Deuteronomy 28
Канунны үтәүчеләргә – фатиха
1Әгәр сез, Раббы Аллагызның сүзенә колак салып, бүген мин сезгә ирештергән бөтен әмерләрен төгәл үтәсәгез, ул вакытта Раббы Аллагыз сезне җирдәге бөтен халыклардан өстен куяр. 2Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салсагыз, түбәндәге фатихалар сезгә килеп ирешер һәм гамәлгә ашыр. 3Сез шәһәрдә дә, авылда да фатихалы булырсыз. 4Балагыз, җирегезнең җимеше, эре һәм вак терлегегезнең үрчеме – бозаулар вә бәтиләр – фатихалы булыр. 5Ашлык тырысларыгыз, күәсләрегез фатихалы булыр. 6Чыгып киткәндә дә, кайтып кергәндә дә фатихалы булырсыз. 7Сезгә каршы күтәрелгән дошманнарыгызны Раббы җиңелергә мәҗбүр итәр; алар сезгә каршы бер юлдан килсәләр, җиде якка таралып качарлар. 8Раббы сезнең амбарларыгызга һәм барлык эшләрегезгә фатихасын бирер. Сезгә бирәсе җирдә Раббы Аллагыз сезне фатихалы итәр. 9Раббы Аллагызның әмерләрен үтәсәгез, Аның юлыннан йөрсәгез, биргән антына тугры калып, Ул сезне Үзенең изге халкы итәр. 10Раббы сезне «Үз халкым» дип атаганны җир йөзендәге барлык халыклар белеп, сездән куркып торырлар. 11Раббы сезне һәр яктан бәрәкәтле итәр: балаларыгыз күп, терлегегез үрчемле булыр, ата-бабаларыгызга, балаларыгызга бирәм, дип ант иткән җирләрнең туфрагы мул уңыш китерер. 12Яңгырны җирегезгә вакытында яудырыр һәм барча эшегезгә фатихасын бирер өчен, Раббы сезгә Үзенең күк хәзинәсен мул итеп ачар. Сез күп халыкларга бурычка акча бирерсез, ә үзегез бурычка алмассыз. 13Раббы Аллагызның бүген минем аша сезгә җиткергән әмерләренә колак салып, аларны төгәл үтәсәгез, аста түгел, һәрвакыт өстә булырсыз: Раббы сезне койрык итеп түгел, ә баш итеп тотар. 14Бүген мин сезгә боерганнардан уңга да, сулга да тайпылмас өчен, башка илаһлар артыннан ияреп, аларга хезмәт итмәгез.Буйсынмаучыларга – ләгънәт
15Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, бүген мин сезгә җиткергән бөтен әмерләрен, кагыйдәләрен тырышып үтәмәсәгез, түбәндәге ләгънәтләр сезнең өскә килеп төшәр. 16Шәһәрдә дә, авылда да сезгә ләгънәт төшәр. 17Ашлык тырысларыгызга, күәсләрегезгә ләгънәт төшәр. 18Балаларыгызга, җирегезнең җимешенә, эре һәм вак терлегегезнең үрчеменә – бозау вә бәтиләрегезгә – ләгънәт төшәр. 19Чыгып киткәндә дә, кайтып кергәндә дә сезгә ләгънәт төшәр. 20Нәрсә генә эшләсәгез дә, кырылып, тиз арада һәлак булганчыга кадәр, Раббы сезгә ләгънәт-каргыш, борчу, бәхетсезлекләр җибәрер. Болар сезнең яман эшләрегез өчен, сез Аны ташлаган өчен булыр. 21Билисе җирегездән сезне тәмам юк иткәнче, Раббы сезгә коточкыч авырулар җибәреп торыр. 22Раббы сезне хәлдән тайдыра торган чир, бизгәк, шеш авыруы, көйдергеч эсселек, корылык һәм киптергеч җил, күгәрек белән зарарлар – сез үлгәнче артыгыздан ияреп йөрер алар. 23Күк сезнең баш өстегездә бакыр төсле кызган булыр, аяк астыгыздагы җир тимер кебек каты булыр. 24Сез юк ителгәнчегә кадәр, Раббы яңгыр урынына ком яудырыр – күктән өстегезгә тузан төшәр. 