‏ Deuteronomy 30

Раббыга әйләнеп кайтырга чакыру

1Мин сезгә сайларга тәкъдим иткән фатиха яки ләгънәт-каргыш тормышыгызда гамәлгә ашканнан соң, Раббы Аллагыз сезне чит халыклар арасына сибеп таратыр, һәм сез, шунда яшәгәндә, шулар турында уйлый башларсыз. 2Угылларыгыз белән бергә Раббы Аллагызга әйләнеп кайтып, бүген мин сезгә кушканча, бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән Аның сүзләрен үтәсәгез, 3Раббы Аллагыз сезнең язмышыгызны үзгәртер, шәфкать күрсәтеп, Үзе таратып җибәргән яклардан – башка халыклар арасыннан җыеп алыр. 4Хәтта җир читенә кадәр таралган булсагыз да, Раббы Аллагыз сезне кире җыеп алыр. 5Раббы Аллагыз сезне ата-бабаларыгыз җиренә китерер, һәм сез шул җирләрне биләрсез; Ул сезне ата-бабаларыгызга караганда да баерак, ишлерәк итәр. 6Сез Раббыны бөтен йөрәгегез белән яратсын һәм исән-имин яшәсен өчен, Раббы Аллагыз сезнең һәм нәсел варисларыгызның йөрәген сөннәтләр. 7Шулчак Раббы Аллагыз бөтен бу ләгънәт-каргышларны сезне эзәрлекләүче һәм күрәлмаучы дошманнарыгызга юнәлтер, 8ә сез, кире кайтып, Раббыгызның сүзләренә колак салырсыз һәм Аның бүген минем аша сезгә җиткергән бөтен әмерләрен үтәрсез. 9 10Раббы Аллагыз һәммә эшегезне уңышлы итәр, балаларыгыз күп, терлегегез үрчемле, җирегезнең җимеше мул булыр; Раббы Аллагызның сүзләрен тыңлап, Аның шушы Канун китабында язылган әмерләрен һәм кагыйдәләрен үтәп, Аңа бөтен йөрәгегез, бөтен җаныгыз белән борылсагыз, Раббы, ата-бабаларыгыз өчен шатланган кебек, сезнең өчен шатланачак һәм сезгә игелекләр кылачак.

Тормышны сайлагыз

11Бүген мин сезгә җиткергән шушы әмер сезнең өчен артык читен һәм үти алмаслык түгел. 12«Безнең өчен берәрсе күккә менсен иде дә, ул әмерне безгә алып төшеп күрсәтсен иде, ә без аны үтәр идек», – дип әйтергә күктә түгел ул. 13«Безнең өчен берәрсе диңгез аръягына барсын иде дә, ул әмерне безгә алып кайтып күрсәтсен иде, ә без аны үтәр идек», – дип әйтергә диңгез аръягында түгел ул. 14Бу әмер якында гына: сез аны үти алсын өчен, телегездә вә күңелегездә ул.

15Менә мин бүген сезгә яшәү белән яхшылыкны яки үлем белән яманлыкны сайларга тәкъдим итәм. 16Бүген мин сезгә әйткәннәрне – Раббы Аллагыз кушканнарны үтәсәгез, Раббы Аллагызны яратсагыз, Аның юлыннан йөреп, әмерләрен, кагыйдәләрен вә кануннарын үтәсәгез, Раббы Аллагыз фатихасы белән үзегез билисе җирдә яшәрсез һәм күп санлы булырсыз. 17Әгәр инде йөрәгегез белән Раббыдан читләшеп, аны тыңламасагыз, адашсагыз, башка илаһларга сәҗдә кылып, аларга табына башласагыз, – 18мин сезне хәзер кисәтеп куям! – сез һәлак булырсыз, Үрдүн аръягында билисе җирегездә озак яши алмассыз. 19Мин бүген, күк белән җирне шаһитлыкка чакырып, сезгә яшәү яки үлем, фатиха яки ләгънәт-каргыш сайларга тәкъдим итәм. Үзегезнең һәм нәсел варисларыгызның яшәвен теләсәгез, тормышны сайлагыз. 20Раббы Аллагызны яратыгыз, Аның сүзләрен тыңлагыз, Аңа сыеныгыз. Шулай итсәгез, Раббы ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җирдә яшәрсез һәм озын гомер кичерерсез.

Copyright information for TatIBT15