Deuteronomy 16
Котылу бәйрәме
1Абиб аенда, Раббы Аллагызны олылап, Котылу бәйрәме үткәрегез, чөнки шул айда Раббы Аллагыз төнлә белән сезне Мисырдан алып чыкты. 2Раббы Үз исеме өчен сайлаган урында Котылу бәйрәме хөрмәтенә, Раббы Аллагызга корбан итеп, вак һәм эре терлектән хайван чалыгыз. 3Аны ачыга пешкән икмәк белән ашамагыз. Сез Мисырдан бик ашыгыч чыгып киттегез, шунлыктан, Мисыр җиреннән чыгып киткән көнегезне гомер буе исегездә тоту өчен, җиде көн дәвамында төче камырдан пешкән икмәк – «хәсрәт икмәге» ашагыз. 4Җиде көн дәвамында бөтен илегездә сезнең берегездә дә ачыткы булмасын, беренче көнне кичен корбанга чалган иттән иртәнгә бернәрсә дә калырга тиеш түгел. 5Котылу бәйрәме корбанын сез Раббы Аллагыз сезгә яшәр өчен бирә торган шәһәрләрнең теләсә кайсында чалырга тиеш түгел, 6сез аны Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында гына чалыгыз. Котылу бәйрәме корбанын сез нәкъ Мисырдан чыгып киткән вакытта – кичен кояш батканда чалыгыз. 7Корбан итен Раббы Аллагыз сайлаган урында пешереп ашагыз, иртәгесен исә чатырларыгызга кайтыгыз. 8Алты көн дәвамында төчегә пешкән икмәк ашагыз, ә җиденче көндә Раббы Аллагызны хөрмәтләргә җыелыгыз. Бу көнне сез эшләргә тиеш түгел.Атналар бәйрәме
9Иген ура башлаган көннән җиде атнаны санап куегыз. 10Шул җиде атнадан соң Раббы Аллагыз хөрмәтенә Атналар бәйрәме үткәрегез, Раббы Аллагызның сезгә биргән фатихасына карап, ихтыяри бүләкләр китерегез. 11Раббы Аллагызның каршына килеп, угыл-кызларыгыз, ир-ат вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә яшәгән левиләр, арагыздагы килмешәкләр, ятимнәр һәм толлар белән бергә Раббы Аллагыз Үз исеме өчен сайлаган урында күңел ачыгыз. 12Мисырда кол булганыгызны хәтерегездән чыгармагыз, бу кагыйдәләрне төгәл үтәгез.Чатырлар бәйрәме
13Икмәгегез җыелып сугылгач, йөзем сулары сыгылгач, җиде көн буе Чатырлар бәйрәме үткәрегез; 14һәм угыл-кызларыгыз, ир-ат вә хатын-кыз колларыгыз, сезнең белән бергә яшәгән левиләр, килмешәкләр, ятимнәр, толлар белән бергә күңел ачыгыз. 15Раббы Аллагыз бөтен уңышыгызга һәм эшләрегезгә фатихасын биргәнгә, Раббы Аллагыз хөрмәтенә Ул сайлаган урында җиде көн дәвамында шатланып бәйрәм итегез. 16Елга өч мәртәбә барлык ирләр Раббы Аллагыз каршына, Ул сайлаган урынга килергә тиешләр: Төче күмәч бәйрәменә, Атналар бәйрәменә һәм Чатырлар бәйрәменә. Раббы каршына берәү дә буш кул белән килмәсен. 17Раббы Аллагызның сезгә биргән фатихасына карап, һәркайсыгыз бүләген китерсен.Хөкемчеләрнең бурычы
18Раббы Аллагыз сезгә бирәчәк бар урында, халыкны гадел хөкем итсеннәр өчен, һәр ыругка хөкемчеләр һәм җитәкчеләр куегыз. 19Гаделлекне бозмагыз, кемнең кем булуына карап хөкем итмәгез, ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт акыллыларның күзен томалый, гаепсезләрне харап итә. 20Гаделлеккә, бары тик гаделлеккә омтылыгыз. Шулай эшләсәгез – яшәрсез һәм Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирне үзегезгә алырсыз.Мәзбәхнең пакьлеге
21Раббы Аллагызның мәзбәхе янына, алиһә Аширәгә атап, бернинди агач баганалар утыртмагыз. 22Шулай ук таш баганалар да куймагыз, чөнки Раббы Аллагыз моңа нәфрәт белән карый.
Copyright information for
TatIBT15