‏ Deuteronomy 23

Раббы халкы саналырга лаек булмаганнар

1Күкәйлеге сытылган яки җенес әгъзасы киселгән бер генә кеше дә Раббы халкы исәбенә керә алмый.

2Раббы халкы исәбенә уйнаштан туган кеше дә, хәтта унынчы буынга кадәр аның нәсел варислары да керә алмый.

3Аммони вә мәабиләрдән берәү дә, хәтта аларның нәсел варислары да унынчы буынга кадәр беркайчан Раббы халкы исәбенә керергә тиеш түгел, 4чөнки Мисырдан чыгып килгән чагыгызда алар сезне икмәк вә су белән каршы алмадылар, Арам-Наһараимдәге
Арам-Наһараим – ягъни Месопотамиянең төньяк-көнбатыш өлеше.
Петор шәһәреннән булган Бигур углы Билгамны сезне каргарга ялладылар.
5Әмма Раббы Аллагыз Билгам сүзләренә колак салырга теләмәде һәм аның каргышын фатихага әверелдерде, чөнки Раббы Аллагыз сезне ярата. 6Шуңа күрә үзегез исән чакта аларга тынычлык һәм иминлек китерердәй берни дә эшләмәгез. 7Эдомиләрдән йөз чөермәгез, чөнки алар сезнең кардәшләрегез; мисырлылардан да йөз чөермәгез, чөнки сез, килмешәкләр булып, алар җирендә яшәдегез. 8Шушы халыкларның өченче буында туган балалары Раббы халкы исәбенә керә алалар.

Гаскәриләр станындагы пакьлек турында

9Дошманнарыгыз каршында стан булып торганда, һәртөрле шакшыдан сакланыгыз. 10Әгәр кем дә булса төнлә нәҗесләнсә
…нәҗесләнсә… – Дини мәгънәдә пычрак, шакшы булу.
, бу кеше гаскәр урнашкан станнан читкә китәргә һәм анда кабат керергә тиеш түгел.
11Кич җиткәч, ул юынсын, ә кояш баеганнан соң, станга керсен.

12Гаскәр урнашкан станнан читтә хаҗәтегезне үтәр өчен бер урыныгыз булсын. 13Коралыгыздан тыш, кечкенә көрәгегез булырга тиеш: хаҗәтегезне үтәгәч, шуның белән чокыр казыгыз да шакшыгызны күмеп куегыз. 14Раббы Аллагыз сезне саклар һәм, дошманыгызны сезнең кулга тапшырыр өчен, гаскәрегез урнашкан тирәдә йөрер, шуңа күрә Ул сездә бернинди дә шакшылык күрмәсен. Аның күңеле сездән кайтмасын өчен, гаскәрегез тукталган урын чиста
…чиста… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: изге.
булырга тиеш.

Башка төрле кануннар

15Хуҗасыннан качып, сезгә сыенган колны кире хуҗасына кайтарып бирмәгез. 16Яшисе урынын ул үзе сайлап алсын. Шәһәрләрегезнең берәрсендә сезнең арада яшәгәндә, аны кыерсытмагыз.

17Исраил хатын-кызларының һәм ир-атларының берсе дә фәхешлек белән шөгыльләнергә тиеш түгел. 18Раббы Аллагыз өчен бу җирәнгечтер. Аларның шундый юл белән тапкан акчасын, берәр төрле нәзер үтәү максатыннан, Раббы Аллагыз йортына алып кермәгез.

19Бурычка биреп торган акчадан, ризыктан, риба
Риба – биреп торган әйбер яки акчадан алынган процент.
алырга мөмкин булган башка нәрсәдән кардәшегездән риба алмагыз.
20Читтән килгән кешегә биргән бурычыгыздан риба алырга мөмкин, әмма кардәшегезгә биргән бурычтан риба алмагыз. Әгәр шулай эшләсәгез, сез билисе җирдә һәрбер эшегезгә Раббы Аллагыз Үзенең фатихасын бирер.

21Раббы Аллагызга нәзер әйткәнсез икән, кичектермичә үтәгез, чөнки Раббы Аллагыз аның һичшиксез үтәлүен таләп итәр, әгәр үтәмисез икән, гаепле булырсыз. 22Әгәр инде нәзер әйтмәгән икәнсез, гаепле булмассыз. 23Ә берәр нәрсәне үз теләгегез белән Раббы Аллагызга нәзер итеп әйткәнсез икән, шуны, вәгъдә иткәнегезчә, төгәл үтәгез.

24Берәүнең йөзем бакчасына керсәгез, йөземен җаныгыз теләгәнчә, туйганчы ашый аласыз, тик савытыгызга салмагыз.

25Берәүнең кырына аяк бассагыз, башакларны кулыгыз белән өзә аласыз, тик игененә урак тидермәгез.

Copyright information for TatIBT15