Deuteronomy 32
1«Мин сөйләячәкмен – тыңла, күк!Минем сүзләремне тыңла, җир!
2Нәсыйхәтем яңгыр кебек яусын,
яшеллеккә иртәнге чык кебек,
ләйсән яңгыр кебек төшсен сүзләрем,
үләннәргә коеп яуган яңгыр кебек төшсен.
3Раббы исемен игълан итәм –
Аллабызның бөеклеген данлагыз!
4Ул – кыя; Аның эшләре камил,
бөтен юллары гадел.
Аллаһы тугрылыклы, ялган юк Аңарда;
Ул гадел һәм хак.
5Бу кире һәм азгын буын
Аның алдында бозыклыкка бирелде –
хурлыкка калган бу кешеләр ▼
▼ …хурлыкка калган бу кешеләр… – Әлеге катлаулы урынны тәрҗемә итүнең бер мөмкинлеге.
инде Аның балалары түгел.
6Раббыга сез шулай җавап бирәсезме,
уйлый белми торган аңсыз халык?!
Сезне бар иткән Атагыз түгелмени Ул?!
Сезне халык буларак Ул бар кылмадымыни?!
7Борынгыда калган көннәрне исегезгә төшерегез,
элеккеге еллар турында уйлагыз –
аталарыгызның аңлатуын, өлкәннәрнең сөйләвен үтенегез.
8Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясын бүлгәндә,
халыкларга биләмәгә җир биргәндә,
халыкларның чикләрен күк ияләренең ▼
▼ …күк ияләренең… – Кайбер чыганакларда шулай бирелгән. Яһүд телендәге төп нөсхәдә исә: «Исраил угылларының».
саны буенча билгеләде.9Раббының өлеше – Аның халкы,
Ягъкуб нәселе – Аның биләмәседер.
10Ул аларны буш, кеше аягы басмаган чүлдә тапты;
аларны карады, кайгыртты,
күз карасыдай саклады.
11Оясын саклап очып йөргән,
канатларын җәеп,
кошчыкларын каурыйларында йөрткән бөркет кебек,
12Раббы Үз халкын шулай йөртте –
Аның янында башка алла булмады.
13Ул аларны таулы илне яулап алырга китерде,
кырлардагы уңышны ашатты,
таштан – бал, кыя таштан зәйтүн мае агызып тукландырды,
14сыер мае һәм сарык сөте,
бәрәннәрнең, кәҗәләрнең,
Башан сарыкларының эч мае белән,
өлгергән тук бодай белән тукландырды,
шәраб – йөзем куагының канын эчертте.
15Ешурун ▼
▼ Ешурун – яһүдчә «тугры» мәгънәсендә; биредә Исраилнең шигъри кушаматы буларак кулланыла.
кабарынды, буйсынмый башлады,көрәйде, юанайды, симерде;
үзен бар иткән Аллаһыны ташлады,
үзен коткаручы Кыядан баш тартты;
16башка илаһларга табынып,
Аның көнчелеген кузгатты,
җирәнгеч эшләре белән Аны ярсытты.
17Аллаһыга түгел, ә җеннәргә,
үзе белмәгән илаһларга,
ата-бабаларыгыз искә дә алмаган,
күптән түгел читтән килеп кергән
яңа илаһларга корбаннар китерде.
18Әй Ешурун, үзеңне тудырган Кыяны оныттың син,
үзеңне бар иткән Аллаһыны исеңнән чыгардың.
19Бу хәлне күргәч, Раббының ачуы чыкты,
һәм Ул Үз угылларыннан һәм кызларыннан баш тартты;
20Ул әйтте: „Алардан йөз чөерермен дә
ахырда үзләренә нәрсә буласын күрермен.
Алар бит сатлык буын,
ышанычсыз балалар.
21Ялган аллаларга табынып, көнчелегемне кузгаттылар,
пот-сыннары белән ачуымны китерделәр.
Мин дә аларны халык дип саналмаганнар белән көнләштерермен,
томана бер халык белән ачуларын китерермен.
22Ярсуымнан ут кабыныр,
һәм шул ут, яндырып,
үлеләр дөньясына кадәр җитәр;
шул ут җирне һәм аның уңышын кырып,
тауларның нигезләрен яндырып бетерер.
23Аларга Мин бер-бер артлы бәла-казалар җибәрермен,
бөтен укларымны аларга атып бетерермен.
24Алар ачлыктан җәфа чигәрләр;
коточкыч авырулар, үләт зәхмәте аларны юкка чыгарыр.
Мин алар өстенә кыргый җанварлар,
чага торган агулы еланнар җибәрермен.
25Балалары урамда кылычтан кырылыр,
ә үзләре өйләрендә калтырап утырыр.
Үсмер егет, үсмер кызны да,
имчәк баласын, чал чәчле картны да
үлем үзеннән калдырмас.
