‏ Deuteronomy 24

Аерылышу һәм яңадан өйләнү турында

1Әйтик, берәр кеше хатын ала да, нинди дә булса ярамаган ягын табып, аннан күңеле кайта, һәм ир, аның кулына талак хаты тоттырып, өеннән куып җибәрә, 2ә ул хатын, аның өеннән китеп, икенче кешегә кияүгә чыга. 3Әгәр бу ир дә, күңеле кайтып, хатынга талак хаты биреп өеннән куып җибәрсә, яки шушы хатынга өйләнгән соңгы ир үлә калса, 4ул чакта беренче ире бу хатынга яңадан өйләнә алмый, чөнки бу хатын аның өчен нәҗес санала. Шундый никах Раббыга җирәнгеч. Мондый гөнаһ белән Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирне пычратмагыз.

5Кем дә булса күптән түгел генә өйләнгән икән, ул кешене сугышка җибәрмәсеннәр. Аңарга бернинди дә җаваплы эш бирелмәсен. Бер ел буена ул, үз өендә иркенләп яшәп, алган хатынын куандырсын.

6Берәү дә бурычка биреп торган өчен икенче кешенең тегермән ташын яки аның өске өлешен рәһен
Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
итеп алмасын, чөнки кешенең көндәлек ризыгы шул ташка бәйле.

7Әгәр исраили кардәшен урлап, аны кол иткән яки саткан кеше табылса, мондый карак үлемгә хөкем ителергә тиеш. Үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез.

8Карагыз аны, кемгә дә булса махау зәхмәте кагылса, Леви нәселеннән булган руханилар сезне нәрсә эшләргә өйрәтсә, барысын да төп-төгәл үтәгез. Мин аларга нәрсә кушсам, шуны үтәгез. 9Сез Мисырдан чыгып киткәннән соң, Раббы Аллагызның Мәрьямне ни эшләткәнен онытмагыз
Карагыз: «Саннар», 12:1-16.
.

10Берәр кешегә нәрсә дә булса биреп торгансыз икән, аңардан рәһен алырга дип, өенә кермәгез. 11Урамда басып торыгыз, теге кеше рәһенне сезгә үзе чыгарып бирсен. 12Әгәр ул ярлы кеше икән, рәһен итеп салып биргән киеме сездә калган килеш йокларга ятмагыз. 13Ул үз киемендә йокласын өчен, хәер-фатихасын сезгә бирсен өчен, кояш баеганчы, киемне хуҗасына кайтарып бирегез; Раббы Аллагыз бу эшегезне тәкъвалык билгесе итеп кабул кылыр.

14Кардәшегезме ул, шәһәрегездә сезнең арада яшәүче килмешәкме – фәкыйрь ялчыны кыерсытмагыз. 15Аңарга хезмәт хакын шул көнне үк кояш баеганчы түләгез, чөнки, ярлы булганлыктан, ул шушы акчага гына исәп тотып яши; аңарга түләмәсәгез, ул, сездән зарланып, бу турыда Раббыга белдерер, һәм сез гаепле булырсыз.

16Бала гаебе өчен атаның җаны кыелмас, ата гаебе өчен дә баланың җаны кыелмас; һәрбер адәм үзенең гөнаһы өчен үлем җәзасына тартылсын.

17Килмешәккә һәм ятимгә дөрес булмаган хөкем чыгармагыз, толның киемен үзегезгә рәһен итеп алмагыз. 18Исегезгә төшерегез: Мисырда сез коллар идегез, Раббы Аллагыз сезне аннан коткарды, шуның өчен мин сезгә шулай эшләргә кушам.

19Урак урганда, көлтәгез кырда онытылып калса, аны алырга кире барып йөрмәгез – килмешәккә, ятимгә, толга калсын; шулай эшләсәгез, Раббы Аллагыз сезнең бар эшегезгә Үзенең фатихасын бирер.

20Зәйтүн агачларын селкетеп җимешен койганда, ботакларда калганын карап тормагыз – килмешәккә, ятимгә, тол хатынга калсын.

21Бакчагызда йөзем җыйганда, куакта калган җимешләрне кайта-кайта өзмәгез – килмешәккә, ятимгә, толга калсын. 22Исегездә тотыгыз: Мисыр җирендә сез үзегез дә коллар идегез. Шуның өчен мин сезгә шулай эшләргә кушам.

Copyright information for TatIBT15