‏ Deuteronomy 12

Раббыга табыну урыны турында

1Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә бирәсе биләмә җирендә сез гомер буе төгәл үтәргә тиешле канун-кагыйдәләр менә шушылар.

2Сез яулап алган халыкларның биек тауларда, калкулыкларда, киң учарлы агачлар астында үз илаһларына табына торган барлык урыннарын тәмам юк итегез. 3Мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватып ташлагыз, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны яндырыгыз, илаһларының сыннарын кисегез, ул урында исемнәрен дә калдырмагыз.

4Сез Раббы Аллагызга алар үз илаһларына табынган кебек табынырга тиеш түгел; 5Раббы Аллагыз барлык ыруг җирләре арасыннан Үз исеме өчен сайлаган урынга табынырга барыгыз, 6үзегезнең тулаем яндыру һәм башка корбаннарыгызны, жирегездән алган уңышның уннан бер өлешен, махсус сайланган бүләкләрегезне, нәзер ителгән һәм ихтыяри бүләкләрегезне, беренче булып туган эре һәм вак терлегегезне шунда китерегез. 7Шушы урында, Раббы Аллагызның фатихасы белән эшләп тапканнарыгыз өчен сөенеп, Раббы Аллагыз каршында гаиләләрегез белән ашагыз һәм күңел ачыгыз.

8Бүгенге көндә без кылганны кабатламагыз – биредә һәркем үзе дөрес дип тапканча эш итә. 9Әлегә сез Раббы Аллагыз бирәсе тыныч урынга, аласы биләмәгезгә җитмәдегез. 10Ә инде Үрдүн елгасын кичеп, Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җиргә урнашкач, һәм Ул сезне әйләнә-тирәгездәге барлык дошманнарыгыздан коткарып тынычландыргач, сез иминлектә яши башларсыз. 11Шул вакытта Раббы Аллагыз Үз исеме өчен нинди урынны сайласа, мин кушкан һәммә нәрсәне: тулаем яндыру һәм башка корбаннарыгызны, жирегездән алган уңышның уннан бер өлешен, махсус сайланган бүләкләрегезне, Раббыга нәзер итеп аерып куелган барлык бүләкләрне шунда китерегез. 12Сез үзегез, угыл-кызларыгыз, ир һәм хатын-кыз колларыгыз, үз җирләре, биләмәләре булмаган һәм шәһәрләрегездә яшәгән левиләр белән бергә Раббы Аллагыз каршында куанырсыз.

13Күргән бер урында тулаем яндыру корбаннары китерүдән сакланыгыз; 14ыругларыгыз арасыннан Раббы Аллагыз сайлап алган урында гына тулаем яндыру корбаннары китерегез һәм мин кушканнарның барысын шунда эшләгез. 15Ә инде җаныгыз теләгән вакытта, Раббы Аллагыз, фатиха кылып, сезгә биргән терлекне торак урыннарыгызда үзегез теләгән кадәр суеп ашый аласыз; пакь булганнар да, пакь булмаганнар да бу итне тау кәҗәсе итен яки болан итен ашаган кебек ашый алалар. 16Әмма сез кан ашарга тиеш түгел – аны, су кебек, җиргә түгегез.

17Ашлыгыгызның, шәрабыгызның, зәйтүн маегызның уннан бер өлешен, беренче булып туган эре һәм вак терлекне, нәзер итеп әйткән әйберләрне, махсус сайланган бүләкләрне, ихтыяри бүләкләрне яшәгән урыннарыгызда ашарга ярамый; 18сез аларны Раббы Аллагыз сайлаган урында, Раббы Аллагыз алдында угыл-кызларыгыз, ир вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә шәһәрләрегездә яшәүче левиләр белән ашарга тиешсез. Раббы Аллагыз каршында шулай иткәндә, эшләп тапканнарыгыз өчен куанырсыз. 19Карагыз аны, илегездә сезнең белән бергә яшәүче левиләрне гомер буе кайгыртыгыз.

20Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәненчә, җирегезнең чикләрен киңәйткәч, ит ашыйсыгыз килеп: «Минем ит ашыйсым килә», – дип әйтсәгез, сез аны җаныгыз теләгәнчә ашый аласыз; 21әгәр Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урын сездән ерак икән, ул вакытта сез Раббы биргән эре яки вак терлекне мин кушканча чала һәм үзегез яшәгән җирдә теләгән чакта ашый аласыз. 22Аларны сез тау кәҗәсе, болан ите ашаган кебек ашагыз; аны пакь булганнар да, пакь булмаганнар да ашый ала. 23Тик кан ашаудан сакланыгыз, чөнки кан ул – тереклек; тереклекне ит белән бергә ашамагыз. 24Кан ашамагыз, аны, су кебек, җиргә түгегез. 25Кан ашамасагыз, сез үзегез дә, балаларыгыз да игелек күрерсез, чөнки сез Раббы каршында дөрес гамәл кылган булырсыз.

26Ә Раббыга багышланган бүләкләрегезне һәм нәзер итеп әйткән бүләкләрегезне Раббы сайлаган урынга алып килергә тиешсез. 27Тулаем яндыру корбаннарыгызны, ите һәм каны белән бергә, Раббы Аллагызның мәзбәхендә корбан итегез, башка корбаннарыгызның канын Раббы Аллагызның мәзбәхенә агызыгыз, ә итен ашагыз.

28Мин әйткән барлык сүзләргә колак салыгыз һәм аларны үтәгез, шулай эшләсәгез, сезгә һәм сездән соң килгән балаларыгызга гомер буе яхшы булыр, чөнки сез Раббы Аллагыз каршында игелекле һәм дөрес гамәлләр кыласыз.

29Раббы Аллагыз сез билисе җирдәге халыкларны күз алдыгыздан юк иткәч, сез алар җиренә кереп урнашырсыз. 30Шунда сак булыгыз, тозакка эләгә күрмәгез, алар юк ителгәч: «Бу халыклар үз илаһларына ничек табынган булсалар, без дә шулай эшләрбез», – дип, аларның илаһлары белән кызыксынмагыз. 31Сез Раббы Аллагызга алар үз илаһларына гыйбадәт кылган кебек гыйбадәт кылмагыз. Ул халыклар үз илаһлары өчен башкарган эшләрнең һәммәсе Раббыга җирәнгеч, һәм Ул аларның бу эшләренә нәфрәт белән карый; ул халыклар, үз илаһларына багышлап, хәтта угыл-кызларын яндыралар.

32Сезгә әйтеп куям: мин кушканнарның һәммәсен дә төгәл үтәгез; минем кушканнарга үзегездән берни өстәмәгез дә, киметмәгез дә.

Copyright information for TatIBT15