26Аларны таратып, кешеләр хәтереннән
хәтта исемнәрен җуйдырырмын,
дип әйтер идем дә,
27әмма дошманнары, кәпрәеп:
‘Бу эшне Раббы түгел,
ә безнең кодрәтле кулыбыз эшләде’, –
дип мактанмасыннар өчен, кире уйладым.
28Алар – аңсыз халык,
аларда уйлау сәләте юк.
29Әгәр акыллары булса, моны аңларлар,
ахырда үзләренә нәрсә буласын төшенерләр иде“.
30Әгәр Исраилнең Кыясы Үз халкыннан йөз чөермәсә,
Раббылары аларны дошманнарына тапшырмаса,
ничек инде бер кеше мең кешене куа алсын,
ике кеше ун мең кешене качырсын?!
31Чөнки дошманның кыясы
безнең Кыя кебек түгел –
алар моны үзләре дә белә.
32Дошманнарның йөземе – Сәдүм куагында,
Гамура кырларында үскән;
аларның җимеше агулы,
йөзем тәлгәшләре ачы.
33Шәраблары – елан агуы,
кара еланның үтерә торган агуы.
34„Хәзинә саклагычларымда мөһер астында
менә нәрсәләр яшереп тотам Мин!
35Аяклары калтырар вакыт җиткәч,
дошманнардан Мин үчемне алырмын,
тиешлесен кайтарып бирермен;
аларның һәлакәт көннәре инде якын,
аларга дигән афәт тиз килер“.
36Үз халкының көчсезләнүен һәм һичкемнең –
ирекленең дә, ирексезнең дә калмавын күргәч,
Раббы аларны кызганыр, Үз колларын яклар.
37Раббы шул чагында әйтер:
„Кайда сезнең илаһларыгыз,
сез сыенырга урын эзләгән кыягыз,
38корбаннарыгызның маен ашаучы,
бүләккә китерелгән шәрабыгызны эчүче илаһлар? –
Күтәрелеп, алар килсен сезгә ярдәмгә,
яклаучыгыз алар булсын!
39Инде күрегез: Мин – бердәнбер,
Миннән башка икенче алла юк.
Үтерүче дә, яшәтүче дә – Мин,
чирләтүче дә, терелтүче дә – Мин;
берәү дә Минем кулдан коткара алмый.
40Кулымны күккә күтәреп, мәңге яшәвем белән ант итәм:
41ялтырап торган кылычымны үткенләгәч,
кулым хөкем итәргә күтәрелгәч,
дошманнарымнан үч алырмын,
Мине күрәлмаучыларга тиешлесен бирермен.
42Минем укларым һәлак булганнарның
вә әсирләрнең канына манчылып кәефләнер,
кылычым дошманнарның озын чәчле башларын ▼
▼ …дошманнарның озын чәчле башларын… – Сугыш вакытында гаскәриләр чәчләрен кырмаганнар.
кисепканәгатьләнер“.
43Аның халкы белән куаныгыз, әй чит халыклар!
Чөнки Ул Үз колларының каны өчен үч алыр,
дошманнарын Ул җавапка тартыр,
Үз халкының җирен ▼
▼ …Үз халкының җирен… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Үз җирен һәм Үз халкын» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
пакьләр».44Нун углы Ешуа белән килеп, Мусаның Исраил халкына җиткергән җыр сүзләре әнә шундый. 45Бу сүзләрнең барысын Исраил халкына әйтеп биргәч, Муса 46болай дип өстәде: – Бүген сезгә мин җиткергән барлык сүзләрне йөрәгегездә тотыгыз һәм бу Канунның бөтен сүзләрен үзегезнең балаларыгызга төгәл үтәргә кушыгыз. 47Буш сүзләр түгел бу, аларда – сезнең тормыш. Әлеге Канунны үтисез икән, Үрдүн елгасын кичеп билисе җирдә гомерегез озын булыр.
Мусаның үлеме турында Раббының алдан әйтеп куюы
48Шул көнне үк Раббы Мусага болай диде: 49– Шушы Әбарим тауларына, Әрихә шәһәре каршындагы, Мәаб җирендәге Нәбу тавына менеп, Мин исраилиләргә биләмәгә бирәсе Кәнган җиренә кара. 50Һор тавында үлеп, ата-бабаларына кушылган агаң Һарун кебек, син әнә шул тауда үләрсең һәм ата-бабаларыңа кушылырсың. 51Чөнки сез икегез дә Сыйн чүлендәге Мериба-Кадыш сулары янында, исраилиләр күз алдында изгелегемне танымадыгыз һәм Миңа тугры булмадыгыз. 52Син ул җирне ерактан күрерсең, тик Мин исраилиләргә бирәсе шул җиргә аяк басмассың.
Copyright information for
TatIBT15