‏ Ecclesiastes 12

1 2Яшьлегеңдә, ягъни авыр көннәрең килеп җиткәнче, «Алардан миңа канәгатьләнү юк!» – диячәк елларың якынлашканчы, кояш һәм яктылык, ай һәм йолдызлар сүнеп караңгыланганчы, яңгырдан соң яңа болытлар җыелу вакыты җиткәнче, үзеңне Яратучыны искә ал.

3Килер бер көн: өй саклаучылар тетрәп калыр, көчлеләр сыгылып төшәр, болай да аз калган ончылар он тартудан туктар, тәрәзәдән тамаша кылучыларның күз аллары караңгыланып, 4урамга чыга торган ишекләр томаланыр; тегермән шавы тынып, кош сайравыннан таң белән уянган кеше үз тавышын ишетмәс. 5Ул көнне биек урыннар куркыныч һәм юлда йөрү дәһшәтле тоелыр; бадәм агачы чәчәк атар; чикерткәләр гәүдәләре белән сөйрәлеп, каперс куагы җиргә таралып түшәлер. Ул көнне кеше мәңгелек йортына китәр, урам матәм кичерүче кешеләр белән тулыр.

6Көмеш чылбыр өзелгәнгә кадәр, алтын касә төшеп ватылганга, чишмә янындагы чүлмәк ярылганга һәм кое чыгыры ашалып җимерелгәнгә кадәр үзеңне Бар итүчене искә ал! 7Туфрактан яратылган тән кире туфракка кайтыр; Аллаһы Тәгалә биргән рух иясенә кире кайтыр.

8Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкатедер!

Адәм баласының төп вазифасы – Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү

9Вәгазьче, зирәк акыллы булудан тыш, халыкка гыйлем өйрәтүче дә булган. Ул бик күп хикмәтле нәрсәләрне сынап-тикшергән һәм өйрәнгән. 10Вәгазьче хикмәтле-үткен сүзләр табарга тырышкан; хакыйкать сүзләрен ул дөрес язган. 11Зирәкләрнең сүзе сөңге кебек, хикмәтле сүзләр тупланмасы кагылган кадак кебек; һәм алар безгә һәммәбезнең бердәнбер көтүчесе булган Аллаһы тарафыннан күндерелгән.

12И углым, болардан тыш, шуңа да игътибар ит: күп китаплар төзү-язуның иге-чиге юк; күп уку тәнне ялыктыра.

13Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт. 14Мәгәр Аллаһы һәртөрле эш-гамәлне, һәр яшерен шөгыльне – яхшысын да, яманын да – Үзенең хөкеме алдына куячак.

Copyright information for TatIBT15