Deuteronomy 31
Ешуа – Мусаның дәвамчысы
1Бөтен Исраил халкына шушы сүзләрне җиткергәннән соң, Муса 2болай дип дәвам итте: – Миңа хәзер йөз егерме яшь. Мин инде сезне үз артымнан ияртеп алып бара алмам. Раббы миңа: «Син Үрдүн елгасын кичмәссең» – дигән иде. 3Раббы Аллагыз Үзе, алдыгыздан барып, андагы халыкларны юк итәр, һәм сез аларның җирен алырсыз. Раббы әйткәнчә, елга аша анда сезне Ешуа алып чыгар. 4Раббы амориләрнең патшаларын – Сихонны һәм Огны – җирләре белән бергә ничек юкка чыгарган булса, бу халыкларга да шуны эшләр. 5Раббы аларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларга мин кушканны эшләргә тиеш булырсыз. 6Нык һәм кыю булыгыз, алардан курыкмагыз, котыгыз алынып каушап калмагыз, чөнки Раббы Аллагыз Үзе сезнең белән бара – Ул сезне ялгыз калдырмас, ташлап китмәс. 7Муса Ешуаны чакырып алды һәм бөтен Исраил халкы алдында аңа әйтте: – Нык һәм кыю бул, чөнки бу халыкны Раббы аларның ата-бабаларына: «Балаларыгызга бирәм», – дип ант иткән җиргә син алып барырсың, бу җирне аларга биләмә итеп бүлеп бирерсең. 8Раббы Үзе синең алдан барыр, янәшәңдә булыр; Ул сине ташлап калдырмас. Курыкма һәм борчылма!Раббы канунының кайчан укылырга тиешлеге турында
9Шушы Канунны язганнан соң, Муса аны Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртүче левиләрдән булган руханиларга һәм Исраил өлкәннәренә бирде. 10Муса аларга болай диде: – Һәр җиденче елда, бурычларны кичерү елында, Чатырлар бәйрәмендә, 11Раббы Аллагыз сайлаган урынга, Раббы Аллагыз каршына барлык Исраил халкы җыелгач, бу Канунны бөтен Исраил алдында һәркем ишетерлек итеп кычкырып укыгыз. 12Бу Канунны тыңласын, Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен һәм Канунның барлык сүзләрен тырышып үтәсен өчен, бөтен халыкны – ирләрне, хатыннарны, балаларны, шулай ук арагызда яшәүче килмешәкләрне дә җыегыз. 13Сез Үрдүнне кичеп биләп алган җирдә яшәгәндә, шушы халыкның Канунны белмәгән балалары тыңларлар һәм, Раббы Аллагыздан бөтен гомерләре буе куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнерләр.Мусага бирелгән соңгы киңәшләр
14Раббы Мусага әйтте: – Үләр вакытың якынлаша. Ешуаны чакырып китер һәм аның белән бергә Очрашу чатырына кер. Мин аңа күрсәтмәләр бирермен. Муса да, Ешуа да Очрашу чатырына керделәр. 15Раббы болыт баганасы эчендә, Очрашу чатыры алдында пәйда булды. 16Раббы Мусага әйтте: – Син, үлеп, ата-бабаларың янына китүгә, бу халык, Миңа тугрылык сакламыйча, барасы җирендәге илаһларга табыныр, Мине ташлар һәм Мин алар белән төзегән килешүне бозар. 17Ул көнне Минем ярсуым кузгалыр, һәм Мин аларны ташлармын. Үзләреннән йөз чөергәч, алар юкка чыгарлар, башларына күп кенә бәла-казалар, кайгылар килер. Шунда алар: «Бу бәлаләр безгә яныбызда Аллабыз булмаганга килгәндер», – дип әйтерләр. 18Чит илаһларга ияргән өчен, шундый явызлык кылган өчен, ул көнне Мин алардан һичшиксез ваз кичәрмен. 19Шулай итеп, бу җырны язып ал да исраилиләрдән җырлат; бу җыр исраилиләргә каршы Минем шаһитым булып торсын өчен, алардан кабатлат. 20Мин, ант эчеп, ата-бабаларына вәгъдә иткән, сөт вә бал агып торган җиргә шушы халыкны китереп җиткергәч, алар туйганчы ашап симерерләр дә башка илаһларга борылырлар һәм аларга хезмәт итә башларлар, Минем белән төзегән килешүне бозып, Мине кире кагарлар. 21Ә коточкыч бәлаләр килгәч, аларның нәсел варислары бу җырны онытмаганга күрә, әлеге җыр аларга каршы шаһит булып торыр. Үзләренә бирергә ант иткән җиргә китергәнче үк, уйларының кайсы якка авуын Мин инде белеп торам. 22Муса шул көнне үк бу җырны, язып алып, исраилиләргә өйрәтте. 23Нун углы Ешуага Раббы мондый әмер бирде: – Нык һәм кыю бул, чөнки Мин: «Сезгә бирермен», – дип ант иткән җиргә исраилиләрне син алып барырсың. Мин синең янәшәңдә булырмын. 24Муса әлеге Канунның барлык сүзләрен ахырынача язып куйды да 25Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртүче левиләргә болай диде: 26– Бу Канун китабын Раббы Аллагызның Килешү сандыгына салыгыз, ул анда сезгә каршы шаһит булып торсын. 27Чөнки мин сезнең нинди тискәре һәм фетнәчел икәнегезне беләм. Әле мин сезнең арада чакта, менә хәзер дә сез Раббыга буйсынмыйсыз; ә мин үлгәч, нәрсә булыр?! 28Минем яныма ыругларыгызның барлык өлкәннәрен, җитәкчеләрен җыегыз. Мин бу сүзләрне алар ишетерлек итеп әйтермен һәм күк белән җирне шаһитлыкка чакырырмын. 29Чөнки беләм: үлемемнән соң сез, бозыклыкка бирелеп, мин күрсәткән юлдан читкә тайпылырсыз. Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылып, Аның ачуын чыгарган өчен, киләчәктә сезне бәла-казалар көтә.Мусаның җыры
30Җыелган бөтен Исраил халкы ишетерлек итеп, Муса бу җырны баштан алып ахырына кадәр әйтеп бирде:
Copyright information for
TatIBT15