25Раббы сезне дошманнарыгыздан җиңдерер; аларга каршы бер юлдан барсагыз, алардан җиде якка таралып качарсыз. Сезнең бәла-казаларыгызны күреп, җир йөзендәге барлык халыклар куркуга калырлар. 26Мәетләрегез күктәге кошларга һәм җәнлекләргә азыкка әйләнер – аларны куучы да булмас. 27Раббы сезне дәвалап бетереп булмый торган Мисыр чуаннары, чи җәрәхәт, кутыр һәм корчаңгы белән зарарлар. 28Раббы сезне акылдан яздырыр, сукырайтыр, йөрәк өянәге белән җәфалар. 29Сукыр кеше караңгыда кармаланып йөргән кебек, сез яктыда кармаланып юл эзләрсез, эшләрегез уңышсыз тәмамланыр, сезне һәрвакыт кыерсытырлар, таларлар, сезне берәү дә кайгыртмас һәм якламас. 30Кыз белән ярәшелерсең – аның белән икенче берәү якынлык кылыр; йорт салырсың – анда тора алмассың; йөзем бакчасы утыртырсың – җимешен авыз итә алмассың. 31Күз алдыңда үгезеңне суярлар – итен ашый алмассың; күз алдыңда ишәгеңне талап алырлар һәм кайтарып бирмәсләр. Дошманнар сарыкларыңны куып алып китәрләр – сине берәү дә якламас. 32Күз алдыңда угылларың вә кызларың чит халыклар арасына куылыр; көн дә аларны көтеп, күзләрең күгәрер, әмма ярдәм итәргә көчең булмас. 33Син белмәгән халык җиреңнең җимешләрен, эшләгәнеңне ашар, ә сине һәрвакыт кыерсытырлар һәм җәфаларлар гына. 34Күзләрең күргәннән акылыңнан язарсың. 35Дәвалап булмый торган чуаннар белән Раббы ботларыңны, тезләреңне җәфалар – алар сине баш түбәңнән алып аяк табаныңа кадәр каплар. 36Раббы сезне һәм үзегез куйган патшагызны сез дә, ата-бабаларыгыз да белмәгән халыкка илтеп тапшырыр, һәм сез шунда агачтан, таштан ясалган башка илаһларга хезмәт итәрсез. 37Раббы сезне тараткан барлык халыклар арасында сез телдән төшми торган, коточкыч бер адәм мәсхәрәсе булырсыз. 38Кырларыгызда ашлыкны күп итеп чәчәрсез, ләкин саранча ашаганга, уңышны аз җыярсыз. 39Йөзем куаклары утыртырсыз, аларны эшкәртерсез, ләкин, корт ашаганга, йөземен җыя, шәрабын эчә алмассыз. 40Сезнең бөтен җирегездә зәйтүн агачлары үсәр, ләкин зәйтүнегез җиргә коелганга, үзегезне майлау өчен зәйтүн маегыз булмас. 41Угылларыгыз, кызларыгыз булыр, ләкин әсир ителгәнгә, алар яныгызда калмас. 42Җирегездәге барча агачларны һәм җимешләрне саранча кырыр. 43Арагыздагы килмешәкләр һаман сездән югары күтәрелер, ә сез һаман түбән төшәрсез. 44Алар сезгә бурычка биреп торырлар, ә сез бурычка бирә алмассыз; алар – баш, ә сез койрык булырсыз. 45Раббы Аллагызның сүзенә колак салмаган, Аның сезгә биргән әмер-кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, шушы бөтен ләгънәтләр башыгызга төшәр, сезне һәлакәткә китергәнче эзәрлекләр. 46Һәм бу сезгә дә, нәсел варисларыгызга да гомерлек кара тамга, бер билге булыр. 47Булган муллыкка чын йөрәктән шатланып, куанып, Раббы Аллагызга хезмәт итмәгәнгә күрә, 48Раббы муеныгызга тимер камыт асар, һәм сез, әҗәлегез җиткәнче, ризыкка, суга, кием-салымга мохтаҗлык кичереп, дошманнарга хезмәт итәрсез. 49Раббы сезнең өскә җир читеннән, ерактан бер халыкны китерер. Сез телен дә аңламаган бу халык, бөркет кебек, өстегезгә ябырылыр. 