‏ Ecclesiastes 11

1Икмәгеңне су юллары белән сатуга җибәр, чөнки күпмедер көннәрдән соң аны тагын булдырырсың. 2Икмәгеңне җиде, юк, хәтта сигез өлешкә бүлеп җибәр, чөнки кояш астында нинди бәла-каза буласын белмисең.

3Болыт, тулып ашкач, җиргә яңгыр яудыра; әгәр агач көн ягына яисә төн ягына таба карап ава икән, ул шунда, ауган җирендә калыр. 4Җилнең басылуын көткән кешенең җире чәчелми калыр, болытка күз багып торучы ашлыгын урып-җыя алмас. 5Йөкле хатын карынында ничек сулыш яралуын белмәгән кебек, һәр нәрсәне бар итүче Алланың да эшләрен белә алмыйсың. 6Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч; чөнки кайсысының яхшырак уңыш бирәсен, яисә икесе дә бер дәрәҗәдә яхшы уңыш бирәме-юкмы икәнен син белмисең.

Үзеңне Бар итүчене онытма

7Яктылык татлы; кояш яктысын күреп яшәү күзгә хозурлык бирә. 8Әгәр кешенең гомер еллары күп икән, ул аларның һәммәсен дә шат күңел белән яшәп уздырсын, әмма караңгы көннәрне дә хәтердән чыгармасын; чөнки андыйлары да күп булыр. Боларның һәммәсе дә – фани дөнья мәшәкате генәдер.

9И яшь егет, яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен; йөрәгең һәм күзләрең теләгән юлларда йөре; әмма бел: боларның һәммәсе өчен Аллаһы сине хөкем алдына бастырачак. 10Күңелеңдәге кайгы-борчуларны чыгарып ташла, чир-газапны бәдәнеңнән ку; мәгәр балалык һәм яшьлек вакыты да фанидыр.

Copyright information for TatIBT15