Аның юлыннан гына йөрегез, Аңа сыеныгыз» дигән әмеремне үтәсәгез, 23ул чагында Раббы шушы халыкларның барысын күз алдыгыздан куып җибәрер, һәм сез үзегездән ишлерәк, көчлерәк булган халыкларның җирен яулап алырсыз. 24Аягыгыз баскан һәр җир сезнеке булыр, җирегез чүл буйлап Ливанга, чигегез хәтта Фырат елгасыннан көнбатыш диңгезгә кадәр җитәр. 25Берәү дә сезгә каршы тора алмас: Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәненчә, сезнең аягыгыз баскан һәр җирдәге халыкларны сездән куркып калтырый торган итәр.

Фатиха һәм ләгънәт

26Менә, мин бүген сезгә фатиха йә ләгънәт сайларга тәкъдим итәм: 27әгәр Раббы Аллагызның мин бүген сезгә ирештерә торган әмерләрен үтәсәгез, фатиха алырсыз, 28ә инде Раббы Аллагызның әмерләрен үтәмәсәгез һәм мин бүген сезгә барырга кушкан юлдан тайпылсагыз, элек үзегез белмәгән илаһларга иярсәгез, ләгънәт алырсыз.

29Раббы Аллагыз сезне билисе җирләрегезгә китереп җиткергәч, Гәризим тавында Раббының фатихасын, ә Эвал тавында ләгънәтен игълан итәргә тиешсез. 30Бу таулар, белгәнегезчә, Үрдүн елгасының аръягында, Араба тигезлегендә яшәүче кәнганиләр җирендә урнашкан. Көнбатышка бара торган юл буенда, Гилгәл каршында, Мөре имәнлегеннән ерак түгел алар. 31Раббы Аллагызның сезгә бирәсе җирен үзегезгә алыр өчен, Үрдүн елгасын кичеп чыккач һәм, аны алып, шунда яши башлагач, 32карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән барлык канун-кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

Copyright information for TatIBT15