‏ Deuteronomy 25

Гаделлек һәм кешелеклелек турындагы канун

1Әгәр ике кеше арасында низаг чыкса, алар хөкемчеләр янына барсыннар, һәм низагны хөкемчеләр тикшерсен: гаепсезне акласыннар, ә гаеплене хөкем итсеннәр. 2Әгәр гаепле кешене камчы белән суктырырга хөкем итсәләр, хөкемче аны җиргә йөзтүбән яткырсын да үз күзе алдында гаебенә күрә камчы белән суктырсын. 3Аны кырык тапкыр суктырырга мөмкин, ләкин шуннан да артмаска тиеш, чөнки артыгын сугудан кардәшегез бөтен кешенең күз алдында хурлыкка төшәр.

4Ашлык сугучы үгезнең авызын бәйләп куймагыз.

Туганыңның хатынына өйләнү турында

5Әгәр абыйлы-энеле туганнар бергә яшәп, аларның берсе ир бала тудырмыйча үлеп китә калса, үлгән кешенең хатыны чит адәмгә кияүгә чыгарга тиеш түгел, ә бәлки үлгән ирнең туганы тол калган хатынга өйләнергә тиеш. Шушылай итеп, үлгән туганының хатыны алдындагы бурычын үтәр ул. 6Ә ул хатын тудырган беренче ир бала үлгән туганының углы булып исәпләнер. Шул рәвешле, үлгән туганының исеме Исраилдә юкка чыкмас. 7Әгәр инде үлгән кешенең туганы тол калган хатынга өйләнергә теләми икән, хатын, шәһәр капкасы янына килеп, өлкәннәргә болай дисен: «Иремнең кардәше Исраилдә туганының исемен яшәтү гадәтен кабул итми, минем алдагы бурычын үтәми». 8Шул очракта шәһәр өлкәннәре аны чакырырга һәм димләп күндерергә тиешләр, әгәр инде ул: «Аңа өйләнергә теләмим», – дип киреләнсә, 9тол хатын, өлкәннәр күз алдында аның янына килеп, ирнең аяк киемен салдырсын да, йөзенә төкереп: «Туганының нәселен дәвам итәргә теләмәгән кешегә шулай эшлиләр», – дип әйтсен. 10Бу кешенең гаиләсен Исраилдә «аяк киеме салдырылганның гаиләсе» дип атарлар.

11Ике ир сугышканда, берсенең хатыны, кыйнаучының кулыннан ирен тартып алырга теләп, икенче ирнең ирлек әгъзасын кулы белән эләктереп тотса, 12хатынның кулын жәлләмичә кисегез.

Үлчәүләр турында

13Янчыгыгызда берсе авыррак, икенчесе җиңелрәк ике төрле гер йөртмәгез. 14Йортыгызда ике төрле: зур һәм кечкенә үлчәүләрегез булырга тиеш түгел. 15Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җирдә гомерегез озын булсын өчен, герләрегез, үлчәүләрегез төгәл һәм дөрес булырга тиеш. 16Дөрес булмаган герләр, үлчәүләр кулланучы алдакчылар Раббы Аллагызга җирәнгечтер.

Амалыкыйларның исемен дөнья йөзеннән юкка чыгарыгыз

17Мисырдан чыгып барган чагыгызда амалыкыйларның сезгә ни-нәрсә эшләгәнен хәтерегездән чыгармагыз. 18Алар, Аллаһыдан курыкмыйча, сез арып хәлсезләнгәч, сезгә һөҗүм иттеләр – хәлсезләнеп артта калган барлык көчсез кешеләрегезне үтерделәр. 19Раббы Аллагыз биләмә итеп сезгә бирәсе җиргә килеп, Раббы Аллагыз тирә-юньдәге дошманнарыгыздан сезгә тынычлык биргәч, амалыкыйларның исемен дөнья йөзеннән юкка чыгарыгыз. Онытмагыз моны!

Copyright information for TatIBT15