Ecclesiastes 8
1Зирәк кешедән кала, әйберләрнең асыл мәгънәсен аңлардай тагын кем бар?! Зирәклек кешенең йөзен нурландыра һәм кырыслыгын йомшарта. 2Минем сиңа үгетем шул: патшаның әмерен тот – бу синең Аллаһы алдында биргән антыңа бәрабәр. 3Патшаның хозурыннан читкә чыгарга ашыкма һәм яман эшкә барма, чөнки патша ни теләсә, шуны эшли ала. 4Патша сүзе булган урында хакимлек бар; патшага: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, кем әйтә алсын?! 5Әмергә тугры кеше явызлыктан имин булыр; зирәкнең йөрәге вакытны да, хөкемне дә тоя белер. 6Чөнки һәр эшнең үз вакыты һәм үз хөкеме бар; ә кешенең белеме аз. 7Ул алда нәрсә буласын белми; киләчәктә нәрсә буласын аңа кем әйтсен?! 8Кеше җилне ▼▼ Җил – яһүд телендә әлеге сүз ике мәгънәгә ия: «җил» һәм «рух».
тотып, үзенә буйсындыра алмый; кешенең үлем сәгатен кичектерергә дә хакимлеге юк; бу тартышта аңа котылу юк; һәм явызны явызлык та коткара алмый. 9Мин боларның һәммәсен күрдем һәм кояш астында эшләнгән һәр эшкә йөрәк дәртемне сарыф иттем. Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә. 10Яман кешеләрнең каберләрен күргәнем бар минем: җирләгәч, бу «изге» урынга зиярәт кылалар, гадел кешеләрне исә бу шәһәрдә тиз оныталар иде ▼▼ Яһүд телендәге төп нөсхәдә әлеге урын бик үк анык түгел.
. Бу да – фани дөнья мәшәкате генә. 11Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый. 12Гөнаһ иясе, йөз мәртәбә гөнаһ эшләп, үзенең гомер көннәрен озайтса да, миңа мәгълүм: фәкать Аллаһыны хөрмәт итүче һәм Аллаһыдан куркучыларга гына игелек насыйптыр. 13Ә яман кешегә игелек булмаячак, Аллаһыдан йөз чөерүченең гомере күләгәнекедәй кыска булыр. 14Җир йөзендә тагын мондый фани хәлләр дә була: кайчак яманның явыз эшенә тиеш җәза тәкъва кешенең башына төшә, ә тәкъва кешенең эшенә лаек игелекне яманнар үзләштерә. Мин: «Болар да фани!» – дидем. 15Шуннан мин күңел ачып яшәүне мактый башладым; чөнки кояш астында кеше өчен ашап-эчүдән һәм кәеф-сафа корып яшәүдән дә яхшырак нәрсә юк; адәм баласы моны кояш астында Аллаһы биргән гомеренең барлык хезмәт көннәрендә эшли ала. 16Зирәклекне аңлау һәм җир йөзендә эшләнә торган эшләрне күзәтү өчен, йөрәк дәртемне багышлаганда, – ә андый чакта кешенең күзенә көнен дә, төнен дә йокы керми, – 17менә шул вакытта мин Аллаһының кояш астындагы барлык эш-гамәлләрен күрдем һәм бу эш-гамәлләрнең мәгънәсенә кешенең төшенә алмаячагын аңладым. Адәм баласы, тикшеренеп белү өчен, никадәр генә көч сарыф итсә дә һәм, зур акыл иясе булып: «Мин бөтенесен беләм», – дисә дә, ул моңа төшенәчәк түгел.
Copyright information for
TatIBT15