Deuteronomy 10
Кануннарның яңадан кабул ителүе һәм Леви ыругын сайлап алу
1Ул чагында Раббы миңа әйтте: «Беренчесе төсле үк итеп, үзеңә ике таш такта яса, шулай ук агачтан сандык эшлә дә Минем янга, тауга мен; 2Мин элеккеге, син ваткан таш такталарга язылган сүзләрне яңа такталарга язармын. Шуннан син аларны сандыкка салырсың». 3Мин сәрви агачыннан сандык һәм, элеккеге кебек итеп, ике таш такта ясадым һәм, шуларны тотып, тауга мендем. 4Барыгыз да бергә җыелган көнне тауда ут-ялкын эченнән сезгә әйткән шул ук ун канунны Раббы, таш такталарга элеккеге кебек язып, миңа бирде. 5Шуннан соң мин, кире борылып, таудан төштем, таш такталарны, Раббы кушканча, үзем ясаган сандыкка салдым. Алар әле дә шул сандыктадыр. 6(Исраилиләр Бәне-Ягакан коеларыннан Мусирәгә киттеләр; Һарун шунда вафат булды һәм җирләнде, ә рухани булып аның урынына углы Элгазар калды. 7Алар шуннан Гөдгөдәгә, Гөдгөдәдән сулы җиргә – Йотбатага киттеләр. 8Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртер, Аның каршында хезмәт итәр өчен, Аның исеменнән фатиха бирер өчен, Раббы әнә шул вакытта Үзенә Леви ыругын аерып алды. Бу хәзер дә шулай дәвам итә. 9Шуңа күрә левиләргә, туганнарыннан аермалы буларак, бернинди биләмә яки өлеш бирелмәде: Раббы Аллагыз әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер.) 10Әүвәлге сыман, тауда мин кырык көн, кырык төн үткәрдем, Раббы бу юлы да сүзләремә колак салды – сезне юк итәргә теләмәде. 11Раббы миңа әйтте: «Бар, бу халыкны алып, юлга чык – Мин, ант эчеп, ата-бабаларына вәгъдә иткән җирне барып алсыннар». 12Шулай итеп, Исраил халкы, Раббы Аллагыз сездән нәрсә тели? Бары тик Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәт итүне, һәрвакыт Аның юлыннан баруны, бар йөрәгегез һәм җаныгыз белән Аны яратуыгызны, Аңа хезмәт күрсәтүегезне, 13бүген сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне үтәвегезне тели. Шулай эшләсәгез, игелек күрерсез. 14Күк вә күкнең югары каты, җир йөзе вә андагы бар нәрсә – Раббы Аллагызныкы, 15әмма Раббы бары тик аталарыгызны якын күрде һәм яратты, бар халыклар арасыннан сезне – алардан соң килгән нәсел варисларын сайлап алды. Сез бүген дә Аның халкы. 16Шуның өчен йөрәгегезне сөннәтләгез ▼▼ Йөрәкне сөннәтләү – Аллаһы канунына буйсынуны, Аллаһыга итагать күрсәтүне белдерүче тәгъбир.
, бүтән үҗәтләнмәгез. 17Чөнки Раббы Аллагыз – аллаларның Алласы, хакимнәрнең Хакиме; Ул – бөек, кодрәтле һәм дәһшәтле Аллаһы; Ул кемнең кем булуына карап хөкем итми, ришвәт алмый. 18Үксезләрнең һәм толларның хакын хаклый Ул, килмешәкләрне ярата: аларга ризык һәм кием бирә. 19Сез дә килмешәкләрне кайгыртыгыз, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк хәлендә идегез. 20Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның Үзенә генә хезмәт итегез һәм Аңа сыеныгыз, Аның исеме белән ант итегез. 21Ул – сезнең мактанычыгыз, үз күзләрегез белән күргән, сезнең өчен гаҗәеп вә дәһшәтле эшләр кылган Аллагыз. 22Мисырга аталарыгыз җитмеш җан булып килде, ә хәзер Раббы Аллагыз сезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтте.
Copyright information for
TatIBT15