‏ Deuteronomy 20

Сугыш белән бәйле кагыйдәләр

1Дошманнарыгызга каршы сугышка чыккач, сез атларны, арбаларны һәм сан ягыннан сездән күпкә артык сугышчыларны күрерсез, ләкин курыкмагыз, чөнки сезне Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Аллагыз сезнең яныгыздадыр. 2Сугыш башланганчы, иң элек гаскәр алдына сүз әйтергә рухани чыксын 3һәм: «И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез дошманга каршы сугышка барасыз: батыр булыгыз, курыкмагыз, борчылмагыз һәм алар алдында коелып төшмәгез. 4Сезгә җиңү китерергә, дошманыгызга каршы сугышырга сезнең белән бергә Раббы Аллагыз бара», – дип әйтсен. 5Җитәкчеләр гаскәргә: «Кемдер, яңа йорт төзеп, анда яшәргә өлгермәгән булса, йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, йортына башка кеше кереп урнашыр. 6Кемдер, йөзем бакчасы утыртып, аннан файдаланмаган булса, ул кеше үзенең йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, аннан башка кеше файдаланыр. 7Кемдер, кыз белән ярәшеп тә, әле аңа өйләнмәгән булса, йортына кайтсын, чөнки сугышта үлә калса, аның кәләшенә башка кеше өйләнер», – дип әйтсеннәр. 8Җитәкчеләр гаскәргә тагын шуны әйтсеннәр: «Әгәр кемдер курка һәм аның кыюлыгы җитми икән, иптәшләренең йөрәген дә үз йөрәге кебек кыюсыз итмәсен өчен, өенә кайтып китсен». 9Җитәкчеләр боларның барысын да гаскәргә җиткергәннән соң, сугышчылар өстеннән гаскәрбашлары куелсын.

10Сез шәһәрне яуларга килгәч, башта аңа солых төзергә тәкъдим итегез. 11Әгәр шәһәр, сезнең тәкъдимне кабул итеп, капкаларын ачса, бу шәһәрдәге бар халык сезгә хезмәт итәргә мәҗбүр булыр. 12Әгәр инде ул сезнең белән солых төзергә риза булмыйча сугыша башласа, ул вакытта шәһәрне камап алыгыз. 13Раббы Аллагыз аны сезнең кулга тапшыргач, андагы барлык ирләрне кылычтан уздырыгыз. 14Хатын-кызларны, балаларны һәм терлекне, шәһәрдәге бөтен нәрсәне исә үзегезгә алыгыз һәм Раббы Аллагыз сезгә биргән, дошманыгыздан яулап алган шушы малдан файдаланыгыз.

15Шактый еракта урнашкан, әйләнә-тирәгездәге халыкларныкы булмаган шәһәрләр белән шулай эш итегез. 16Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдәге халыкларның шәһәрләрендә исә бер җан иясен дә исән калдырмагыз. 17Раббы Аллагыз сезгә кушканча, бу халыкларны – хиттиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне, явүсиләрне – тәмам юк итегез. 18Юкса алар сезне үз илаһларына табынганда кылган җирәнгеч гадәтләренә өйрәтерләр, һәм сез, шулай итеп, Раббы Аллагыз каршында гөнаһлы булырсыз.

19Әгәр ниндидер шәһәрне, яулап алмакчы булып, озак вакыт камалышта тотасыз икән, әйләнә-тирәдәге агачларга балта тидермәгез – сез аларның җимешен ашый аласыз. Кырдагы агач – камалышта калган кеше түгел бит. 20Бары җимеш бирми торган агачларны гына кисәргә мөмкин. Шәһәр җиңелгәнче, сез алардан һөҗүм вакытында ярдәм итүче корылмалар ясый аласыз.

Copyright information for TatIBT15