Deuteronomy 34
Мусаның үлеме
1Шуннан Муса, Мәаб тигезлегеннән кузгалып, Нәбу тавының Әрихә ягына караган Фесгә түбәсенә менде, һәм Раббы аңа бөтен җирне – Данга кадәр Гилыгад җирен, 2Нәптали җирен, Эфраим һәм Менашше җирләрен, Көнбатыш диңгезгә кадәр сузылган бөтен Яһүдә җирен, 3Нәгебне, хөрмәләр шәһәре Әрихәдән Согарга кадәр җиткән тигезлекне күрсәтте. 4Раббы аңа әйтте: – Мин, ант итеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка «Синең нәсел варисларыңа бирәм» дигән җир – менә ул. Ул җирне Мин сиңа үз күзләрең белән күрергә мөмкинлек бирдем, әмма син аңа аяк басмассың. 5Раббы әйткәнчә, Раббы колы Муса Мәаб җирендә вафат булды. 6Муса Мәаб җирендә, Бәйт-Пигур шәһәре янындагы үзәндә гүргә иңдерелде ▼▼ Муса Мәаб җирендә, Бәйт-Пигур шәһәре янындагы үзәндә гүргә иңдерелде. – Яһүд телендә әлеге җөмлә «Раббы аны Мәаб җирендә, Бәйт-Пигур шәһәре янындагы үзәндә гүргә иңдерде» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
. Бүгенге көнгә кадәр Мусаның кайда күмелгәнен берәү дә белми. 7Үлгәндә, Мусага йөз егерме яшь булып, ул элеккечә көчле, күзләре дә яхшы күрә иде. 8Муса үлгәч, Исраил халкы утыз көн буе Мәаб тигезлегендә яшь түкте. Шуннан соң Муса өчен матәм тоту көннәре тәмамланды. 9Нун углы Ешуа, Муса аның өстенә кулларын куйганлыктан, зирәклек рухы белән сугарылган иде. Исраил халкы, Ешуага буйсынып, Раббы Мусага биргән әмерләрне үти барды. 10Шул заманнардан бирле Исраилдә шулай, Муса кебек, Раббы йөзгә-йөз танып белгән башка бер пәйгамбәр дә булмады. 11Раббы ихтыяры белән Мисырда ул нинди могҗиза-галәмәтләр кылды – фиргавен, аның хезмәтчеләре, җире белән нәрсә эшләде! 12Мусадан башка бер пәйгамбәр дә Исраил халкының күз алдында андый гаҗәеп вә дәһшәтле эшләр башкармады!
Copyright information for
TatIBT15