Deuteronomy 33
Мусаның исраилиләргә соңгы фатихасы
1Үләр алдыннан, Аллаһы бәндәсе Муса, исраилиләргә фатихасын биреп, 2болай диде: «Раббы килде Синай тавыннан,Үз халкына кояш кебек чыкты Сәгыйрь тавыннан,
балкып торды Паран тавыннан.
Ул ун меңләгән изгеләр белән килде,
Аның уң ягында яшеннәр ялтырый иде ▼
▼ …Аның уң ягында яшеннәр ялтырый иде. – Әлеге катлаулы урынны тәрҗемә итүнең бер мөмкинлеге.
.3Ул Үз халкын чынлап ярата –
бар изгеләр Аның кулында.
Алар Аның аягына егылалар,
Аңардан нәсыйхәт алалар.
4Канун бирде безгә Муса,
мирас итеп Ягъкуб нәселенә.
5Башлыклары белән бергә Исраил ыруглары җыелгач,
Раббы Ешурунга патша булды».
6Рубин ыругы турында Муса болай диде: «Рубин яшәсен, үлмәсен,
гәрчә халкының саны аз булса да!»
7Ә Яһүдә ыругы турында боларны әйтте: «Йа Раббы, Яһүдә ыругының тавышын ишет,
аны башка ыруглар белән берләштер;
көч бир аңа,
дошманнарына каршы торырга ярдәм ит».
8Леви ыругы турында болай диде: «Туммим һәм урим – изге жирәбә –
Синең тугры хезмәтчең Левинеке.
Левине Син Массаһта сынадың,
аның белән Мериба сулары янында көрәштең.
9Атасы вә анасы хакында ул:
„Мин алар турында уйламыйм“, – диде;
туганнарын калдырып, балаларын онытып,
ул бары Синең сүзеңне саклады,
Синең Килешүеңә тугры калды.
10Ягъкуб нәселенә Синең карарларны,
Исраил халкына Кануныңны өйрәтә,
Синең алда хуш исле сумала-майлар көйрәтә,
мәзбәхеңдә тулаем яндыру корбаннары китерә.
11Йа Раббы, Леви токымын фатихала – аны көчле кыл,
эшләгән эшләрен кабул ит,
дошманнарын из –
аны күрәлмаучылар бүтән бервакыт баш күтәрмәсен».
12Беньямин ыругы турында болай диде: «Раббының сөеклесе тыныч яши,
Аллаһы Тәгалә һәрвакыт аның турында кайгырта,
Беньямин үз калкулыклары арасында тыныч яши».
13Йосыф ыругы турында болай диде: «Раббы аның җирен күк байлыгы булган чык
һәм җир асты сулары,
14кояшта өлгергән иң яхшы уңыш,
үз аенда пешкән җимеш,
15борынгы тауларның байлыгы,
мәңгелек калкулыкларның муллыгы,
16җир үстергән нигъмәтләрнең иң яхшысы белән фатихаласын;
янып торган куакта пәйда булган Зат ▼
▼ …янып торган куакта пәйда булган Зат… – Ягъни Аллаһы (карагыз: «Чыгыш», 3:1-6).
аны Үзенең рәхим-шәфкате белән фатихаласын.
Болар барысы туганнары арасында баш булган Йосыфка яусын.
17Йосыфның гайрәте – беренче булып туган үгезнеке кебек,
аның мөгезләре – кыргый үгезнеке кебек;
Эфраимнең меңнәрчә һәм Менашшеның ун меңнәрчә халкы –
аның мөгезләре.
Шулар белән халыкларны җир читенә кадәр сөзеп атар ул».
18Зәбулун ыругы турында болай диде: «Әй Зәбулун, юлга чыкканда куан!
Син, Исәсхәр, чатырыңда куанып утыр!
19Алар халыкларны тауга чакырырлар,
шунда алар тиешле корбаннарны китерерләр,
диңгез байлыкларыннан
һәм комда яшерелгән хәзинәләрдән файдаланырлар».
20Гәд ыругы турында болай диде: «Гәд җирен Арттыручыга – дан!
Гәд – башларны яки кулларны
өзгәләргә торган арыслан кебек:
21ул үзенә иң яхшы җир сайлады,
аңа җитәкчелек итү мөмкинлеге бирелде.
Халык башлыклары җыелгач,
Раббының гадел таләбен,
Исраилгә кагылышлы карарларын үтәде».
22Дан ыругы турында болай диде: «Дан – Башаннан сикереп чыккан арыслан баласы».
23Нәптали ыругы турында болай диде: «Нәптали Раббының рәхим-шәфкатенә,
Аның мул фатихасына тиенде;
биләмәсе көньякка һәм диңгезгәчә сузылган».
24Ашер ыругы турында болай диде: «Туганнары арасында иң фатихалысы Ашер булсын,
кардәшләре арасында сөекле булсын,
аягы зәйтүн маенда коенсын!
25Капка бикләрең синең, Ашер, тимердәндер, бакырдандыр;
көчең дә, гомерең кебек, бетмәс булсын».
26«Әй Ешурун, синең Аллаңа тиң юк!
Үзенең кодрәте белән Ул сиңа ярдәмгә,
болытларга атланып, күк буйлап чаба.
27Синең сыену урының – әзәли ▼
▼ Әзәл – башы булмаган үткән заман; мәңгелек. (Әзәли – «әзәл» сүзеннән ясалган сыйфат.)
Аллаһыдыр;мәңгелек Затның куллары сине күтәреп йөртә.
Ул күз алдыңнан дошманнарыңны куар
һәм сиңа аларны юк итәргә кушар.
28Исраил халкы тыныч яши,
күктән төшкән чык белән сугарылган,
мул икмәкле һәм шәраблы җирдә
Ягъкуб нәселе иминлектә көн күрә.
29Бәхетле син, Исраил!
Сиңа – Раббы коткарган халыкка тиңнәр юктыр.
Раббы – синең яклаучы калканың,
җиңү китерүче кылычың!
Дошманнарың, килеп, синнән шәфкать сорыйлар,
син аларны таптап узасың».
Copyright information for
TatIBT15