Deuteronomy 14
1Сез – Раббы Аллагызның балалары, шуңа күрә берәрсе үлә калса, кайгы билгесе итеп, тәнегезгә яралар ясамагыз, башыгызны кырмагыз; 2чөнки сез Раббы Аллагыз өчен изге халык, Раббы җир йөзендә яшәүче барлык халыклар арасыннан, Үз халкы итәр өчен, сезне сайлап алды.Чиста һәм чиста булмаган хайваннар
3Чиста булмаган хайваннарны ашамагыз. 4Менә сезгә ашарга яраклы маллар: сыер, сарык, кәҗә, 5мөгезле болан һәм тау кәҗәсе, кыргый үгез һәм кыр кәҗәсе, нәфис болан, антилопа һәм кыр тәкәсе, кыргый сарык. 6Күши торган һәм аеры тояклы һәртөрле малны ашарга ярый. 7Аеры тояклы, ләкин күшәмәүче, яисә күшәүче, әмма аеры тояклы булмаган хайванның итен ашарга ярамый. Бу – дөя, куян, кушаяк, чөнки күшәсәләр дә алар аеры тояклы түгел, сезнең өчен алар – хәрәм. 8Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул – хәрәм. Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз. 9Суда яшәүче канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз. 10Ә тәңкәсез һәм канатсыз җан ияләрен ашамагыз, сезнең өчен алар – хәрәм. 11Хәрәм булмаган һәртөрле кош итен ашый аласыз. 12Әмма кошлардан түбәндәгеләрне ашарга ярамый: бөркет, гриф, диңгез бөркете, 13тилгән, лачынның бар төре, 14козгынның бар төре, 15тәвә кошы, ябалак, акчарлак, карчыганың бар төре, 16байгыш, ибис, ак ябалак, 17чүл ябалагы, сип, балык аулаучы, 18ләкләк, челән һәм аның бар төре, һөдһөд һәм ярканат. 19Барлык канатлы бөҗәкләр сезнең өчен хәрәм, аларны ашамагыз. 20Хәрәм булмаган һәртөрле канатлыларны ашый аласыз. 21Үз үлеме белән үлгән хайванны ашамагыз, чөнки сез – Раббы Аллагызның изге халкы. Аны арагызда яшәгән килмешәкләргә бирә яисә чит кавем кешеләренә сата аласыз. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.Гошер турындагы канун
22Кырларыгыздан алган уңышның уннан бер өлешен һәр ел саен аерып куегыз. 23Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында, Аның каршында ашлыгыгызның, яңа җитешкән шәрабыгызның, зәйтүн маегызның уннан бер өлешен, беренче булып туган эре һәм вак терлегегезне ашагыз. Моны сез һәрвакыт Раббы Аллагыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнү өчен эшләгез. 24Әгәр инде Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урын бик ерак икән, Раббы Аллагызның фатихасы белән өлгергән уңышыгызның уннан бер өлешен анда илтеп җиткерергә мөмкинлегегез булмаса, 25боларны көмешкә алмаштырыгыз һәм, көмешне кулыгызга тотып, Раббы Аллагыз сайлаган урынга килегез. 26Шушы көмешкә күңелегез теләгән сыерны, сарыкны, шәрабны, исерткеч эчемлекне, җаныгыз теләгән бар нәрсәне сатып алыгыз да шунда Раббы Аллагыз каршында ашагыз һәм бөтен йортыгыз белән күңел ачыгыз. 27Шәһәрләрегездә сезнең белән бергә яшәүче левиләрне кайгыртырга онытмагыз, чөнки аларга бернинди биләмә дә, өлеш тә бирелми. 28Һәр өченче елның ахырында шул ел уңышының уннан бер өлешен аерып куегыз һәм яшәгән урыныгызда саклагыз. 29Шулай эшләсәгез, биләмәләре булмаган левиләр дә, килмешәкләр дә, ятимнәр дә, арагыздагы толлар да килеп туйганчы ашый алырлар, шуның өчен Раббы Аллагыз сезнең бар эшегезгә фатихасын бирер.
Copyright information for
TatIBT15