Deuteronomy 26
Уңышның беренче җимешләрен һәм уннан бер өлешен китерү турында
1Раббы Аллагыз биләмә итеп бирәсе җиргә килеп урнашкач, 2Раббы Аллагыз биргән җирдән алган уңышыгызның беренче җимешләрен тырысыгызга салыгыз да Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урынга барыгыз. 3Шул көннәрдә хезмәт башкарган руханига килеп: «Раббы, ант эчеп, бу җирне безгә бирергә ата-бабаларыбызга вәгъдә иткән. Бүген мин Раббы Аллаңа шул җиргә кергәнемне белдерәм», – дип әйтегез. 4Рухани, кулыгыздан тырысны алып, Раббы Аллагызның мәзбәхе алдына куяр. 5Сез исә Раббы Аллагыз каршында әйтегез: «Ерак бабам илгизәр бер арами булган. Ул берничә кеше белән Мисырга барып урнашкан, һәм тора-бара аңардан бөек, көчле, күп санлы халык барлыкка килгән. 6Мисырлылар исә безгә карата мәрхәмәтсез булдылар – кыерсыттылар, авыр эшкә җиктеләр. 7Шуннан без Раббыга, ата-бабаларыбызның Алласына ялвардык, һәм Раббы безнең аһ-зарыбызны ишетте, авыр хәлебезне, газапларыбызны һәм изелүебезне күрде. 8Раббы безне көчле-кодрәтле кулы белән, дәһшәтле вә гаҗәеп гамәлләр, могҗиза-галәмәтләр күрсәтеп, Мисырдан алып чыкты, 9бирегә китереп җиткерде, сөт вә бал агып торган шушы җирне бирде. 10Инде менә хәзер мин Сиңа, Раббы, әлеге җирнең уңышыннан беренче җимешләрне китердем». Шуннан, Раббы Аллагыз каршына тырысыгызны куеп, сәҗдә кылыгыз. 11Раббы Аллагыз сезгә һәм йортыгызга биргән муллыкка сез левиләр һәм сезнең арада яшәүче килмешәкләр белән бергә куаныгыз. 12Өченче елда, уңышның уннан бер өлешен бирү елында, туйганчы ашасыннар дип җыйган уңышыгызның уннан бер өлешен шәһәрегездә яшәүче левиләргә, килмешәкләргә, ятимнәргә, тол хатыннарга бирегез 13һәм Раббы Аллагыз каршында әйтегез: «Синең әмерләреңне мин бозмадым, аларның берсен дә онытмадым, Үзең кушканча, йортымнан Сиңа багышланган уңышымның уннан бер өлешен левиләргә, килмешәкләргә, ятимнәргә һәм тол хатыннарга бирдем. 14Бу ризыктан мин кайгылы чагымда авыз итмәдем, пакьләнмичә аны өйдән алып чыкмадым, үлеләргә дә бирмәдем ▼▼ …үлеләргә дә бирмәдем. – Мәҗүсиләрнең йоласы турыда сүз бара булса кирәк.
. Йа Раббы Аллам, сүзеңә колак салдым, Син кушканнарның бөтенесен дә үтәдем. 15Күктән, Үзеңнең изге торагыңнан кара да Үз халкың Исраилгә һәм, ата-бабаларыбызга вәгъдә иткәнчә, безгә биргән, сөт вә бал агып торган шушы җиргә фатихаңны күндер». Бүген Раббы сезне Үзенең халкы дип игълан итте
16Раббы Аллагыз бүген сезгә бу канун-кагыйдәләрне үтәргә куша: карагыз аны, аларны бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән үтәгез. 17Бүген сез: «Раббы – безнең Аллабыз, Аның юлыннан йөрербез, Аның кагыйдәләрен, әмерләрен вә кануннарын үтәп, Аның сүзеннән чыкмабыз», – дип белдердегез. 18Бүген Раббы, вәгъдә иткәненчә, сезне Үзенең халкы дип игълан итте, һәм сез Аның бөтен әмерләрен үтәргә тиеш. 19Аңа дан, хөрмәт вә шөһрәт китерсен өчен, сезне Ул Үзе бар кылган башка халыклардан өстен куяр, һәм, вәгъдә иткәненчә, сез Раббы Аллагызның изге халкы булырсыз.
Copyright information for
TatIBT15