Deuteronomy 17
1Раббы Аллагызга кимчелекле, зәгыйфь үгез яки сарыкны корбанга китермәгез, чөнки ул – Раббы Аллагызга җирәнгеч.Чит илаһларга табынучының үлем җәзасына дучар ителүе
2Әгәр Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен биргән урында берәр ир яки хатын-кыз, Раббы Аллагызның Килешүен бозып, Аңа каршы яман эш кылса, 3минем тыюыма карамастан, башка илаһларга сәҗдә кылса йә кояшка, айга, күктәге йолдызларга табына башласа, 4сезгә шул турыда хәбәр килеп ирешкәч, аны башта җентекләп тикшерегез. Әгәр чыннан да бу җирәнгеч эшнең Исраилдә булганлыгы исбатланса, 5ул явызлыкны эшләгән ир яки хатынны шәһәр капкасы янына чыгарыгыз һәм таш атып үтерегез. 6Кеше үлемгә хөкем ителсен өчен, кимендә ике яки өч шаһитның сүзе кирәк; кеше бары тик бер шаһитның сүзе буенча үлемгә хөкем ителергә тиеш түгел. 7Шаһитлар ул кешегә беренче булып таш атарга тиеш, шуннан соң бар халык аларга иярсен; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.Хөкем итү урыны
8Әгәр яшәгән җирегездә сез хөкем итә алмаслык катлаулы хөкем эшләре була калса, – мәсәлән, кеше үтерү белән, зыян килү яки башка төрле хөкем итү белән бәйле эшләр, – ул вакытта Раббы Аллагыз сайлаган урынга барыгыз. 9Леви руханилар, шул вакытта хезмәттә булган хөкемче алдына барып сорагыз – алар үзләренең карарын чыгарырлар. 10Раббы сайлаган урында алар нинди карар игълан итсәләр, шуңа карап эш итегез һәм алар кушканның бөтенесен төгәл үтәгез. 11Алар сезгә өйрәткән Канун, сезгә әйткән карар буенча эшләгез; сезгә кушканнардан уңга да, сулга да борылмагыз. 12Ә кем дә булса Раббы Аллагыз каршында хезмәт итүче руханига яки хөкемчегә буйсынмаса, ул кеше үтерелергә тиеш, Исраил арасыннан явызлыкны шулай юк итегез. 13Бөтен халык ишетер дә куркыр, башка тәвәккәл итмәс.Патшалар турында киңәшләр
14Раббы Аллагыз бирәсе җиргә килеп, аны үзегезгә алгач, шунда урнашырсыз һәм: «Әйләнә-тирәбездәге халыклар кебек, үзебезнең өстән патша куйыйк», – диярсез, 15шул чагында Раббы Аллагыз сайлаган патшаны куегыз. Ул исраили кардәшегез булырга тиеш, читтән килгәнне, кардәш булмаганны патша итмәгез. 16Патша үз атларының санын арттырмасын һәм атлар алып кайтырга кешеләрне Мисырга җибәрмәсен, чөнки Раббы сезгә: «Бу юлдан бүтән кире кайтмагыз», – дигән иде. 17Раббыдан күңеле тайпылмасын өчен хатыннарны күп алмасын һәм алтын-көмешне чамасыз җыймасын; 18патша тәхетенә утыргач, Леви населеннән булган руханиларда саклана торган кулъязма төргәгеннән үзенә шушы Канунның күчермәсен алсын. 19Бу Канунның барлык сүзләрен һәм кагыйдәләрен үтәсен, Раббы Алласыннан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен өчен, әлеге күчермә аңарда булсын, һәм ул аны гомере буе укысын. 20Шулай эшләсә, исраили кардәшләреннән ул үзен өстен куймас, әмерләрдән уңга да, сулга да борылмас, шуңа күрә үзенең дә, угылларының да Исраилдә патшалык итү вакыты озак булыр.
Copyright information for
TatIBT15