Ecclesiastes 9
Һәркемне бер үк язмыш көтә
1Тикшереп өйрәнү өчен, мин боларның һәммәсен йөрәгем аша уздырдым һәм шуны аңладым: гадел һәм акыллы кешеләр дә, аларның эшләре дә – барысы Аллаһы кулында икән, үз күзе белән күргәннәргә үзендә мәхәббәтме-нәфрәтме туасын кеше белми икән. 2Һәркемне: гаделне һәм гаделсезне дә, игелеклене һәм явызны да, пакьне һәм нәҗесне дә, корбан бирүчене һәм корбан бирмәүчене дә бер үк язмыш көтә; гаепсезгә ничек булса, гаеплегә дә – шул ук язмыш; ант итүчегә дә, ант итәргә куркучыга да – бер үк төрле. 3Кояш астында эшләнгән һәр эшнең начар ягы да шунда: һәркем бер үк төрле язмышка дучар; адәм балаларының күңелләре һәм гомер көннәре явызлык белән, акылсызлык белән тулы; шуннан соң алар барыбер үлеләр аймагына китеп баралар. 4Ә тереләр арасында кешенең өмете бар, чөнки үлгән арысланнан тере эт хәерлерәк. 5Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк, алар хакында инде хәтердә истәлекләр дә җуелып беткән. 6Аларның мәхәббәтләре дә, нәфрәтләре дә, дәртле хисләре дә мәңгегә юкка чыккан; кояш астында эшләнә торган бер генә эшкә дә аларның катнашу ихтималы юк. 7Шулай булгач, Аллаһы синең хезмәтләреңнән разый чакта рәхәтләнеп икмәгеңне аша һәм шат күңел белән шәрабыңны эч. 8Кием-салымың һәрвакыт ак булсын, һәм башыңа ягылган хушбуй бетмәсен. 9Кояш астында сиңа язган гомернең барлык фани көннәрен сөйгән хатының белән бергә рәхәттә яшәп уздыр, чөнки бу – кояш астындагы гомерең һәм тырыш хезмәтеңнән сиңа насыйп булган үз өлешеңдер. 10Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк. 11Игътибарымны баглап, кояш астында мин тагы шуны күрдем: ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый, көрәштә иң көчле егет батыр калмый, зирәкләр һәрвакыт мул иген уңышы алуга ирешми, байлык та һәрвакыт аңлы кешеләргә эләкми, сәләтлеләр исә күп вакыт югары күтәрелә алмый кала; мәгәр боларның һәммәсен тәкъдир һәм вакыт хәл итә. 12Өстәвенә, кеше үзенә тиешле вакытны алдан белми. Балык – һәлакәтле ятьмәгә, кош афәтле тозакка барып кергән кебек, адәм балалары да көтмәгәндә пәйда булган бәла-казага килеп эләгәләр.Зирәклек һәм ахмаклык
13Кояш астында мин менә тагын бер хикмәтле хәл күрдем, һәм ул миңа бик мөһим булып тоелды. 14Менә кечкенә генә бер шәһәр, халкы да күп түгел; олуг бер патша шул шәһәргә һөҗүм итте һәм аны чолгап алды, аңа басып керү өчен, зур хәзерлек башлады. 15Әмма шәһәрдә акыллы бер фәкыйрь кеше бар иде, шул үзенең зирәклеге белән шәһәрне коткарып калды; шуңа карамастан, соңыннан бу фәкыйрьне искә алучы да булмады. 16Мин болай дип нәтиҗә ясадым: зирәклек көчтән яхшырак; шулай булса да, фәкыйрь кешенең зирәклегенә игътибар итмиләр һәм аның әйткән сүзләренә колак салмыйлар. 17Мәгәр зирәкләрнең тыйнаклык белән әйткән сүзләре ахмаклар арасында хөкемдар акыруыннан яхшырак ишетелә. 18Зирәклек сугыш коралыннан яхшырак; ә бер гөнаһлы бәндә күп кенә игелекләрне харап итә ала.
Copyright information for
TatIBT15