‏ Deuteronomy 27

Раббы канунын язып куярга кушу

1Муса белән Исраил өлкәннәре халыкка:

– Бүген мин сезгә биргән барча әмерләрне төгәл үтәгез, – диде. –
2Үрдүн елгасын кичеп, Раббы Аллагыз сезгә бирәсе җиргә кергән көнне үк зур ташлар бастырып куегыз һәм аларны акшарлагыз. 3Үрдүн елгасын кичеп, ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә бирергә вәгъдә иткән, сөт вә бал агып торган җиргә кергәннән соң, шул ташларга Канунның бөтен сүзләрен языгыз. 4Үрдүнне кичкәч, бүген мин сезгә кушканча, ул ташларны Эвал тавына бастырып куегыз да акшарлагыз. 5Анда Раббы Аллагызга мәзбәх ясагыз. Аны ташлардан, тимер кораллар кулланмыйча эшләгез. 6Раббы Аллагызның мәзбәхен шомартылмаган тоташ ташлардан ясагыз һәм шунда Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаннары китерегез. 7Татулык корбаннарын да шунда китерегез, корбан итен ашагыз һәм Раббы Аллагыз каршында куаныгыз. 8Канунның бөтен сүзләрен аңлаешлы, ачык итеп ташларга языгыз.

Канунны бозучыларга – ләгънәт-каргыш

9Муса белән левиләрдән булган руханилар Исраил халкына болай диделәр:

– Исраил халкы! Игътибар белән тыңлагыз: сез бүген Раббы Аллагызның халкы булдыгыз.
10Шулай итеп, Раббы Аллагызга буйсыныгыз, Аның бүген сезгә ирештергән боерыкларын, кагыйдәләрен үтәгез.

11Муса ул көнне халыкка шундый боерык бирде:

12– Сез Үрдүнне кичкәч, халыкка фатиха бирер өчен, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Йосыф һәм Беньямин ыруглары Гәризим тавына менеп бассыннар. 13Ә халыкка ләгънәт-каргыш әйтер өчен, Рубин, Гәд, Ашер, Зәбулун, Дан һәм Нәптали ыруглары Эвал тавында басып торсыннар.

14Левиләр көчле тавыш белән бөтен Исраил халкына болай дисеннәр:

15«Уеп яки коеп потлар ясаган, аны яшереп тоткан кешегә – ләгънәт-каргыш! Осталар кулы ясаган мондый потлар Раббыга җирәнгеч».

Бөтен халык: «Амин!» – дип җавап бирсен.

16«Анасын яки атасын хөрмәтләмәгән, аларга каршы сүз әйткән кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

17«Күршесенең ызан ташын күчергән кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

18«Сукырны юлыннан адаштырган кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

19«Килмешәкне, ятимне яки тол хатынны үз хокукларыннан мәхрүм иткән кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

20«Атасының хатыны белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш, чөнки ул үзенең атасын хурлыйдыр».

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

21«Нинди дә булса хайван белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

22«Бертуган кыз кардәше, анасыннан яки атасыннан туган кыз кардәше белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

23«Хатынының анасы белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

24«Кемне дә булса яшертен үтергән кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

25«Гаепсез адәмнең җанын кыяр өчен акча алган кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

26«Бу Канунның сүзләрен үтәмәгән, Канун кушканча эшләмәгән кешегә – ләгънәт-каргыш!»

Бөтен халык: «Амин!» – дисен.

Copyright information for TatIBT15