Ecclesiastes 2
1Мин күңелемнән үз-үземә әйттем: «Әйдә, сынап кара: кәеф-сафа кыл, яхшылыклар күреп рәхәтлән!» – дидем, әмма чынлыкта бу да фани дөнья мәшәкате генә икән. 2Көлүне мин: «Ахмаклык», ә күңел ачуны: «Нәрсәгә кирәк ул?!» – дидем. 3Мин, зирәклегемне җуймыйча, шәраб белән сыйланып, үземә акылсызлык кылырга юл куйдым – кыска гына гомер көннәрендә адәм балаларының күк астында ни эшләргә тиешлеген беләсем килде. 4Мин бик зур эшләр башкардым: үземә йортлар салдым, үзем өчен йөзем бакчалары утырттым; 5бакчалар һәм куаклыклар булдырдым, анда һәртөрле җимеш агачлары үстердем; 6бакчадагы агач һәм куакларны сугару өчен, сулыклар эшләттем. 7Үземә хезмәт итәр өчен, ир һәм хатын-кыз коллар сатып алдым. Өемдә туып үскән коллар да бар иде; Иерусалимдә миннән әүвәл булганнарның һәммәсенекенә караганда күбрәк мал-туар – вак һәм эре терлек көтүе асрадым. 8Шулай ук үз хаҗәтем өчен алтын-көмеш, төрле патшалардан һәм өлкәләрдән җыеп, кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым; сараемда ир һәм хатын-кыз җырчылар, адәм балаларының күңелен ачар өчен, кәнизәкләр асрадым. 9Иерусалимдә миңа кадәр булганнарның һәммәсенә караганда бөегрәк һәм баерак идем; зирәклегем дә үзем белән бергә калды. 10Күзем төшкән бернәрсәдән дә баш тартмадым мин; йөрәгем ашкынган бернәрсәне тыймадым, чөнки минем йөрәгем барлык эшләгән эшләремә куана белә иде; авыр хезмәтемнән миңа тигән өлеш тә шул куаныч хисе иде. 11Менә мин кулларым башкарган барлык шул эшләремә, көч куеп ирешкән хезмәтләремә борылып карадым да күрдем: аларның бөтенесе бушка җил куу, фәкать фани дөнья мәшәкате генә булган икән, кояш астында алардан бернинди дә файда юк икән. 12Мин зирәклек, дуамаллык һәм ахмаклыкларны күрим дип тә борылып карадым; чөнки патшадан соңра килгән кеше, аңардан уздырып, тагын нәрсә эшли алсын?! 13Һәм мин күрдем: яктылык караңгылыктан өстен булган кебек, зирәклек тә ахмаклыктан шулай өстен икән. 14Зирәк кешенең күзе – башында, ә ахмак кеше дөм караңгыда йөри. Әмма мин һәр икесенең язмышы бертөрле икәнне аңладым. 15Ахмакның башына килгән язмыш минем башыма да киләчәк; әгәр шулай икән, минем бик зирәк булуымнан ни файда?! Мин күңелемнән әйттем: «Бу да – фани», – дидем. 16Чөнки ахмак кешене искә алмаган кебек, зирәк кешене дә истә калдырмаячаклар; киләчәк көннәрдә һәммәсе онытылачак; зирәк кешене дә, ахмак кешене дә бер үк үлем көтә. 17Шуннан миндә тормышка карата нәфрәт хисе уянды: кояш астында бар нәрсә миңа яман булып тоела башлады; чөнки аларның һәммәсе – фани дөнья мәшәкате, бушка җил куу гына икән. 18Мин кояш астында көч түккән бөтен хезмәтемә нәфрәт хисе тойдым; чөнки мин хезмәтемнең бар җимеше үземнән соң киләчәк бәндәләргә калачагын аңладым. 19Һәм кем әйтә алсын: ул бәндә зирәк акыллы булырмы, әллә ахмакмы?! Ә бит ул кояш астында мин зирәклек күрсәтеп ирешкән авыр хезмәтем җимешенә хуҗа булачак. Бу да – фанидыр. 20Шуннан соң кояш астында ирешкән барлык авыр хезмәтләремнән минем йөрәгемне өметсезлек биләп алды. 21Чөнки берәү үзенең зирәклеге, гыйлеме, уңганлыгы белән хезмәтендә уңышка ирешсә дә, икенче берәү, бернинди хезмәт куймыйча, аны үзенә мирас итеп алырга тиеш. Бу – зур яманлык һәм мәгънәсезлектер! 22Юкса кояш астында көч түгеп, йөрәк маен сарыф итеп ирешкән авыр хезмәтеннән кешенең үзенә нәрсә кала?! 23Аның бөтен көннәре тоташ борчу, мәшәкать эчендә уза, хәтта төннәрен дә аның йөрәге тынгылык белми. Бу да – фани, буш нәрсә! 24Кеше өчен ашап-эчү һәм үз хезмәте белән җанын сөендерүдән башка хозур нәрсә юк. Мин шуны аңладым: бу – Аллаһы тарафыннан кешегә бирелгән бер нигъмәттер. 25Чөнки Аллаһы ихтыярыннан башка кем ашый һәм кәефләнә алсын?! 26Аллаһы үз хозурындагы бәндәсенә зирәклек тә, гыйлем дә, шатлык та ирештерә; гөнаһлыга исә, соңыннан Аллаһы хозурындагы кешеләргә тапшырсын дип, мал җыю һәм туплау мәшәкатен йөкли. Һәм болар да – фани, бушка җил куудыр!
Copyright information for
TatIBT15