Ecclesiastes 4
Икәү булу ялгызлыктан яхшырак
1Борылып карап, кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны күрдем; әнә, күзләре яшьләнгән җәберләнүчеләр, ә аларны юатучы юк; әнә, җәберләүчеләре дә, боларының кулында – көч-куәт, ә җәберләнүчеләрне юатучы юк. 2Һәм мин әлегәчә терек тормыш алып баручы адәм балаларына караганда вафат булганнарны бәхетлерәк дип таптым. 3Әлегә тумаганнары һәм кояш астында эшләнә торган явызлыкларны күрмәгәннәре исә боларның икесенә караганда да бәхетлерәк, дидем. 4Шулай ук мин һәр хезмәтнең һәм хезмәттә ирешелгән һәр уңышның кешеләр арасында көнчелек тудыруын күрдем. Бу да – фани, бушка җил куудыр. 5Ахмак кеше кул кушырып утырыр һәм үз-үзен харап итәр. 6Күп хезмәт һәм күңел тынычлыгы сарыф итеп ирешелгән бай тормышка караганда бер уч нигъмәткә канәгать булып, тыныч күңел белән яшәү хәерлерәктер. 7Борылып карагач, кояш астында мин тагын шундый фани дөнья мәшәкатьләрен күрдем. 8Менә бер кеше – ялгыз, берүзе: углы да, туганы да юк; ә үзе гомере буе туктаусыз эштә, күзләре байлыкка һич тә туймый. «Кем өчен әле мин шулкадәр көч түгәм, җанымны рәхәттән мәхрүм итәм?!» – ди ул. Бу да – күңелгә ятмый торган фани бер эштер. 9Икәү бергә булу ялгыз булудан яхшырак, чөнки икәүнең бердәм хезмәтендә яхшы әҗер бар. 10Мәгәр берсе егылса, икенчесе, үзенең иптәшен торгызып, аякка бастырыр. Әмма кеше ялгыз калса, аны бәла көтә: егылса, аны торгызып бастыручы булмас. 11Шулай ук, икесе бергә ятканда, аларның икесенә дә җылы буладыр, ә ялгыз кеше ничек җылына алсын?! 12Берәүнең ялгыз кешене җиңүе мөмкин, ә инде икәү каршы торса, алар бирешмәс. Өч каттан ишелгән бауны да җиңел генә өзеп булмый. 13Киңәшләргә колак салмаган, картайган, акылга сай патшадан фәкыйрь булган, әмма акыллы егет күпкә яхшырактыр. 14Чөнки ул егет, тумышы белән бу мәмләкәттә фәкыйрь саналса да, акылы белән ул, зинданнан чыгып, патша тәхетенә утырырлык иде. 15Мин, кояш астындагы барлык кешеләр патша тәхетенә утырырга лаек, дип санаган икенче бер яшь егетне күрдем. 16Хозурына җыелган халыкның исәбе-хисабы булмаса да, ул үзеннән соңгыларга сөенеч китермәсен белә иде. Бу да – фани, бушка җил куу белән бердер. 17 Аллаһы йортына юл алганда, аягыңны карап атла һәм анда ахмакларга корбан бирергә дип түгел, ә тыңларга дип бар, чөнки корбан китерүчеләр үзләренең нинди яманлык эшләгәнлекләрен уйламыйлар.
Copyright information for
TatIBT15