Deuteronomy 19
Сыену шәһәрләре
1Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирнең халыкларын юк итеп, җирен үзегезгә алгач, шәһәрләренә һәм йортларына кереп урнашкач, 2– 3Раббы Аллагыз сезгә биләмәгә бирәсе җирне өч өлешкә бүлегез, һәр өлешендә берәр шәһәр сайлап алыгыз. Шул шәһәрләргә илтә торган юллар ясагыз, бу шәһәрләр кеше үтергән һәр кешегә сыену урыны булыр. 4Һәм менә нинди үтерүче, анда качып, үзенең тормышын саклап кала ала: күңелендә электән дошманлык булмыйча, икенче берәүне ялгышлык белән үтергән кеше. 5Мәсәлән, ике кеше урманга агач кисәргә барып, аларның берсе агач чабарга кулын күтәргәндә, балтаның тимере, ычкынып китеп, икенче кешегә килеп тисә һәм аны үтерсә, үтерүче кеше, исән калыр өчен, шул шәһәрләрнең берәрсенә кача ала. 6Сыену шәһәре бик ерак булса, үлгән кеше өчен кан үче алырга тиешле туганы, ярсуы кайнаган хәлдә куып җитеп, үтерүченең җанын кыярга мөмкин; ә бит үлемгә дучар ителергә тиеш түгел ул, чөнки үлгән кешегә аның электән дошманлыгы булмаган. 7Шуңа күрә мин сезгә өч шәһәрне сайлап алырга кушам. 8– 9Әгәр мин бүген сезгә үтәргә кушкан барлык шушы әмерләрне төгәл итеп башкарсагыз: Раббы Аллагызны яратсагыз, Аның юлыннан гына йөрсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, җирегезнең чикләрен киңәйтер һәм аларга вәгъдә иткән бөтен җирне сезгә бирер. Ул чакта бу өч шәһәргә тагын өч сыену шәһәре өстәлер. 10Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирегездә гаепсезнең каны түгелмәсен, һәм түгелгән кан өчен сезнең өстә гаеп булмасын. 11Әмма кем дә булса, икенче берәү белән дошманлашып, аны сагалап торып үтерсә һәм теге шәһәрләрнең берәрсенә качса, 12ул чакта үз шәһәренең өлкәннәре, артыннан кешеләр җибәреп, аны кан үче алырга тиешле кеше кулына тапшырсыннар. 13Аны кызганмагыз; Исраилне гаепсез кешенең канын түгүдән коткарыгыз, һәм сезгә яхшы булыр.Шаһитлар
14Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдә яши башлагач, ата-бабаларыгыз куйган, күршегез белән чиктәш ызан ташын урыныннан күчермәгез. 15Нинди дә булса җинаять яки гөнаһ кылган кешенең гаебен исбатларга бер генә шаһит җитми, һәр эш ике яисә өч шаһит белән расланырга тиеш. 16Әгәр дә берәрсе, кемне дә булса җинаять кылуда нахак гаепләп, ялган шаһитлык итсә, 17ул чагында үз араларында барган дәгъва белән гаепләүче дә, гаепләнүче дә Раббы каршына, руханиларга һәм шул көннәрдә хөкемчеләр вазифасын алып баручыларга килсеннәр. 18Хөкемчеләр эшне яхшылап тикшерсеннәр: әгәр шаһитның икенче кешегә каршы ялган шаһитлык иткәне беленсә, 19шул чакта икенче кешегә ул нәрсә эшләргә теләгән булса, аның үзенә шуны эшләгез, үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез. 20Бу турыда башкалар да ишетеп куркуга калырлар, арагызда мондый явызлыкны бүтән эшләмәсләр. 21Кызгану күрсәтмәгез: җанга – җан, күзгә – күз, тешкә – теш, кулга – кул, аякка – аяк.
Copyright information for
TatIBT15