50Бу халык рәхимсездер: ни олыны хөрмәт итмәс, ни кечене кызганмас. 51Сезне тәмам бөлдереп бетергәнче, алар яшь терлегегезне, җирегезнең уңышын ашар. Алар сезгә ни ашлык, ни шәраб, ни май, ни сыер белән сарыкларыгызның үрчемен калдырмас, һәм сез һәлак булырсыз. 52Җирегездәге барлык шәһәрләрнең сез ышанып торган биек һәм ныклы диварлары җимерелгәнче, алар сезне һаман кысрыклый бирерләр – Раббы Аллагыз бирәсе җирдәге барлык шәһәрләрдә сезне камалышта тотарлар. 53Дошманыгызның камау-кысулары шундый авыр булыр ки, сез үз балаларыгызны – Раббы Аллагыз биргән угыл-кызларыгызны ашарсыз. 54Сезнең арада иң йомшак, иң ягымлы саналган ир дә үзенең кардәшенә, сөйгән хатынына, әле исән калган балаларына рәхимсез күз белән карар. 55Үз балаларының итен ашаганда, ул һичкем белән бүлешмәс, чөнки дошман шәһәрләрегезне камалышта тоткан чакта, шул авыр вакытта ашардай һични калмас. 56Сезнең арада иң йомшак, иң ягымлы, җиргә каты басып йөрергә дә курыккан хатын үзенең сөйгән иренә, угыл-кызына рәхимсез күз белән карар. 57Яңа туган баласын да, соңгылыгын да ул беркемгә бирмәс – дошман шәһәрләрегезне камалышта тоткан чакта, шул авыр вакытта ачлыктан ул үзе генә яшереп ашар. 58Әгәр шушы китапта язылган Канунның бөтен сүзләрен төгәл үтәмәсәгез һәм Раббы Аллагызның дәһшәтле, шөһрәтле исемен хөрмәтләмәсәгез, 59Раббы сезгә һәм нәсел варисларыгызга шаккатарлык, бетмәс-төкәнмәс бәла-казалар, озакка сузылган коточкыч авырулар җибәрер. 60Сез Мисырда күргән һәм сезнең котыгызны алган бөтен авыруларны Ул сезгә җибәрер, һәм шул авырулар сезгә ябырылыр. 61Раббы сезнең өскә хәтта шушы Канун китабында язылмаган барлык авыруларны вә бәла-казаларны җибәрер, һәм сез һәлак булырсыз. 62Элек сез күктәге йолдызлар санынча күп булсагыз да, бик азыгыз гына исән калыр, чөнки сез Раббы Аллагызны тыңламадыгыз. 63Раббы сезне ишәйткәндә, сезгә игелекләр кылганда ничек куанса, сезне һәлак иткәндә, кырганда да нәкъ шулай куаныр. Билисе җирегездән дә сез соңыннан сөрелерсез. 64Раббы сезне җирнең бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, чит халыклар арасына таратыр, сез анда ни үзегез, ни ата-бабаларыгыз белмәгән, агачтан һәм таштан ясалган башка илаһларга табынырсыз. 65Әмма бу халыклар арасында да үзегезгә тынычлык таба алмассыз, сезгә анда тыныч урын булмас; Раббы сезгә анда куркудан калтырап торган йөрәк, сагыш тулы өметсез күзләр һәм күңел әрнүе бирер. 66Тормышыгыз һәрвакыт куркыныч астында булыр: куркудан көнегезне дә, төнегезне дә калтыранып үткәрерсез; алдагы көнгә ышанычыгыз бетәр сезнең. 67Йөрәгегезне чорнап алган куркудан һәм үз күзләрегез белән күргәннәрдән сез иртән: «Кич җитсен иде!», ә кичен: «Таң атсын иде!» – диярсез. 68Мин сезгә: «Моннан ары бу юлны күрмәссез!» – дип әйткән юлдан Раббы сезне корабта Мисырга кире кайтарыр; анда дошманнарыгызга кол ир вә кол хатын булып сатылырга теләсәгез дә, сезне алучы табылмас.
Copyright information for
TatIBT15