‏ Ecclesiastes 5

Хезмәт кешесенең йокысы татлы

1Телең белән такылдарга ашыкма һәм, Аллаһы каршында вәгъдәләр биреп, йөрәгеңне җилкендермә, чөнки Аллаһы күктә, ә син җирдә, шуңа күрә синең сүзләрең аз булсын. 2Юкса күп мәшәкать-борчулардан начар төшләр кергән кебек, ахмак сүзләр дә күп сөйләнүдән барлыкка килә.

3Аллаһы алдында нәзер әйткәч, аны үтәү вакытын сузма, чөнки Аллаһы ахмакларны яратмый – нәзереңне вакытында үтә. 4Вәгъдә итеп тә, аны үтәмисең икән, бөтенләй вәгъдә бирмәү синең өчен яхшырак булыр. 5Телеңә ирек биреп, үзеңне гөнаһка батырма һәм: «Бу – ялгыш кына булды», – дип акланма. Нигә кирәк сиңа, акылсыз сүзләр сөйләп, Аллаһының ачуын кузгатырга һәм, кулларың эшләгән эшне җимерү өчен, сәбәп тудырырга?! 6Күп сөйләүдә дә, төштәге кебек, бик күп файдасыз, буш-фани нәрсәләр бар; син шулай да Аллаһыдан курык, Аны хөрмәт ит.

7Әгәр син берәр төбәктә фәкыйрьләрнең җәберләнүен, гадел хөкем һәм гаделлек бозылуын күрәсең икән, моңа һич гаҗәпләнмә; югары булганның өстеннән аңардан югарысы, ә соңгысы өстеннән тагы да бөегрәге күзәтеп торуын истән чыгарма. 8Җирнең нигъмәте һәркем өчен, хәтта патша үзе дә кырдан җыеп алынган уңыш исәбенә яши.

9Көмеш сөйгән – көмешкә, байлык сөйгән малга туймас. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә! 10Мал арту белән аны кулланучылар да арта; ләкин бу малның хуҗасына күз белән карап торудан башка ни файдасы бар?! 11Аз ашаса да, күп ашаса да, хезмәт кешесенең йокысы татлы була; әмма байның күп малы аңа йоклап китәргә ирек бирми.

12Кояш астында мин күреп белгән яман бер чир бар, ул – хуҗасы тарафыннан үз зарарына туплана торган байлык. 13Һәм бу байлык очраклы бер бәхетсезлек аркасында юк булыр; углы тудымы – байлык иясенең үз кулында бер нәрсәсе дә калмаячак. 14Анасы карыныннан дөньяга ничек шәрә килгән булса, шул рәвешендә ул дөньядан китәчәк; көч түгеп ирешкән хезмәт җимешеннән аның кулында алып китәрдәй бер нәрсәсе дә булмаячак. 15Бу бик яман чир: кеше дөньяга ни рәвешле килгән булса, шул рәвешендә китеп тә бара. Җилгә очкан тырыш хезмәтеннән аңа ни файда?! 16Ә бит ул гомеренең бөтен көннәрен караңгыда яшәп, тирән борчылу, күңелсезлек һәм хасталыклар эчендә үткәрергә мәҗбүр.

17Күңелемә хуш һәм яхшы дип тапкан нәрсәләр тагын шулардыр: кеше ашасын да эчсен, үзенә Алласы насыйп иткән гомеренең аз көннәрендә кояш астындагы шөгыль-хезмәтенең игелеген һәм рәхәтен күреп яшәсен икән. Бу – аның үз өлешедер. 18Әгәр Аллаһы берәүгә байлык-мөлкәт биреп, шул байлык-мөлкәттән үз өлешен алырга һәм хезмәтеннән куанып файдаланырга куәт биргән икән, бу – Аллаһының аңа язган бүләгедер. 19Кеше үзенең дөньялык көннәре кыска икәнлеген белмәс, шуның өчен Аллаһы аның күңелен шатлык-сөенечләр белән бүләкләгән.

Copyright information for TatIBT15