‏ Deuteronomy 18

Левиләр өлеше

1Леви нәселеннән булган руханиларның, бөтен Леви ыругының Исраилдә биләмә җирләре, үз өлешләре булмас: алар Раббыга багышлап китерелгән яндыру корбаннарыннан тукланырлар, чөнки аларның өлеше шулдыр. 2Туганнары арасында левиләргә өлеш тимәс: Раббы әйткәнчә, аларның өлеше – Раббы Үзедер. 3Кешеләр корбан итеп үгез яки сарык китергән саен, калак сөяге, казналык, ашказаны – руханиның өлеше. 4Шулай ук җыйган ашлыгыгызның, шәрабыгызның, зәйтүн маегызның баштагы өлеше һәм сарыкларыгызның беренче кат алган йоны – руханиныкы. 5Чөнки Раббы Аллагыз, гомерлеккә Аның каршында торып, Аның исеменнән хезмәт итәр өчен, барлык ыругларыгыз арасыннан Левине – аның үзен һәм угылларын сайлап алды. 6Әгәр Леви ыругыннан берәрсе, Исраил җирендәге үзе яшәгән шәһәрдән китеп, күңеле теләгән һәм Раббы сайлаган урынга килсә, 7Раббы исеменә хезмәт иткән башка леви кардәшләре кебек үк, Раббы каршында хезмәт итә ала; 8ул вакытта аңа, атасы мөлкәтен сатудан килгән табыштан тыш, ризыктан да бүтән руханиларга биргән кебек тигез өлеш бирелергә тиеш.

Ялган һәм чын пәйгамбәрләр

9Раббы Аллагыз бирәсе җиргә кергәч, андагы халыкларның бозык эшләренә өйрәнмәгез. 10Сезнең арада углын яки кызын корбан итеп уттан үткәрүче, күрәзәче, фалчы, багучы, сихерче, 11әфсен укучы, әрвахларның рухын чакыручы, тылсымчы һәм үлеләрнең рухы белән сөйләшүче булырга тиеш түгел. 12Раббы каршында мондый эшләрне эшләүче һәркем җирәнгеч, һәм шул җирәнгеч эшләр өчен Раббы Аллагыз аларны сезнең күз алдыгыздан сөрер. 13Раббы Аллагызга тулысынча тугрылыклы булыгыз. 14Сез җирләрен аласы халыклар фалчыларны һәм күрәзәчеләрне тыңлый; ә сезгә Раббы Аллагыз моны эшләргә рөхсәт итми.

15Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш бер пәйгамбәрне сайлап куяр – аның сүзенә колак салыгыз. 16Хореб янында җыелган көнне сез Раббы Аллагыздан болай дип сорадыгыз: «Моннан ары Раббы Аллабызның тавышын ишетмәсәк һәм бу бөек утны да күрмәсәк иде, югыйсә үләчәкбез». 17Шуннан Раббы миңа: «Дөрес әйтә алар, – диде. – 18Мин аларга кардәшләре арасыннан сиңа охшаш бер пәйгамбәр сайлап куярмын һәм сүзләремне аның авызыннан әйттерермен. Мин нәрсә кушсам, ул шуларның барысын да әйтер; 19ә Минем исемнән сөйләгән ул пәйгамбәрне кем дә булса тыңламаса, ул кешене Мин Үзем җавапка тартырмын. 20Ләкин Мин сөйләргә кушмаганны Минем исемнән сөйләргә батырчылык иткән яки башка илаһлар исеменнән сөйләгән пәйгамбәр үләргә тиеш». 21Бәлки, күңелегездән: «Моның Раббы тарафыннан әйтелмәвен без ничек белербез икән?» – дип уйлыйсыздыр. 22Әгәр пәйгамбәр: «Раббы исеменнән сөйлим», – дип әйтеп, ул әйткәннәр чынга ашмаса, димәк, бу сүз Раббыныкы түгел, ә пәйгамбәр үз белдеге белән сөйләгән була – курыкмагыз аңардан.

Copyright information for TatIBT15