Ecclesiastes 3
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар
1Һәр эшнең – үз заманы, күк астындагы һәр нәрсәнең үз вакыты бар. 2Туу вакыты бар һәм үлү вакыты бар;утырту вакыты бар һәм утыртылганны йолкып алу вакыты бар.
3Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар;
җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар.
4Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар;
сызлану вакыты бар һәм бию вакыты бар.
5Ташларны сибеп ташлау вакыты бар
һәм аларны җыеп алу вакыты бар;
кочаклау вакыты бар һәм кочактан читләшү вакыты бар.
6Эзләү вакыты бар һәм эзләнүдән туктау вакыты бар;
туплау вакыты бар һәм тупланганны туздыру вакыты бар.
7Ерту-сүтү вакыты бар һәм тегү-ямау вакыты бар;
дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар.
8Ярату вакыты бар һәм нәфрәтләнү вакыты бар;
сугыш вакыты бар һәм иминлек вакыты бар.
9Эшләүчегә үзенең авыр хезмәтеннән ни файда?! 10Мин адәм балаларына Аллаһы Үзе күндергән шушы хезмәт мәшәкатьләрен күрдем. 11Аллаһы һәр нәрсәне үз вакытында күркәм итеп яраткан, аларны бәндәләренең күңеленә мәңгегә сеңдергән; әмма кеше Аллаһы кылган эшне башыннан алып ахырынача аңлап бетерә алмый. 12Мин шуны аңладым: күңел ачып һәм игелек эшләп гомер уздырудан кешеләр өчен башка яхшы әмәл юк икән. 13Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер. 14Мин тагы шуны аңладым: Аллаһы кылган һәр эш-гамәл мәңгелек; аңа һичнәрсә өстәлмәс, аңардан һичнәрсә киметелмәс. Аллаһы моны, Аның Үзенә булган курку-хөрмәт өзелмәсен дип, шулай эшләде. 15Моңарчы булган хәзер дә бар; киләчәктә буласы инде бер булган; Аллаһы үткәндәгене янә кабатлап тора. 16Кояш астында мин тагы шуны күрдем: хаклык тиеш булган урында – хаксызлык, гаделлек тиеш булган урында гаделсезлек икән. 17Һәм мин күңелемнән әйттем: «Гадел кешене дә, яман кешене дә Аллаһы Үзе хөкем итәчәк, чөнки һәр нәрсәнең, һәр эш-гамәлнең үз вакыты бар». 18Мин күңелемнән тагы шуны әйттем: «Бу сынауны адәм балаларына, үзләренең асылда хайван икәнлекләрен күрсеннәр өчен, Аллаһы җибәргән», – дидем. 19Чөнки адәм балаларының да, хайваннарның да язмышлары бер үк; тегеләре дә, болары да үлемгә дучар; һәркайсының сулышы-рухы бертөрле; адәм баласының хайваннан бернинди өстенлеге юк; чөнки болар һәммәсе – фани. 20Барысы да бер урынга китеп барачак; һәммәсе туфрактан яратылган һәм һәммәсе дә кабат туфракка әйләнеп кайтачак. 21Адәм балаларының рухы югарыга күтәреләме, әллә хайваннарның рухы түбән төшә, җир эченә иңәме – моны кем белсен?! 22Шулай итеп, мин күрдем: кешегә үз хезмәте-эше белән ләззәтләнүдән дә кулайрак башка әмәл юк; бу – аның язмышы-тәкъдиредер; юкса үзеннән соң буласыны күрергә аны киләчәккә кем алып барсын?!
Copyright information for
TatIBT15