Deuteronomy 13
Башка илаһларга табынудан кисәтү
1Әгәр сезнең арада пәйгамбәр яки төш юраучы булып, сезгә галәмәт яки могҗиза буласын юраса, 2һәм ул әйткән галәмәт яки могҗиза тормышка аша калса, шуннан соң әлеге пәйгамбәр моңарчы сез белмәгән башка илаһларга иярергә, аларга табынырга әйтсә, 3бу пәйгамбәрне яки төш юраучыны тыңламагыз – Раббы Аллагызны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән яратасызмы, юкмы икәнне белер өчен, шулай сыный Ул. 4Раббы Аллагызга гына иярегез һәм, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез; Аның әмерләрен үтәгез, сүзләренә колак салыгыз, Аңа гына табыныгыз һәм сыеныгыз. 5Ә теге пәйгамбәр яки төш юраучы исә үтерелергә тиеш, чөнки ул сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыгып коткарган Раббы Аллагызга каршы котыртты, сезне Раббы Аллагыз барырга кушкан юлдан читләштерергә тырышты; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез. 6– 7Әгәр синең бертуганың, углың яки кызың, яраткан хатының яки җаның кебек күргән дустың, син дә, ата-бабаларың да белмәгән башка илаһлар белән яшертен рәвештә кызыктырып, әйләнә-тирәңдә яки еракта, җирнең бер читеннән икенче читенә кадәр урнашкан халыкларның илаһларына табынырга чакырса, 8аны тыңлама, сүзенә колак салма, аны кызганма, жәлләп яклама – 9аны үтерергә иң беренче булып синең кулың, аннары калган барлык кешеләрнең кулы күтәрелергә тиеш. 10Андый кешене таш атып үтерегез, чөнки сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыздан читләштермәкче була ул. 11Бу турыда бөтен Исраил ишетер һәм куркуга калыр, арагызда мондый явызлыкны бүтән эшләмәсләр. 12– 13Әгәр Раббы Аллагыз сезгә яшәү өчен бирәсе шәһәрләрегезнең берәрсендә арагыздагы намуссыз кешеләрнең моңарчы сез белмәгән башка илаһлар артыннан иярергә һәм аларга табынырга өндәгәнен ишетсәгез, 14башта моны тикшерегез һәм җентекләп сорашыгыз; әгәр шундый бозыклыкның сезнең арада булганлыгы төгәл ачыкланса, 15бу шәһәрнең халкын кылыч белән тураклагыз, шәһәрне, андагы бөтен нәрсәне һәм мал-туарны кылыч белән тәмам юк итегез. 16Шәһәр мәйданы уртасына бар байлыкны җыеп китерегез һәм Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаны итеп шәһәрне, бөтен байлыкны утта яндырыгыз. Ул мәңгелек хәрабәлектә булырга тиеш, бервакытта да яңадан күтәрелергә тиеш түгел. 17Юк ителергә тиешле нәрсәләрдән бернәрсәне дә үзегезгә алмагыз. Шулай эшләсәгез, Раббы Үзенең ярсуын басар, сезгә шәфкать күрсәтер һәм, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, халкыгызны ишле итәр, 18әгәр Раббы Аллагыз каршында дөрес гамәлләр кылып, Аның бүген мин сезгә ирештергән барлык әмерләрен үтәп, Раббы Аллагызның сүзенә колак салсагыз, бөтенесе дә шулай булачак.
Copyright information for
TatIBT15