Ecclesiastes 10
1Үле чебен хушбуйны бозган һәм сасыткан кебек, аз гына ахмаклык та зирәклекне һәм абруйны бозып куярга мөмкин. 2Зирәк кешенең йөрәге – уң тарафка, ә ахмакның йөрәге сул тарафка эшли. 3Ахмак кеше нинди генә юлдан китсә дә, аның эш-хәрәкәтенә акыл җитми: ул үзенең ахмаклыгын һәр очраган кешегә фаш итә. 4Түрәнең сиңа ачуы кабарса, хезмәт урыныңны ташлап китәргә ашыкма; мәгәр күндәмлек зуррак гаепләрне дә каплап калдыра. 5Мин кояш астында хөкемдар тарафыннан эшләнгән ялгышлыкка охшаш тагын бер гаделсезлек күрдем: 6ул – ахмак кешеләрнең югарыда, ә бай кешеләрнең түбәндә утыруы. 7Мин атка атланган колларны да, коллар сыман җәяү йөрүче түрәләрне дә күрдем. 8Чокыр казыган кеше үзе үк шул чокырга егылып төшәргә мөмкин; койма җимереп тишек уючыны елан чагарга мөмкин. 9Таш белән эш итүче үзе шул таштан имгәнергә мөмкин; утын яручы үз-үзен куркыныч астына куярга мөмкин. 10Балта үтмәсләнеп, йөзе кайралмаса, эшкә күп көч сарыф ителер; эш башкарганда, зирәклек файдалыдыр. 11Еланны тылсымлаганчы ук, ул чага икән, аны тылсымлап торуның инде хаҗәте юк. 12Зирәк кешенең авызыннан чыккан сүз – игелекле, ә ахмакның теле аның үзен харап итә. 13Ахмакның сүз башлавы ук акылсыздыр, ә сүзенең ахыры – бөтенләй тилелек. 14Ахмак кеше күп лыгырдар. Алда ни буласын беркем белми; үзеннән соң нәрсә буласын ахмакка кем әйтсен?! 15Ахмак үз эшеннән тиз ялыгыр – ул хәтта шәһәргә бару юлын да белми. 16Әй ил халкы, патшаң яшүсмер булып, түрәләрең таң иртәдән мәҗлес ясый торган булса, кайгы-мәшәкатьтән башың чыкмас. 17Әй ил халкы, патшаң затлы нәселдән булып, түрәләрең азыкны кәеф-сафа кору өчен түгел, ә хәл алу өчен һәм үз вакытында ашый торган булса, син бәхетле. 18Ялкаулыктан өй түшәмең ишелеп төшәр; кулларың эшсезлегеннән өең эченә түбәңнән яңгыр тамчылап торыр. 19Мәҗлес күңел ачу өчен ясалыр; шәраб тормышны күңелле итәр өчен эчелер. Әмма боларның һәммәсе өчен көмеш кирәк. 20Хәтта күңелеңнән генә булса да патшага каршы яман телләнмә; йокы бүлмәңдә байга каршы яман телләнеп сукранма: юкса күк кошының синең сүзләреңне эләктереп алып китүе һәм, канатландырып, аларны сибеп йөрүе мөмкин.
Copyright information for
TatIBT15