‏ Deuteronomy 29

Раббының Мәаб җирендә Килешүне яңартуы

1Исраил халкы белән Хореб тавында төзегән килешүгә өстәмә буларак, Раббы Мусага Мәаб җирендә дә килешү төзергә әмер итте. 2 3Муса, бөтен Исраил халкын җыеп, шушы килешүнең шартларын ирештерде:

– Мисыр фиргавененә, аның бөтен хезмәтчеләренә һәм җиренә Раббының нәрсә эшләгәнен, бу зур бәла-казаларны һәм гаҗәеп могҗиза-галәмәтләрне сез үз күзләрегез белән күрдегез.
4Әмма бүгенге көнгә кадәр Раббы сезгә аңлардай акыл, күрә торган күз, ишетми торган колак бирмәде.

5«Кырык ел буе Мин, Раббы, сезне чүл буйлап йөрттем, тик сезнең өс киемегез дә, аяк киемегез дә тузмады. 6Сез икмәк ашамадыгыз, шәраб та, исерткеч эчемлек тә эчмәдегез. Мин сезнең Раббы Аллагыз икәнне сез белсен өчен шулай эшләдем».

7Бу урынга килгәч, безнең белән сугышырга Хишбун патшасы Сихон һәм Башан патшасы Ог чыктылар, ләкин без аларны тар-мар иттек. 8Без, аларның җирләрен алып, Рубин, Гәд ыругына һәм Менашше ыругының бер яртысына биләмә итеп бирдек. 9Бу килешүнең шартларын төгәл үтәгез; шулай итсәгез, һәр эшегез уң булыр.

10 11Ыруг башлыкларыгыз, өлкәннәрегез, җитәкчеләрегез, Исраилнең барлык ирләре, балаларыгыз, хатыннарыгыз, арагызда яшәүче килмешәкләр һәм утын ярудан су ташуга кадәр бөтен эшегезне башкаручылар – һәммәгез дә бүген Раббы Аллагыз каршында басып торасыз. 12Раббы Аллагызның бүген сезнең белән төзеячәк антлы килешүен кабул итәр өчен, сез барыгыз да биредә басып торасыз. 13Сезгә әйткәнчә һәм ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка вәгъдә иткәнчә, шушы Килешү буенча, Ул сезне Үз халкы дип, ә Үзен сезнең Аллагыз дип игълан итәр. 14 15Антлашып төзегән бу килешүне Ул сезнең белән – биредә Раббы Аллабыз каршында торганнар белән генә түгел, ә бәлки киләчәк буыннар белән дә беркетә.

16Сез бит Мисыр җирендә ничек яшәгәнебезне, бирегә килгәндә башка халыкларның илләре аша ничек үткәнебезне беләсез. 17Аларның агачтан, таштан, көмеш һәм алтыннан ясалган җирәнгеч сыннарын күрдегез. 18Бүген сезнең арада шул халыкларның илаһларына хезмәт итәр өчен күңеле белән Раббы Аллабыздан читкә борылган ир яки хатын, гаилә яки ыруг булмасын. Андый кешеләр агулы әрем үстерүче тамыр кебек булырлар иде. 19Бу килешүдәге сүзләрне ишетеп тә, шундый кешеләр, кәпрәеп: «Үземчә йөрүгә карамастан, миңа куркыныч янамый», – дип уйларлар, ләкин алар башкаларга да, үзләренә дә афәт китерерләр. 20Раббы андый кешеләрне гафу итмәс – аларга Раббының нәфрәте һәм ярсуы кабыныр; бу китапта язылган ләгънәт-каргышлар алар башына төшәр, Раббы аларның исемнәрен җир йөзеннән юк итәр. 21Раббы аларны барлык Исраил ыругларыннан аерып алыр да шушы Канун китабында язылган килешүдәге бөтен ләгънәт-каргышларны алар өстенә яудырыр.

22Киләчәк буын, сездән туачак балалар һәм ерак илләрдән килгән кешеләр Раббының бу җиргә нинди авырулар һәм бәла-казалар җибәргәнен күрер: 23бөтен тирә-як күкерт һәм тоз яндырып бетергән бушлыкка әйләнер – анда берни чәчмәсләр дә, бернинди үсемлек тишелеп чыгып үсмәс тә. Ул җирләр Раббы ярсуыннан һәлак булган Сәдүм, Гамура, Адма һәм Сәбоим шәһәрләре кебек булыр. 24Халыклар: «Ни өчен Раббы бу җирне шулай эшләтте икән? Нигә Ул шулай ачуланган икән?» – дип сорарлар. 25Җавап мондый булыр: «Бу халыкны Мисыр җиреннән алып чыкканда, Раббы, ата-бабаларының Алласы, алар белән килешү төзегән иде, ә алар ул килешүне онытты. 26Алар үзләре белмәгән, Раббы аларга билгеләмәгән башка илаһларга табына һәм сәҗдә кыла башладылар. 27Шуның өчен Раббының бу җиргә нык ачуы чыкты, һәм Ул аның өстенә бу китапта язылган бөтен ләгънәт-каргышларны юнәлтте. 28Раббы аларга бик каты ачуланып, ярсып-нәфрәтләнеп, аларны яшәгән җирләреннән куып җибәрде, башка урынга сөрде; һәм алар хәзер дә шунда гомер кичерә».

29Яшерен булганы – Раббы Аллабызныкы, ә ачык булганы, без бу Канунның бөтен сүзләрен үтәсен өчен, – гомерлеккә безнеке һәм безнең балаларныкы.

Copyright information for TatIBT15