Deuteronomy 15
Бурычларны кичерү елы
1Һәр җиденче елның ахырында бурычларны кичерегез. 2Бурычларны кичерү болай эшләнә: үзенең исраили кардәшенә бурычка биргән кеше бурычны кичерергә тиеш, аны якыныннан кире кайтарып бирүне сорарга тиеш түгел, чөнки әлеге ел Раббының бурычларны кичерү елы дип игълан ителде. 3Читтән килгән кешедән түләтергә була, әмма исраили кардәшегезгә биргән бурычны кичерергә тиешсез. 4Раббы Аллагыз тарафыннан үзегезгә биләмә итеп биреләсе җирдә Ул сезне мул итеп фатихалар. Шуңа күрә сезнең арада ярлылар булырга тиеш түгел. 5Әмма бары Раббы Аллагыз сүзенә колак салсагыз һәм бүген мин сезгә ирештергән бу әмерләрне төгәл үтәсәгез, шулай булыр. 6Вәгъдә иткәненчә, Раббы Аллагыз сезгә фатихасын бирер, шул чагында сез күп халыкларга әҗәткә бирерсез, ә үзегез әҗәткә алмассыз. Сез күп халыклар өстеннән хакимлек итәрсез, ләкин алар сезнең өстән хакимлек итмәсләр. 7Әгәр Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирдә, сез яшәгән урында, исраилиләрнең берәрсе фәкыйрьлеккә төшсә, каты бәгырьле булмагыз, ярлы кардәшегезгә ярдәм итүдән баш тартмагыз, 8юмарт булыгыз, аңа күпме кирәк, шуның кадәр биреп торыгыз. 9Карагыз аны, җиденче ел – бурычларны кичерү елы якынлаша, дигән усал уй күңелегезгә кермәсен, һәм, шулай уйлап, ярлы кардәшегезгә караңгы чырай күрсәтмәгез, ярдәмегездән ташламагыз. Югыйсә бу хакта ул Раббыга белдерер, ә сез гаепле булырсыз. 10Аңа мул итеп, жәлләмичә бирегез; шулай эшләсәгез, Раббы Аллагыз эшләп тапканнарыгызга, бар эшегезгә фатихасын бирер. 11Чөнки җирегездә мохтаҗлар һәрвакыт булыр; шунлыктан мин сезгә кушам: ярлы һәм мохтаҗ кардәшегезгә кулыгыз юмарт булсын.Колларны азат итү турындагы канун
12Әгәр гыйбри ▼▼ Гыйбри – еврейләрнең борынгы атамасы; тамыры Гыйбер дигән кеше исеменнән алынган (карагыз: «Яратылыш», 10:21).
ир яки хатын-кыз кардәшегез үзен сезгә кол итеп саткан булса, ул сезгә алты ел хезмәт иткәч, җиденче елында сез аны азат итәргә тиеш. 13Азат иткәндә, аны буш кул белән җибәрмәгез. 14Бу кешегә үз сарыкларыгыздан, ашлыгыгыздан һәм шәрабыгыздан мул итеп өлеш чыгарыгыз; сезгә Раббы Аллагыз нинди фатиха бирсә, сез дә колыгыз булган кешегә мул итеп бирегез. 15Мисырда үзегезнең кол булуыгызны һәм Раббы Аллагызның сезне коткаруын исегездән чыгармагыз, шуңа күрә мин хәзер сезгә шулай кушам. 16Әгәр инде колыгыз, сездә үзенә яхшы булганлыктан: «Минем синнән китәсем килми, чөнки мин сине һәм гаиләңне яратам», – дисә, 17ул вакытта колыгызны ишек янына бастырып, колагын без белән тишегез. Шуннан ул гомерлеккә колыгыз булыр. Хатын-кыз колыгыз белән дә шулай эшләгез. 18Колыгызны азат итеп җибәргәнгә үкенмәгез, чөнки ул сезгә алты ел хезмәт итү дәверендә ялланып эшләүчегә караганда икеләтә файда китерде. Колыгызны азат иткән өчен, Раббы Аллагыз бөтен эшегезгә фатихасын бирер. Беренче булып туган терлек турында канун
19Эре һәм вак терлектән беренче булып туган һәр иркәк хайванны Раббы Аллагызга багышлагыз: беренче булып туган үгезне эшкә файдаланмагыз, сарык һәм кәҗәдән туган беренче бәтинең йонын кырыкмагыз. 20Һәр елны гаиләгез белән бергә Раббы Аллагыз каршында, Ул сайлаган урында шул терлекләрнең итен ашагыз. 21Әгәр хайванның ниндидер кимчелеге табылса (аксак, сукыр яки башкача имгәнгән булса), аны Раббы Аллагызга корбан итәргә тиеш түгелсез. 22Аны үзегезнең торагыгызда ашый аласыз. Пакь адәм дә, пакь булмаган адәм дә, тау кәҗәсе яки болан ите ашагандай, аны ашый ала. 23Әмма сез кан ашарга тиеш түгел; аны, су кебек, җиргә түгегез.
Copyright information for
TatIBT15