‏ Ecclesiastes 1

1Иерусалимдә патша булып торган Давыт углының – Вәгазьченең сүзләре.

Барысы да фани дөнья мәшәкате генә

2– Барысы да фани, – дигән Вәгазьче, – барысы да фани дөнья мәшәкате генә! 3Кояш астында чиккән авыр хезмәтеннән кешегә ни файда?! 4Буын арты буын алышына тора, ә дөнья – мәңгелек.

5Кояш калка да бата, аннары яңадан калыккан урынына ашыга. 6Җил көньякка, аннары төн ягына карап исә, үз юлыннан бөтерелә-бөтерелә хәрәкәт итә, шулай үз юлы белән әйләнеп йөри. 7Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тулып ташымый; сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан инеш-елга булып ага башлый.

8Бөтен нәрсә мәшәкать белән тулы – адәм баласы бөтенесен сөйләп бетерә алмый; карап-карап та, күзе туймый, күпме тыңласа да, ишеткәннәре белән колагы тулмый. 9Моңарчы булганнар аннан соң да кабатланачак – нәрсә эшләнгән булса, шул эшләнәчәк; кояш астында бернинди дә яңа нәрсә юк. 10Кайчак әйтәләр: «Кара, менә монысы яңа нәрсә!» – диләр, әмма ул да безгә кадәрге заманнарда инде бер булган нәрсәдер. 11Электә булган хәтердә калмаган, моннан соң буласы да киләчәк буынның хәтерендә сакланмаячак.

12Мин, Вәгазьче, Иерусалимдә Исраил патшасы идем; 13һәм мин, бөтен йөрәк дәртемне сарыф итеп, күк астында булган бар нәрсәне акылым белән җентекләп өйрәндем һәм сынап карадым; бу авыр хезмәт-мәшәкатьне адәм баласына Аллаһы Үзе күндергән. 14Мин кояш астында эшләнгән эшләрнең барысын да күрдем һәм аларның бөтенесе дә фани һәм бушка җил куу икәнлегенә төшендем. 15Кәкре булганны – турайтып, гамәлдә булмаганны санга алып булмый.

16Мин күңелемнән болай дидем: менә мин үземә кадәр Иерусалимдә хакимлек иткәннәрнең һәммәсеннән күбрәк шөһрәт һәм акыл казандым, минем йөрәгем күп гыйлем һәм зирәклек туплады. 17Мин бөтен тырышлыгымны акыл җыюга, дуамаллык һәм ахмаклыкны танып белүгә сарыф иттем; тик моның да бушка җил куу гына икәнлеген аңладым. 18Зур акылның хәсрәте дә зур; гыйлемен арттыручы үзенең кайгы-хәсрәтен дә арттыра.

Copyright information for TatIBT15