‏ Deuteronomy 21

Үтерүчесе билгесез булган үлем

1Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирләрдә кырда үле кешенең гәүдәсе табылса, һәм аны кем үтергәне билгесез булса, 2ул чакта өлкәннәрегез һәм хөкемчеләрегез шәһәрдән чыксыннар да, мәет яткан урын белән әйләнә-тирәдәге шәһәрләр арасын үлчәп, 3мәетнең кайсы шәһәргә якынрак булуын ачыкласыннар. Шул шәһәрнең өлкәннәре, җигелмәгән һәм камыт кимәгән тана сайлап алып, 4шул тананы сөрелмәгән, чәчелмәгән һәм һәрвакыт су агып торган үзәнлеккә алып килсеннәр, анда тананың муенын сугып сындырсыннар. 5Леви руханилар да шунда килсеннәр, чөнки Раббы Аллагыз Үзенә хезмәт итәргә һәм Аның исеменнән халыкка фатихасын бирергә аларны сайлады – барлык бәхәс һәм һөҗүмнәр турындагы эшләр алар сүзе белән хәл ителергә тиеш. 6Мәеткә иң якын булган шәһәрнең өлкәннәре үзәнлектә муены сугып сындырылган тана башы өстендә кулларын юсыннар. 7«Бу кешенең канын безнең кулларыбыз түкмәде, әлеге хәлнең ничек булганын күзләребез күрмәде, – дип белдерсеннәр. – 8Йа Раббы, Үзең коткарган, Үз халкың Исраилне акла, гаепсез кешенең каны өчен җавапка тартма». Шуннан исраилиләр кеше каны түгүдә гаепле дип саналмаслар. 9Шулай эшләсәгез, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәл кылсагыз, гаепсез кешенең канын түгүдә гаепләнмәссез.

Никахка һәм гаиләгә кагылышлы кануннар

10Дошманнарыгызга каршы сугышка чыккач, Раббы Аллагыз аларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез әсирләр алырсыз. 11Әгәр берәрегезнең әсирләр арасындагы чибәр хатын-кызга күзе төшеп, аны яратса һәм хатынлыкка алырга теләсә, 12аны үзенең йортына алып кайтсын; ул хатын-кыз башындагы чәчен һәм тырнакларын киссен, 13элеккеге киемнәрен салып ташласын һәм, ире йортында яши башлап, бер ай буена ата-анасын уйлап еласын. Шуннан соң ир кеше аның белән якынлык кыла ала, һәм ул аның хатыны булыр. 14Әгәр инде ир соңыннан аны ошатмый башласа, хатын үзе теләгән җиргә китә ала, әмма ире аны сатарга да, кол итәргә дә тиеш түгел, чөнки аны хатыны булырга ул үзе мәҗбүр итте.

15Әгәр берәр кешенең ике хатыны булып, берсен яратса, ә икенчесен яратмаса, һәм бу хатыннарның икесе дә аңардан угыллар тапса, ә беренче углы яратмаган хатыныннан туса, 16әлеге кеше, үзенең угылларына малын бүлгәндә, яратмаган хатыныннан туган беренчел углының өлкәнлек өстенлеген яраткан хатыныннан туган углына бирә алмый. 17Яратмаган хатынының углын ул беренчел итеп танырга һәм үзенең бар мөлкәтеннән икеләтә өлешне аңа бирергә тиеш, чөнки бу бала – аның ирлек куәтенең тәүге җимеше, һәм беренче булып туу хокукы шул балада.

18Әгәр берәр кешенең углы холыксыз һәм кире булса, ни атасының, ни анасының сүзен тыңламый, тыюларына колак салмый торган булса, 19ул чакта атасы белән анасы аны үзләре яшәгән шәһәр өлкәннәренә, шәһәр капкасы янына алып килсеннәр 20һәм өлкәннәргә әйтсеннәр: «Безнең бу углыбыз кире һәм холыксыз, сүзебезгә колак салмый, эчеп, кәеф-сафа корып ята». 21Шул чагында шәһәрнең барлык ирләре аны таш атып үтерсеннәр; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез, һәм барлык исраилиләр бу турыда ишетеп куркырлар.

Башка кануннар

22Әгәр берәр кешенең үлем җәзасы бирерлек җинаяте булса, һәм аны, үтереп, агачка асып куйсалар, 23Раббы Аллагыз биләмә итеп бирәсе үз җирегезне нәҗесләмәс өчен, мәетне төнгә агачта калдырмагыз, шул көнне үк күмегез; чөнки агачка асып куелган һәр кеше – Аллаһы каршында каргалган кеше.

Copyright information for TatIBT15