‏ Deuteronomy 22

1Кардәшеңнең адашып йөргән үгезен яки сарыгын күрсәң, аларны калдырып китмә, хуҗасына кайтарып бир. 2Әгәр инде хуҗасы синнән ерак яшәсә, яки син аны белмәсәң, ул вакытта хайванны йортыңа алып кайт һәм үзеңдә тот. Хуҗасы эзләп килгәч, хайванны аңа кайтар. 3Кардәшең югалтып, син тапкан ишәк белән дә, кием-салым һәм башка әйберләр белән дә нәкъ шулай эшлә; аңа ярдәм итүдән баш тартма. 4Кардәшеңнең юлда егылган ишәген яки үгезен күрсәң, аны калдырып китмә, торгызырга ярдәм ит.

5Хатын-кыз – ирләр кебек, ә ирләр хатын-кыз кебек киенмәсеннәр, шулай эшләүче һәркем Раббы Аллагызга җирәнгеч.

6Юлың өстендә агачта яки җирдә кош оясын очратып, анда анасы белән кош балаларын йә йомырка өстендә утырган кошны күрсәң, анасын балалары белән бергә алма. 7Кошчыкларын үзеңә алсаң да, әнкәләрен иреккә җибәр; шулай эшләсәң, сиңа яхшы булыр, һәм син озак яшәрсең.

8Яңа йорт төзегәндә, түбә кырыена саклагыч такта куй: берәрсе шуннан егылып төшеп үлсә, гаебең булмас.

9Үзеңнең йөзем бакчаңа тагын берәр төрле орлык чәчмә, югыйсә чәчкән орлыгың уңышыннан да, йөзем уңышыннан да файдалану хокукын югалтырсың. 10Үгез белән ишәкне бер камытка җигеп сөрмә. 11Йон белән җитен бергә кушып тукылган кием кимә.

12Төренә торган япанчаңның дүрт почмагына чуклар тегеп куй.

Никах турындагы канун

13Әгәр берәүнең, өйләнеп, хатыны белән якынлык кылганнан соң, аңардан күңеле кайтса, 14һәм хатынын нахакка гаепләп ул: «Мин, өйләнеп, аның белән якынлык кылдым, ә ул кыз түгел иде», – дип, начар хәбәр таратса, 15ул вакытта кызның әти-әнисе, шәһәр капкасына килеп, шәһәр өлкәннәренә кызның саф булуын исбатлаучы әйбер китерсеннәр. 16Кызның әтисе өлкәннәргә: «Мин кызымны бу кешегә хатынлыкка бирдем, ә хәзер аның кызымнан күңеле кайтты. 17Аны нахакка гаепләп: „Аның кыз булмавын белдем“, – ди ул, тик менә кызның сафлыгын исбатлаучы әйбер», – дип, әти-әнисе шәһәр өлкәннәренә җәймәне күрсәтсен. 18Шунда ул шәһәрнең өлкәннәре бу кешегә җәза бирсеннәр 19һәм, Исраил кызы турында начар хәбәр тараткан өчен, кызның атасына йөз данә көмеш түләтсеннәр. Кыз исә аның хатыны булып кала, һәм бу кеше гомере буе аны аерып җибәрә алмый. 20Әгәр инде ирнең сүзе дөрескә чыгып, хатынның сафлыгын исбатлаучы әйбер булмаса, 21ул вакытта әлеге хатынны атасы йортының ишегенә китерсеннәр, һәм шәһәр ирләре аны таш атып үтерсеннәр, чөнки, атасы йортында фәхешлек итеп, Исраилдә оят эш эшләгән ул. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

22Әгәр берәр ирнең башка ир хатыны белән йоклавы ачыкланса, ул вакытта икесе дә – хатын белән якынлык кылган ир дә, хатын да үтерелсен. Исраилдән явызлыкны шулай юк итегез.

23Әгәр берәр ир, башка кешегә ярәшелгән кызны шәһәрдә очратып, аның белән ятып якынлык кылса, 24ул вакытта аларның икесен дә шул шәһәрнең капкасы янына китерегез һәм таш атып үтерегез: кызны, шәһәрдә булып та, ярдәмгә кеше чакырмаган, ә ирне – икенче кешегә ярәшелгән кызны хур иткәне өчен. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

25Әгәр берәр ир икенче кешегә ярәшелгән кызны кырда очратса һәм, тотып алып, аны көчләсә, ул вакытта көчләгән ир генә үтерелергә тиеш. 26Ә кызга берни дә эшләмәгез – кызда үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ юк: кем дә булса икенче берәүгә ташланып үтергән кебектер бу эш. 27Чөнки ир аны кырда очраткан: кыз, бәлки, кычкыргандыр да, әмма ярдәмгә килергә һичкем булмаган.

28Әгәр берәр ир ярәшелмәгән кызны очратса, аны тотып алып көчләсә, һәм моны башкалар күрсәләр, 29көчләгән ир әлеге кызның атасына илле данә көмеш бирсен һәм кызга өйләнсен. Кызны хур иткәнгә күрә, ир аны гомере буена аерып җибәрә алмый.

30Берәү дә, атасының хатынына өйләнеп, атасының ятагын хур итәргә тиеш түгел.

Copyright information for TatIBT15